11 февраль көнне кичке сәгать 6.30 да Казанның “Мир” кинотеатрында премьера — режиссер Рөстәм Рәшитов төшергән “Айсылу” татар фильмын тәкъдим итү чарасы була. Анда керү — ирекле. Фильм рус субтитрлары белән экранга чыга. Татарстанда төшерелгән нәфис фильм “татар көлбикәсе” хакында.
Картинаның төп герое — Айсылу исемле яшь чибәр кыз. Аңа табигатьтән җырлау сәләте бирелгән, әмма ул гарип һәм бары култык таяклары белән генә йөри ала. Кыз әнисе белән авылда яши һәм аның киләчәге караңгы. Әмма бер көнне кызның тормышын төптән үзгәртердәй вакыйга була… Читать полностью