Кайгы-хәсрәт күрмәгез!

айрат гаряев

Янгын сүндерү бүлеге хезмәткәре Айдар Гәрәев.

Янгын — иң куркыныч хәл­ләрнең берседер. Мон­дый халәттә юга­лып калмаска, янгын сүндерү бүлегенә шалтыратырга кирәк. Бу турыда Камышлы районының 120 санлы янгыннан саклау бүле­гендә каравыл бүлеге җитәкчесе булып хез­мәт итүче Айдар Наил улы Гәрәев гел ка­батлап тора. Ул сөй­ләгәннәр һәркемгә дә кызыклы булыр, дип уйлыйм.  Әлбәттә, сүз аның балачагыннан ук башланды…

- Мин Камышлы авылында туып үстем. Унбер сыйныфны тәмам­ла­ганнан соң, Самарада укып, юрист дипломын алып кайттым. Кләүле ра­йон суды утырышында секретарь булып эшләп карадым, оша­мады. Егетләр эше түгел инде ул.  Камышлының янгын сүндерү бүлегендә эш бар дип ишеткәч, икеләнеп тормадым, гариза яздым да киттем. Менә шулай мин янгын сүндерүчегә һәм гадәттән тыш хәлләр булганда коткаручыга әверелдем.

Безнең оешмабыздагы утыз алты кеше егерме ике ел буе халыкка хезмәт күрсәтә. Янгын чыктымы, юл һәлакәте булдымы, балык тотучылар бата башладымы, язгы ташу вакытында су басамы — без ярдәмгә ашыгабыз. Юл һәлакәтенә юлыккан кешеләрне машинадан кисеп алган, утка кереп кешеләрне коткарган чак­лар да күп булды инде. Бәла турында хәбәр вакытында килеп җитә алмаганда үзебез дә бик борчылабыз. Иң мөһиме — кеше гомерен саклап калу. Ә малны аны тагын җыеп була бит.

Безнең егетләрнең про­фессиональлегендә шик-шөбһә булырга тиеш түгел. Чөнки без,  җитәкчеләр, өч ел саен имтихан бирәбез, ә коткаручыларыбыз квартал саен зачёт тапшырып торалар. Ә шулай да, бәла-казалар сирәгрәк булсын, безгә сирена кабызып йә бер, йә икенче авылга чабарга туры килмәсен өчен, “Камышлы хәбәрләре” газетасы аша халык арасында агарту эшләре алып барабыз.

Безнең дус һәм чагыштырмача зур коллективыбыз коткару һәм спорт ярышларында катнашып, призлы урыннар яулап тора, медальләр белән бүләкләнә. Проблемалар килеп чыкканда, киңәшеп эшлибез.

Менә шулай коткаручыларыбыз бәйрәм, караңгы төн дип тормый, тәүлек әйләнәсендә сакта тора. Безгә генә түгел, башка халыкка да һәрчак уяу булырга кирәк. Җилле көндә йортта чүп-чар яндырырга, кечкенә балаларны өйдә ялгыз калдырырга ярамый. Тузган электр чыбыкларын вакытында алмаштырырга, газ приборлары белән  сак булырга кирәк. Бер мисал гына китерәсем килә: ялгыз яшәүче туксан яшьлек әби газ плитәсенә чәйнек куйган да үзе ятып йоклаган. Ә чәйнек өстендә тастымалы да булган әле. Шуннан янгын чыгып, бөтен өй яна башлаган. Без әбине ут эченнән алып чыкканда ул төтенгә агуланып аңын югалткан иде инде. Шулай гомере өзелде бичараның. Кабатлап әйтәсем килә: һәркемнең сәламәтлеге, гомере үз кулында! Ут, су белән сак булсак, матур гына олы яшебезгә кадәр яшәп, кайгы-хәсрәтләрне дә азрак күрер идек.

 Нурсинә ХӘКИМОВА.

«Бердәмлек». 

Просмотров: 1175

Комментирование запрещено