Рәфис, педагогия институты студенты, икенче ел инде Яңа ел бәйрәмнәрендә Кыш бабай булып “эшли”. Күңелле дә, бераз булса да акчасы керә.
Бүген “Кар кызы” Гөлнара авырып торганга, егет ата-аналар заказы буенча балаларны котларга үзе генә китте. Өйдән-өйгә кереп, алар сөйләгән шигырьләрне тыңлады, балаларга кушылып Чыршы турында җырлар җырлады. Барысы да гадәттәгечә булса да, Рәфиснең күңеле күтәренке, Яңа ел алдыннан һәркемдә була торган тылсым көтү хисе бар иде.
Бер адрес буенча барганда егет җирдә ниндидер кәгазь ятканын күрде. Яхшылап караса, аяк астында кемнеңдер хаты ята. Конвертка балалар кулы белән “Кыш бабайга” дип язып куелган. Менә сиңә мә! Йә баланың әтисе кесәсеннән төшеп калгандыр, йә бала почтага илткәндә хатны үзе югалткандыр. Нәрсә булса да, бу кыз яисә малай Кыш бабай бүләгеннән мәхрүм кала бит. Конверт ябык, димәк, өйдәге “Кыш бабай” баласының Яңа елга нинди бүләк теләгәнен белми. Әйе-е, күңелсез хәл.
Рәфис үзенең унбер яшькә кадәр Кыш бабайга ышанып, ел саен аңа хат язганын исенә төшерде. Ә инде Чыршы төбендә Кыш бабай “куеп” киткән бүләкне табу – балачакның иң тылсымлы, иң якты мизгелләренең берседер! Менә хәзер боларны искә төшергәндә дә Рәфис балачагына кайтып, ылыс, әфлисун исләрен сизгәндәй булды. Хәтта әнисенең :”Улым, кара әле, әллә Чыршы төбендә бүләк ята инде?” — дип көлемсерәп сораганын да ишеткәндәй булды. Ә Кыш бабайның булмаганын, бүләкләрне әти-әнисе алганын белгән көнне Рәфис рәнҗүеннән мендәргә капланып, кич буе елаган иде. Эх, балачак, балачак! Менә бүген дә берәүнең шулай Кыш бабайдан күңеле кайтыр. Әлегә үз баласы булмаган Рәфис, бөтенләй таныш булмаган баланың бәйрәм көнендә кәефе бозылуын теләми иде. Ул бераз уйланып торды да, тәвәккәлләп, хатны ачты һәм укый башлады.
“Кадерле Кыш бабай! Мин ел буе үземне бик әйбәт тоттым. Мәктәптә математикадан “ике”ле билгесе өчен дә, әнинең яраткан вазасын ваткач та, миңа җәза бирделәр, шуңа күрә алар саналмый инде, әйе бит?! Ә болай мин бик тә акыллы малай. Шуңа күрә миңа бәләкәй генә бүләк — радио ярдәмендә идарә ителә торган машина бүләк итә алмассыңмы икән?! Әни синең турыда: “Кыш бабайның, безнең бабайныкы кебек, оныклары күп, пенсиясе бәләкәй, бүләк алырга җиткереп кенә бетерсен”, — ди. Шулай булгач, зур бүләк сорамыйм инде, йә башка балаларга конфет алып бирерлек тә акчаң калмас. Машина да бик кирәк миңа. Әнә, классташ Маратка әтисе алып биргән, минем әни: “Андый кыйммәт машиналар алырга акча юк,”- ди. Менә шулай, бабакай, хушбуй, матур күлмәк сатып алырга акча бар, ә балага машина алырга — юк!
Кыш бабай, бер генә тапкыр күрәсем килә үзеңне, бүләкне үзең китерсәң, әйбәт булыр иде!
Сине көтеп калучы Әмин”.
Рәфис елмаеп куйды. Бик шук малай, күрәсең, бу Әмин! Ничә яшь икән аңа?
Кинәт кенә егетнең малайны күрәсе, аның белән якыннан танышасы килде. Рәфис конвертның тышына малайның бик матур почерк белән язылган (Әминнең әнисе язгандыр инде) адресын карады. Карале, бу малай күрше урамда гына тора икән! Рәфис сәгатенә карады – кичке алты җитә. Әле вакыт бар. Ул юлында очраган беренче уенчык кибетенә керде. Кибеттә ул, үзе дә балаларча ниндидер ләззәт табып, бер ярты сәгатьләр чамасы уенчык сайлады. Бүләкне матур кәгазьгә төргәннән соң, Әмин торган адреска юнәлде.
Менә кирәк йорт. Ишекне шакыганда егетнең йөрәге, дулкынланудан, күкрәгеннән сикереп чыга язды. Хәзер инде үзе уйлап тапкан бу эш аңа мәгънәсез булып тоелды. Баланың әти-әнисенә нәрсә дип әйтер соң ул?!
Ишекне ачкан яшь кенә ханым чынлап та гаҗәпләнеп калды.
- Гафу итегез, без Кыш бабай чакырмадык, — диде ул, бераз дәшми торгач.
-Кыш бабайны чакыралар мени?! Мин үзем киләм. Кайда әле Әмин үзе? — дип, Рәфис ханым кулына хатны тоттырды.
- Ә-ә-ә, сез профсоюзданмыни?! — дип пышылдады ул, бераз тынычланып, һәм егетне фатирга чакырды.
- Әмин, улым, кара әле, кем килгән безгә! — дип кычкырды ул, бүлмә ишеген ачып. Аннан 8 — 9 яшьлек җирән чәчле, ябык гәүдәле, ачык йөзле малай йөгереп чыкты. “Кыш бабай”ны күргәч, аның йөзе яктырып китте.
- Кыш бабай! Бабакай! Мин синең килүеңә чын-чынлап ышандым!- дип аны килеп кочаклады. Рәфис аңа Кыш бабай да, Кар кызы да чын булып, үзенең ел буе үзләрен яхшы яктан күрсәткән балалар янына гына килгәнен сөйләде.
- Бу миңамы, бабакай? — дип пышылдады Әмин, “Кыш бабай”ның кулындагы бүләктән күзен дә алмыйча. Аның күзләре ике йолдыз кебек яна, ә үзе еш-еш тын ала иде.
- Әлбәттә, сиңа, син бит миңа машина сорап хат язган идең! — диде Рәфис, аңа уенчыкны сузып. Малай Кыш бабайның муеныннан кочты һәм чын күңеленнән : “Рәхмәт, Кыш бабай! Рәхмәт, бабакай! Син чын һәм син иң яхшысы!” — дип пышылдады. Аннан соң малай төргәкне Рәфиснең кулыннан алып, тиз генә сүтте дә яңа уенчык белән мавыкты.
- Мин сезгә күпме тиеш? — дип сорады, Рәфисне озата чыккан Әминнең әнисе, кулын сумкасына тыгып.
- Бар да түләнгән, рәхмәт! Яңа ел белән үзегезне! — дип, аның белән хушлашып чыгып китте Рәфис!
“Менә шулай, өлкәннәр тылсымга ышанмый, берәр яхшылык эшли башласаң, сиңа шикләнеп карыйлар! Хәзерге дөньяда бар да акча белән үлчәнә! Эх, Әмин! Үсәргә ашыкма, балачакның тылсымлы илендә озаграк бул. Мин сиңа түгел, син миңа Яңа ел бүләге ясадың, дускай! Балачакта гына булган хисләрне кабат тоярга мөмкинлек бирдең”, — дип уйлады Рәфис, елмаеп.
Кем белгән, бәлки, Әминнең хаты да аңа ялгыш килеп эләкмәгәндер, бәлки, бу аңа Кыш бабайның Яңа ел бүләге булгандыр?
Алия АРСЛАНОВА.
Просмотров: 2160