Шимбәгә каршы төндә Мәскәүнең нәкъ үзәгендә Борис Немцов атып үтерелде. Оппозициядәге сәясәтче 1 мартта узачак «Яз» җыеннарын оештыру эшләре белән йөри иде.
Русиядәге оппозиция җитәкчеләреннән иң күренеклесе булган Борис Немцовның атып үтерелүен беренче булып РПР-Парнас фиркасенең Мәскәү бүлеге башлыгы Илья Яшин хәбәр итте. Читать полностью