Салават иҗатын­дагы «икенче 25 еллыкның беренче сезоны» (ФОТОРЕПОРТАЖ) / Как всегда, концерт Салавата в Самаре — событие года!

1-DSC_0648Үткән шимбә кичендә, 7 февральдә, Самарның Киров мәйданында урнашкан Мәдәният йортында Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, атаклы җырчы Салават Фәтхетдинов иҗатын­дагы 26нчы сезоны, ягъни, артистның үзе әйтмешли, «икенче 25 еллыкның беренче сезоны» тәкъдим ителде. 

26 еллык иҗат тарихына ия булган «Салават» җыр театрының тамаша залында һәрвакыттагыча алма төшәрлек тә урын юк иде, билгеле. 

Читать полностью

Яңа Мансур авылында яшәүче Бәдия Кәримова Салаватка оекбашлар бәйли

255218_s1Тормышының 55 яшьлегенә килеп җиткән Салаватка нинди сорауларыгыз бар? Ул һәр сорауга да ачыктан-ачык җавап бирергә әзер,  дип мөрәҗәгать иткән иде «Ватаным Татарстан» газетасы укучыларына. Шөкер, җырчының иҗатына, тормышына берәү дә битараф түгел икән. Конвертларга салып та, электрон почта аша да редакциягә күп хат алынган. Хатларда исә кимендә 3-4 сорау һәм аларның барысы да Салават Фәтхетдиновны туган көне белән ихлас котлаудан, аңа, әнисенә, хәләл җефете Ләйсәнгә, балаларына, киявенә, оныкларына саулык-сәламәтлек теләүдән башлана. 

Редакция Самара өлкәсенең Похвистнево районы, Яңа Мансур авылының Колхоз урамы, 3 нче йортында яшәүче Бәдия Әүхәди кызы Кәримовадан посылка да алган. Эче тулы йон оекбашлар, барысы да чуклап-чәчәкләп бизәлгән. Читать полностью

Камышлыдагы “Бәхетле”гә рәхим итегез!

IMG_1705Камышлы авылының Советская урамында эшмәкәр Эльмира Мәхмүт кызы Әхмәтвәлеева тормыш иптәше Илдар Дамир улы белән үзләренең шәхси хәләл кибетләрен ачып җибәргәннәр. Азык-төлек кибете бик уңышлы гына эшли, дигән сүзне ишеткәч, хуҗалары белән танышырга дип Советская урамына юл тоттым. Кибетнең исеме дә бик матур икән — “Бәхетле”. Авылның көнъягында яшәгән, базарга бара алмаган олы буын кешеләренә кибет бигрәк тә уңайлы, якын. “Южный” поселогында яшәүчеләр өчен дә бу кибет иң якыннардан булып тора. Кибет тышкы яктан гына балкып тормый, эче дә заманча, уңайлы. Ә иң мөһиме: һәрвакыт анда яңа, сыйфатлы һәм хәләл ризыклар кайтарыла.  Эшләре “Бисмилла” белән башлангач кибетнең аурасы да яхшы, энергетикасы да чиста. Читать полностью

Сегодня пишут газеты: ипотечных заемщиков поддержат, в регионах введут максимальные цены на продукты, ученые ищут внеземные цивилизации

post_22777Для поддержки ипотечных заемщиков в России планируют выделить более 4 млрд. рублей, Правительство РФ может ввести в регионах максимальные цены на продукты, в России займутся созданием этического кодекса продавцов, Автопром в России охватила волна оптимизации, ученые принялись за поиск внеземных цивилизаций на расстоянии до 20 световых лет от Земли -  информационная картина дня в обзоре нашего портала.  Читать полностью

Сугыш еллары әле дә хәтердә

DSC_5683Бу йортның капкасын ачып кергәч тә, аның төзеклегенә, пөхтәлегенә игътибар иттем. “Хуҗа үз куллары белән яратып, нык итеп ясаган өй”,- дип уйлый-уйлый өйгә кердем.

Мине Кәшбелгата Хөснелгата улы Хөс­нелгатин үзе каршы алды. Чыннан да, өй эче дә нык, пөхтә иде.

-  Балаларым кайтып йөриләр, өй эшләрендә булышалар, үзем картайдым инде, исәнлегем дә китеп тора, — дип моңаеп алды ветеран.

Кәшбелгата абыйны тормыш бер дә иркәләмәгән. Ул 1924 елның ноябрь аенда Камышлы авылында дөньяга килә. Өч яше тулгач әтисе гаиләсен алып Бозбаш поселогына күченеп, өй җиткереп яңа тормыш башлый. Читать полностью

Активисты принесли цветы и три пачки масла, из-за которых умерла блокадница Рауза Галимова, к магазину «Магнит» в Кронштадте

70936В Кронштадте группа неравнодушных пришла с гвоздиками и маслом к магазину «Магнит» и отделению полиции, в котором скончалась блокадница Рауза Галимова. Об этом «БИЗНЕС Online» рассказал один из участников акции Сергей Ракша.

«Нам небезразлична эта ситуация, поэтому мы с моим братом Максимом специально приехали из Москвы, — объяснил он корреспонденту «БИЗНЕС Online». — Наша бабушка – тоже жительница блокадного Ленинграда, и мы понимаем, что эти люди достойны особого отношения». Читать полностью

Галиулла хәзрәт Субеев гомерен Исламга багышлады

getImageБезнең Мәчәләй авылының Үзәк мәчетендә 2012 елдан бирле имам булып Галиулла хәзрәт Субеев эшләп килә. Халык аның эшләгән эшләренә, Коръән кушканча яшәвенә бик зур бәя бирә. Галиулла абыйның тормыш юлы барыбызга да үрнәк булырлык. Мәктәпнең 7 сыйныфын тәмамлаганнан соң, ул берникадәр вакыт колхозда төрле эшләрдә эшләгән, ә аннан Борское училищесында механизаторлыкка укып чыккан. Иптәшләре белән бергәләшеп, авылдан поезд вагоны өстенә атланып йөри торган булганнар. Читать полностью

Гамил Әсхәдулла: “Мунча ташы” — ул көлү бренды

ad20e25cf3427fc60c6a3c676197fe8a_M (1)1 апрельдә татар эстрадасында үзенең урынын тапкан “Мунча ташы” театрына 35 яшь тула. Шул уңайдан коллективның алыштыргысыз артисты, җитәкчесе Гамил Әсхәдулла белән әңгәмә корып, театрның яшәеше, эчке “кухня”сына кагылышлы темаларны күтәрдек.

Читать полностью