Яңа ел төнендә

news_10879Булган хәл. Уены-чыны бергә.

31 декабрь. Бәлеш пешерергә керешкән хатынымның аяк астында чуалып йөрмәс өчен, хатын белән икебезгә шампан шәрабы, яңа ел күчтәнәче итеп Бикәгә кәбестә алып (ни дисәң дә, “Кәҗә елы”н каршылыйбыз бит) кайтырмын дигән сылтау табып, урамга чыктым. Халык тыз-быз килә. Кар басып киткән балалар мәйданчыгында берничә малай-шалай шарт та шорт “бомбочка” шартлата. Ул тавышка торак йортлар тирәсенә төнгелеккә куелган җиңел машиналар бертуктаусыз чыелдый. Кибет янындагы мәйданчыкта чыршы-нарат кәүсәләре саталар. Йа Ходай! Агач дисәң дә инде боларны… Гаҗәп, урманнан монда китергәнче бер-ике генә ботагы исән калган шушы кәкре-бөкре тәпәчләрне фатирга алып кайтып утырткач, төрле уенчыклар, ука-чука белән бизәгәч, гаҗәеп матур “елка” пәйда була да куя бит әй.

Шул биш йөз-мең тәңкәлек кәүсәләрне дә чират торып алалар бит әле. Алалар да, кочакларына кысып, бәхет кошы тоткандай куанышып, өйләренә ашыгалар.
Күр инде – кибетчеләр рәхәтләнә генә. Клиентлар – диңгез! Дөрес, бетмәс-төкәнмәс сатып алучылар агымына хезмәт күрсәтү бер дә җиңел түгелдер анысы. Кем әйтмешли, “кече йомыш”ыңны үтәргә дә вакытың юк. Ләкин, нишләмәк кирәк, түзәсең инде. Аның каравы, смена ахырында алынган премия-хезмәт хакы көн дәвамында кичергән бөтен кыенлыкларны да, иманым камил, сыер үзенең кытыршы теле белән ялап алган кебек юкка чыгарачак.
Шампан шәрабы белән бер йомры кәбестә күтәреп килгәч, кассада утыручы кыз ирен чите белән генә елмеп куйды.
- Нәрсә, абый, шампанны шуның белән закусывать итәсеңмени? Әллә анысы хатыныңамы? – дигән була.
- Әйе, — дим мин дә, үземчә шаярган булып. – Кемгә нәрсә, кәҗәгә кәбестә инде.
Алла сакласын, ярый әле хатыным үзе минем янда тыңлап тормый!..
Кәҗәбез чынлап та бар безнең. Бик яшь тә түгел үзе, шулай да сөтне мулдан бирә әле, шөкер. Бер биш-алты ел элек авылга кунакка кайткач, “Барыбер үз йортыгыз белән яшисез, алыгыз, бик күп булмаса да сөтле булырсыз ичмасам. Кәҗә сөте бик файдалы да әле ул”, — дип, хатынның әнисе биреп җибәргән иде аны. Рәхмәт әбигә, чынлап та, ел әйләнәсендә тәмле кәҗә сөте эчтек. Ишегалдында сарай сыман нәрсә корып куйдым. Бикәбез шунда көн күрә. Хәзер генә өйдә, үзебез белән. Кыш бит. Өстәвенә, әле ике атна элек кенә тагын ике бәтие туды. Бүрек кадәр генә зурлыктагы җан ияләрен туңдырып үтериммени?!
Кассага чират торучыларның барысы да диярлек ир-ат затыннан. Һәркайсының ике кулында да – тәм-том тулы янчыклар. Аларга карап, янә бер кат сәерсенеп куйдым. Аптырарсың да, бер төн эчендә ашап бетерер өчен шулкадәр ризык сатып ал инде! Кибеттән алганы бер нәрсә, өйдә яңа гына чалынган үгез итеннән бер футбол командасын туйганчы ашатырга җитәрлек итеп әзерләнгән пилмән, төрледән-төрле салатлар, бәлеш-пироглар да бар бит әле.
- Сәлам, ахир! Нишләп йөрисең?
Күрше Марат икән. Чыршы сата.
- Сиңа да кирәкме урман чибәркәе? Әйдә, иң шәбен сайлап бирәм.
Кар көртенә кадап куелган агачларга тиз-тиз генә күз йөртеп чыктым.
- Ниемә кирәк ул миңа, күрше, үзең беләсең, үз йортыбыз белән яшибез лә без.
- Һеһ, өй эчеңдә бизәлгән чыршы басып торса начармыни? – дип куйды Марат.
Минем ишегалдында гаҗәеп матур декоратив чыршы үсеп утырганын белми диярсең. Күптән түгел генә, хәл белергә дип кергәч, шул зәңгәрсу энәле купшы чыршыны мактап торганын онытканмы?!
Элекке хуҗалардан калды миңа ул чыршы. Елның-елында, Яңа ел бәйрәме якынлашуга, хатыным белән икәүләп тәрәзә каршындагы шул мәһабәт агачны бизәп куябыз. 8 нче март бәйрәменә кадәр шулай тора. Марат сата торган бер-ике ботаклы бу кәүсәләрне безнең тере чыршы белән чагыштырып та булмый инде. Чын матурлык! Ничә көнгә җитәр, кайчан энәләре коела башлар инде дип борчыласы юк.
Минем мыек астыннан гына елмаеп куюымның төп сәбәбен аңламый калган Марат, үз кыяфәтеннән көлү дип кабул иттеме, — артына каерыла-каерыла, ыштанын, бишмәт җиңнәрен күздән кичерде.
Күршемә сәүдә эшләрендә уңышлар теләп, якынлашып килүче бәйрәм белән тәбрикләдем дә кайту юлына таба борылдым. Мине Маратның сүзләре янә туктап калырга мәҗбүр итте:
- Күрше, туктале, Яңа елны кайда каршылыйсыз соң?
- Белмим, — мәйтәм. – Хатын нәрсә ди инде. Миңа барыбер, хәзер кайтам да телевизорны кабызам…
- Карале, әйдә безгә! Без дә бүген хатын белән икәү генә. Малай белән килен Таиландка киттеләр. Бергә-бергә күңеллерәк булыр дим.
- Ярар, хатынга әйтеп карармын. Тик вәгъдә итмим, берәр нәрсә хәл итсәк шалтыратырмын — дидем дә, янә үз уйларыма чумып, китеп бардым.
Үзебезнең караңгы тыкырыкка борылган идем инде. Күрәм: ике кеше төркәләшә. “Кысылма! Үзләре хәл итәрләр. Бүлешәсе нәрсәләре бардыр…”, — диде шулчак эчемдәге икенче “мин”. Үз күләгәмнән, яфрак кыштырдавыннан да куркучы “мин”. Арткарак чигенеп, тегеләр күзенә күренмәс урынга яшерендем.
Байтак кына торылды. Тегеләрнең күзе тонган, әйләнә-тирәдә кем-нәрсә барлыгына игътибар иткәнгә охшамый. Һаман да болай басып торсам, бәйрәм көнне хатынның кәефе кырылмагае тагын.
Каш астыннан гына тегеләрне күзәтә-күзәтә, яннарыннан сүзсез генә узып китмәкче булдым. Бер мизгелдә икесе дә минем күзләремә текәлеп карап куйдылар. Икесе дә таныш кебек, безнең урамның теге башында яшәмиләр микән әле – берсен тучны шул тирәдә күргәнем бар. Әйе шул, олы гәүдәлесе — сугыш чукмары, ата карак буларак даны таралган безнең урам кешесе. Бәләкәйрәген танырлык түгел, йөзе-бите тырмалып, канга буялып беткән.
Ул арада олырак гәүдәлесе көндәшен кар көртенә төртеп аударды да өстендә биергә тотынды.
Мин үзем бик юаш кеше. Җебегән. Кан күрсәм дә аңны җуяр дәрәҗәгә җитәм инде менә. Әле кичәгенәк ишегалдында калай-тимер ише чүп-чар төягәндә кулым аз гына җәрәхәтләнеп, шыбырдап кан агып алды. Баш кына түгел, эчем авырта башлады шуны күреп. Каннан куркам, җирәнәм мин. Шуңа күрә ерткычларны да ярата алмыйм. Тик менә, шайтан алгыры, тирә-юньдә бөтен нәрсәнең мәгънәсе югала башласа, әллә нишлим дә куям. Контроль югала. Үзем дә ерткыч бүрегә әвереләм. Кемнедер ашыйсым, чәйнәп булса да ташлыйсым килә башлый. Сизәм: боларның әвәрә килүен күреп тә йодрыкларым үзләреннән-үзләре төйнәлде…
Юк ла инде, чынында мин бик юаш кеше. Әгәр дә шунда берәү килеп мине ашый башласа, мин бары тик: «И, бигрәкләр дә тәмле инде мин, рәхәттер мине кимерүчегә», — дип, тик торачакмын…
Кабат тегеләргә күзем төште. Күршеләремнең бәйрәм кичендә канга батып сугышуларын күреп тору рәхәтлек бирми шул. Ләкин кечкенәдән сакланып килгән өркәклек һаман үзенекен итә: “Минем дошманнарым юк. Барысы да минем дусларым. Алар үзара сугышалар икән, монысы инде алар эше. Мин моңа катнашмыйм…”, — дип сөйләнәм эчтән генә.
Һе, катнашмыйча калып була ди сиңа! Икесенең берсен яклап сүз катмасаң, икесе тиң мине дошман күрә башлаячак бит ул чукынмышлар. Менә сиңа дилемма!.. Әллә соң…
Шулай да кыюсыз гына тегеләр яныннан узып киттем дә адымнарымны тизләттем.
Кинәт артымда алагаем зур бер шәүлә пәйда булды.
- Әй, мужик!
Шик юк, миңа дәшә инде бу. Бөтен тәнем буйлап салкын йөгерде. Туктап калдым. “Куркак! – дип мыскыллап елмайдым мин үз-үземә. – Очты, болай булгач, шампан шәрабы! Әле үзең исән-имин калсаң ярый…”
Минем эчемдәге кыюсыз “мин” янә өстенлек алып маташа. Менә кем миңа аңлата ала, кеше кыйнап, талап, караклык кылып көн күрүче бу бәндәләр каян килә икән? Бернидән курыймыйлар бит. Кыюлыкларыннан көнләшми мөмкин дә түгел. Кодрәтләреннән килсә, ярты җир шарын кабып йотарлар иде. Ә үзләре шул җирдә кишер дә үстерә белми бит әле. Шуңа күрә андыйларга ачу да килә. Бер караганда, без, гади халык, көчлеләрдән, тәвәккәлләрдән зарланырга яратабыз. Ләкин бит алар – урам хуҗасы, алар — король! Көчсезләр король булып китсә нишләрсең?! Менә хикмәт нәрсәдә! Йомшак кына итеп әйткәндә, хәлләр тагы да начаррак булыр иде. Бу яктан караганда, кемнеңдер: “Ул әрәмтамак-паразитларны асып куярга бау да әрәм”, — дигән сүзләре бөтенләй урынсыз. Койрыгын күтәрмәсә, ишәк авызын да ача алмый икән. Кемнәндер зарланып утырганчы, безгә дә нидер эшләргә кирәк…
Әһә, килеп тә җитә бугай. Бетте болай булгач, башка чарам юк — хәзер кинәт борылам да, имеш, бер баш кәбестә салынган янчыкны тегенең чиктән тыш оятсыз йөзендә сәяхәт итәргә озатам!..
Ләкин, ни хикмәт, әзмәвер кинәт каккан казык кебек бер урында туктап калды.
Уф-ф! Котылдым бугай. Туктале, бер-бер хәл булдымы икән әллә дип, артыма борылып карадым. Әзмәвер, күпмедер вакыт тын гына басып торды да, чайкала-чайкала, әле һаман да кар көртендә аунап ятучы теге адәмгә таба атлады.
Кинәт кесәмдәге кәрәзле телефон шыңгырдап куйды. Хатын шалтырата.
- Кайда йөрисең соң син?
Менә сиңа кирәк булса!
- Гаиләң барлыгын тәмам оныттың, кайтасыңмы син канса-кансов, юкмы? Яңа ел җитеп килә бит инде. Әллә берәр чәчбиең янына олактыңмы…
- Нинди гаилә турында сөйлисең? — дим тегене үртәп. «Сайра, былбыл, сайра!», — дим эчтән генә.
Юк, һич кенә дә аның турында начар сүз әйтәсем килми. Минем ниндидер “чәчби”ләр янына йөри торган кеше түгеллегемне яхшы белә ул. Болай гына, озак кайтмый йөрүемә борчылып кына әйтүе. Чынлыкта, күпләргә үрнәк минем хатын. Аның, ичмасам, теле, аягы кайвакыт нәрсәгә дә булса ярап тора. Әйтик, соңга калып өйгә кайткан көннәрне һәрвакыт тетмәмне тетә. Иртән иртүк эшкә барасы бит, үз вакытында ятып йокысын туйдырсын дип борчыладыр инде. Таң аткач та, йокыдан уяна алмыйча ятсам, бар көченә умырткама, бүсеремә тибеп уята. Авыртса ни! Аның каравы, эшкә йоклап калмыйм. Рәхмәт дими ни әйтәсең?! Минем кебек адәмнәр белән дистәләгән еллар бер түбә астында яшәү өчен дә никадәр түземлек кирәк бит әле…
- Илле адым ераклыктагы кибеткә барып кайту өчен ике сәгать вакыт кирәк булдымы? – диде хатын, шампан шәрабы шешәсен минем кулдан йолкып алып.
-
Бер караганда, дөрес әйтә инде үзе. Һәрвакыттагыча, ул хаклы. Урам чатында гына бит кибет. Шунда барып киләм дигән булып, Яңа елга әзерлек эшләреннән качып йөргән шикелле килеп чыкты. Бәйрәм алдыннан кибетнең халык белән шыплап тулган булуын, таныш-белешләр очравын, сугыш чукмарларыннан яшеренеп торырга туры килүен аңлатып кара син аңа! Юк, аларны сөйләп борчымыйм, бу юлы да үзен хаклы дип исәпләсен. Хатын үзенең дөреслегенә ышанган мизгелләрдә, аның горурлык хисеннән балкуын күреп торулары, һай, рәхәт тә инде.
- Әйдә, утыр, төн уртасына кадәр тамак ялгап алыйк, — диде хатыным һәм зур-зур тәлинкәләргә пилмән бүлеп чыгарды. Мин алып кайткан кәбестә, берничә кисәккә бүленеп, Бикә алдына куелды.
Гадәттәгечә, пилмән өстенә мулдан гына майонез агыздым да, аш кашыгы белән болгатырга тотындым. Тәлинкәдәге пилмәннәрне бер-бер артлы авыз куышлыгыма шудырыра башлагач, минем кыйланмышларны йөзен әле генә ачы лимон капкан кебек җыерып дикъкат белән күзәтеп утырган хатынымның, ниһаять, түземлеге төкәнде.
- Кеше аппетитын бетереп утырасың. Нормально гына, тәртип белән генә ашап булмыймыни аны? — диде ул тавышын бераз күтәрә төшеп.
- Нормальносы ничек була тагын? – дигән булдым мин. – Яраткан хатыным пешергән тәмле пилмәнне үзем теләгәнчә ашыйсым килә бит, — дип елмайдым. — Кайда язылган соң ул “шулай-шулай итеп ашарга” дигән тәртип?
Әй тотынды шулчак хатын!.
- Утырмале кыланып! Син шундый булганга күрә кунакка да барасы килми. Бөтен ризыкны шулай болгатасың-болгатасың да матурлыгын бетерәсең. Сиңа салат ни дә, гөбәдия ни!..
Бер караганда, хатын хаклы. Тәртип яхшы нәрсә инде ул. Ләкин бит минем үзем теләгәнчә ашыйсым килә!
- Нәрсә тынып калдың? – ди хатыным.
Кызык, нигә алай диде? Ул – вәгазьче, мин — тыңлаучы ләбаса бүген.
- Менә, уйланып утырам әле. Тәртип үзе гаҗәеп сәер нәрсә икән бит, — дим. — Теләгәнеңне эшләүдән тыелып калу, үзең теләмәгәнеңне эшләргә мәҗбүр булу, дигәнне аңлаткан кебек…
- Ярар, фәлсәфә корып утырма монда, — дип бүлдерде хатын.
- Кемдер арт саныннан уйлап чыгарган ниндидер “тәртип”ләр буенча яшикмени инде хәзер?
- Башымны катырмале дим!..
Өй эчендә бер минут чамасы тынлык хөкем сөрде. Бер почмакта, керт-керт килеп, Бикә кәбестә кимерә, тәрәзә төбендә нилектәндер кышкы йокыга талмый калган ялгыз чебен безелди. М-да, алга таба да болай барса, бәйрәм төне искитмәле булырга охшаган!..
Кинәт кибет янында Марат белән сөйләшкәннәр искә төште.
- Карчык, әйдә Маратларга барабыз Яңа ел каршыларга, — дидем.
Пилмәнгә сипкән борыч тәэсире булдымы, минем сүзләргә гаҗәпсенепме – хатын каты гына төчкереп алды. Кайбер вакытларда минем сүзләрне чынга алмау хәерлерәк икәнлеген яхшы белгәнгәдер, күрәсең:
- Сине генә көтәләрдер инде! – дип кенә куйды.
- Мине генә түгел, безне! Чынлап әйтәм. Марат үзе чакырды. Тукта, шалтыратыйм әле. Шалтыратыйммы? Ризамы?
Хатын, кара инде шунда, дигән кебек, кулын гына селтәде.
Трубканы Маратның хатыны Гөлия алды. Хәл-әхвәлләр белешкәннән соң, безнең ниятне алдан белгән кебек, үзе үк кыстарга тотынды.
- Ярар, Гөлия, менә, хатынга бирәм, үзегез хәл итегез шунда, — дидем.
Күреп-сизеп торам: башта теләр-теләмәс кенә сөйләшә башлаган хатынымның йөзе күзгә күренеп алсулана, матурая бара. Килештеләр булса кирәк.
- …Икенче тапкыр?! Кит аннан! Тик ятмый тагын үзе…
Аптырап киттем, нәрсә турында болар?
Хатын-кызлар уртак сер тапмый калмый инде ул.
Тиз-тиз генә киендем дә, бармаклар белән генә ишарәләп, Марат янына китүемне аңлаттым.
- Унберләрдә мин дә килеп җитәрмен, — дип калды хатын минем арттан…
Ну булса да булыр икән сәүдә эшенә махир кешеләр! Марат чыршы-нарат кәүсәләрен сатып та бетергән диярлек. Карап торышка бик мескеннәре генә калган. Аларын бер читтә торучы чүп савытына илтеп ыргыттык та, кибеткә кереп ике шешә “пеләш баш” сатып алганнан соң, Маратлар өенә киттек.
…Кунакта рәхәт инде. Һәрхәлдә, безгә – ирләргә. Төнге унике тулганчы диярлек, идәнгә сузылып ятып, Марат белән кәрт суктык. Шул арада “пеләш баш”ларның берсен бушатып өлгердек. Шампан шәраблы чәркәләрне чәкештерә-чәкештерә, бер-беребезгә, балаларыбызга иминлек тели-тели Яңа елны каршылагач та, нибары дүрт кенә кеше булса да, Маратларның өй эчендә шау-шу, көлү авазлары озак тынмый торды. Ниһаять, хатын акыллы фикер әйтеп куйды:
- Бәйрәмне бездә дәвам итик инде. Балалары белән Бикә дә бар бит әле анда.
Күпме эчсә дә исерми дигән даны чыккан Маратка әллә ни булган: икенче “пеләш баш”ның башына җитәч, гомер булмаганны, шактый йомшарып өлгергән. Сүзнең кем турында барганын аңлап бетермәде булса кирәк:
- Бәтәч, кунакларыгызны калдырып килдегезмени? Непорядок!..
Маратлардан ерык яшәмибез, бер урам аркылы гына. Ахирем белән кочаклашып җырлый-җырлый кайттык. Хатыннар кулында – ашалмый калган торт, Гөлия яшерен почмактан тартып чыгарган җиде йөз граммлы “акбаш”.
…Ну бу хатынны! Капканы бикләмәгән! Булдыра алганча матур итеп кенә, хатынга кинаяле караш ташладым.
- Нәрсә, картым, гашыйк булдыңмы әллә? – дигән була бит әле анысы.
- Чыгып киткәндә артыңа борылып капканы бикләсәң ярамый идемени? – дидем мин.
- Нишләп бикләмәсен?!
Хатын, кулындагы пакетын җиргә томырып, болдырга таба йөгерде. Без – аның артыннан…
Ишекне әкрен генә ачып, өй алдына уздык. Ниндидер тавышлар ишетелеп киткәндәй булды. Капканы бикләмәү генә җитмәгән, телевизорны да сүндерми калдырган бугай бу, дип, үзалдыма гына хатынны әрләп алдым.
Бар бит өйдә кеше, билләһи бар! Өйалды ишек катына сөяп куйган себеркене сабыннан аяк белән генә шудырып төшердем, сапның ачлы ягын алга төбәп, сөңге кебек күтәрдем дә, бүлмәгә кердем. Калганнар минем арттан.
Ап-ачык ишетелә — кемдер кемгәдер сөйли. Бәйрәм хөрмәтенә шактый гына “төчкерткән” булса кирәк, телләре көрмәкләнгән.
- Бырат! Ачуланма инде, бырат! Ну шулай килеп чыкты инде. Ничектер яшәргә кирәк бит безгә дә. Эш юк, акча юк.
Бүлмәгә килеп керсәк…
Диванда, бер-берсенә сыенышып, ике бәндә утыра. Берсенең йөзе тырмалып беткән, пәлтә җиңендә кан таплары шәйләнә. Икенчесе… Менә сиңа пәрәмәч! Икенчесе таныш кеше икән бит. Әлеге дә баягы, мин кибеттән кайтканда урам чатында берәүне өстендә бии-бии кыйнаган, аннары минем арттан иярергә маташкан әзмәвер!
Игътибар белән карый торгач, канга батканын да нәкъ теге “кыйналучы”га охшаттым.
Безнең кергәнне сизми дә калды болар. Икесенең дә карашы бүлмә уртасында мөгезләрен уйнатып, тояклары белән идәнгә типкәләп торучы кәҗәдә. Мин Бикәне мөгезеннән тотып үз урынына илтеп бәйләп куйганнан соң гына бүлмәдә зәһәр кыяфәтле тагын дүрт кеше басып торуын аңышты болар.
Әзмәвер чын күз яшьләре белән еларга тотынды.
- Зинһар, полиция чакыртмагыз, — дип ялвара бу. – Бәйрәм хөрмәтенә кичерегез…
Икәүләшеп, идәнгә тезләнделәр.
Икесе дә исерек. Без дә… бәйрәм иткән.
- Бер нәрсәгезгә дә кагылмадык… Өлгермәдек… Менә бу охранник шундук кулга алды. Минем әз генә акча бар, бирәм, тик полициягә генә тапшырмагыз, — дип, бертуктаусыз ялынырга тотынды әзмәвер.
Күр син аны, ничек сайрый! Исерек дип әйтерлек тә түгел. Һе, айнырсың да. Безнең Бикәгә эләксәң…
Сөйләүләренә караганда, минем хатынның Маратларга киткәнен күреп, өйдә кеше калмаганлыгын аңлап алгач, хуҗасыз йортны “чистартып” чыгарга булганнар болар. Тик, өйгә керүгә, ят кешеләрне Бикә күреп алган. Үз ятагына куркыныч яный дипме, әллә боларның явыз ниятен аңлапмы – кәҗәкәебез, әзмәвернең артыннан килеп, тегенең арт сабагын укыткан. Көтелмәгән хәлдән куркып калган караклар диванга поскан, ә Бикә, аларга кымшанырга да бирмичә, без кайтканчы зал уртасында басып торган. Куып та, ялынып та караганнар. Юк, җибәрми генә ди. Өч сәгать чамасы әсирлектә булган караклар.
Рәхәтләнеп көлдек. Афәрин, Бикә! Бозау хәтле сакчы этләрең бер урында торсын!
Чакыртмадык полиция. Алар килеп җиткәнче әле… Килгәч тә, сорау алулар, күрсәтмә бирүләр… Бәйрәм бит, шундый матур төнне шул “иптәшләр” белән аралашып үткәрәсе килә ди!..

Амур ФӘЛӘХ.
Матбугат.ру

Просмотров: 1613

Комментирование запрещено