12 май – шәфкать туташлары көне
Камышлы районы Дәүләткол авылында туып үскән Нурания Кәзим кызы Мортазина бала чагыннан ук шәфкать туташы булырга хыялланган. Мәктәпне тәмамлагач, ул Шенталы медицина училищесында укый һәм Шенталының теш табибы кабинетына шәфкать туташы булып урнаша. Шул көннән бирле инде егерме ике ел вакыт үтеп киткән, ә Нурания ханым элек профессиясенә ничек бирелгән булса, бүген дә аңа тугры булып кала:
- Мин эшемне бик яратам. Авыруларыбызның теш сызлавыннан арынып, ихлас күңелләреннән рәхмәт әйтүләрен ишетү җанга рәхәт өсти. Рәхмәт сүзен дөнья байлыгы да алыштыра алмас кебек. Канат үсеп киткәндәй була һәм тагын да яхшылыклар эшлисе, район халкына кирәкле, файдалы буласы килә башлый.
Безгә көненә иллешәр, ә медицина тикшерүе үткәргән көннәрдә хәтта җитмешәр кеше кабул итәргә туры килә. Барысына да ачык йөз, кирәкле ярдәм күрсәтергә тырышабыз. Шифаханәбездә бөтен уңайлыклар да бар. Чиста-пөхтә кабинетта авырттырмыйча гына тешне алдырырга, йә ямарга, йә куйдырырга була. Теш сызлавыннан котылган кешенең йөзе дә ачылып китә бит. Бу — безнең эш, һәм ярдәм итә алуыбызга бик шатбыз.
Күптән түгел шифаханәбезгә “Профилактика” проекты буенча яңа дәвалау аппаратлары кайтарылды. Хәзер биредә барысы да заманча, килегез, профилактика ясарбыз, — дип профессиональ шатлыклары белән уртаклаша Нурания Кәзим кызы.
Мортазиннарның гаиләсендә дә барысы да ал да гөл. Марат Габделхәй улы белән алар Шенталыда укыганда танышалар. Пешекче профессиясен үзләштергән Марат әле дә халыкны тәмле ашату эше белән шөгыльләнә: гриль тавыклары кыздырып, самсалар ясап авыл кибетләренә сатуга чыгара.
Олы малайлары Вилсур, Самараның аэрокосмический институтын тәмамлаганнан соң, космик аппаратлар төзү инженеры булып эшли. Уллары укырга киткәч, Мортазиннар игезәк кызларын — Аланна белән Элиннаны алып кайтканнар. Алар да инде бакчага йөри башлаганнар.
Исемнәренең гадәти булмавы турында сорау биргәч Нурания: “Гарәп исемнәре, тәрҗемәсе бик мәгънәле”, — дип җавап бирде. Нурания ханым беләдер инде, ул бит мәчеткә йөреп гарәп графикасын, ислам дине нигезләрен үзләштергән хатын. Башка казанышлары да байтак. Мәсәлән, ул “Ел хатын-кызы” номинациясендә җиңүче булып чыккан, “Хатын-кыз — Ана” исеменә лаек булган. Җитеш тормышлы матур гаиләдә Маратның олы яшьтәге апасы Миңниса әбигә дә урын табылган. Бусы өчен Нураниягә аерым рәхмәт әйтергә кирәк. Һәркемнең дә күңеле андый киң булмый бит.
Медицина хезмәткәрләре көнен каршылап, Нурания Кәзим кызын һәм барлык шәфкать туташларыбызны бәйрәмнәре белән котлап, күңел сафлыгы һәм чыдамлык теләп калабыз.
Нурсинә ХӘКИМОВА.
Просмотров: 1268