Гөнаһсыз балалар — Аллаһы бүләге

Челно-Вер­ши­ны районының Совет Нор­латы авылында яшәүче Рифкать белән Гүзәлия Мәх­мүтшиннар гаиләсе.

Челно-Вер­ши­ны районының Совет Нор­латы авылында яшәүче Рифкать белән Гүзәлия Мәх­мүтшиннар гаиләсе.

Авылда яшәүче хатын-кызларның күбесе бала үстерүдән чын ләззәт табып өлгерми дә: сабыйны тәрбияләүдән башка йорт эшләрен дә карарга кирәк бит әле. Ә авылда һәр көнне тавык чүпләп бетерә алмаслык эш чүмәләсе көтеп тора. Ярый ла, яраткан ирең бераз булса да ярдәм итсә… Ә ул да көне-төне эштә булса, нишләргә?!

- Өченче кызыбыз Риананы  бала үстерүнең тәмен һәм ямен, шатлыгын татып калыр өчен таптым, — дип сөйли Челно-Вершины районының Совет Норлаты авылында яшәүче Гүзәлия Солтан кызы Мәхмүтшина.

- Колхоз гөрләп торган чакта мин механизатор булып эшләдем. Гүзәлиямә бала тәрбияләргә булышырга вакыт калмый иде. Өстәвенә, авы­лыбызда балалар бакчасы да юк, — дип кушылды сүзгә тор­мыш иптәше Рифкать Ринат улы.

Хәзер ул Норлатта төзүче булып эшли, мастер дәрәҗәсенә күтәрелгән инде.

- Мин иртәнге алтыдан торып юлга чыгып китәм, өйгә сигезләр тирәсендә генә кайтып керәм. Кайчакта ял көннәрендә дә эшләргә туры килә. Шулай итеп, йорт эшләре, терлекләрне карау, балаларны тәрбияләү Гүзә­лиям өстенә төшә, — дип сөй­ләде ул.

Гүзәлия ханым озак еллар социаль хезмәткәр булып эшләгән, бүгенге көндә декрет ялында. Ләкин ул тик тормый. Гүзәлия йортта орчык кебек бөтерелә: сыерларны савып, сөтен сата, терлекләрне карый, ашарга пешерә, читтә эшләүче улы Ришат белән иренең киемнәрен тәртипкә китерә. Өйдә ике кыз да бар бит әле. Ә җәйләрен көтү көтәргә дә туры килә, бәрәңге бакчасында да эшләр җитәрлек… Түзә инде авыл хатыны, түзә!

Челно-Вер­ши­ны районының Совет Нор­латы авылында яшәүче Рифкать белән Гүзәлия Мәх­мүтшиннар гаиләсе.

Челно-Вер­ши­ны районының Совет Нор­латы авылында яшәүче Рифкать белән Гүзәлия Мәх­мүтшиннар гаиләсе.

- Ирем шәһәргә алып китәргә теләсә дә, китәсем килми. Без — авыл кешеләре. Биредә рәхәтләнеп авылдашларыбыз белән аралашып яшибез. Туганнарыбыз да еш кына кунакка кайталар. Тормышта ни генә булмый! Шундый чак­ларда бигрәк дә ярдәмләшеп яшәргә тырышабыз. Шәһәргә бәйрәм көннәрендә кунакка гына барырга яратам.
Ә терлек асрап яшәүгә кил­гәндә, үкенмим, чөнки балаларыбыз бары тик чис­та продуктлар белән генә тукланып үсәләр,
— дип сөй­ли Гүзәлия Солтан кызы.

Мәхмүтшиннарның олы уллары Ришат, армия хезмәтен тутырып кайтканнан соң, вахта белән йөреп нефть чыгара, үзе читтән торып укый да әле. Мин чибәр, тәртипле егеттән: “Сөйгән кызың бармы соң?” — дип сорамый кала алмадым. Тик ул:

- Апа, бусы сер булып калсын әле, — дип елмайды.

Ә җиденче сыйныф укучысы Зилә турында аның укытучысы Фәридә Насыйх кызы Маняпова:

- Мәхмүтшиннар — бик тәртипле, эшчән гаилә. Аларның уллары Ришат та мәктәптә яхшы укыган иде, ә хәзер Зилә дә абыйсы үр­нәгендә яхшы укый. Төрле чараларда, конкурсларда, концертларда да чыгыш ясый, әнисенә дә күп ярдәм итә -  дип сөйләде.

- Балаларыбызны бик яратабыз. Ринатыбыз тугач, дөнья ачылып киткәндәй булды. Без хәзер борчу-мә­шәкатьләргә бирешмәскә тырышып, бары тик шатлык-сөенечләр белән, киләчәккә матур өметләр баглап яшәргә тырышабыз. Мәхәббәт җи­мешләре дөньяга үз ризык­лары, үз язмышлары белән туалар,  диләр бит. Дөрестән дә шулай икән. Соңлап туган төпчек кызыбызны алып кайткач, тормышыбыз тагын да алга китте. Дөньялар тыныч булып, балаларыбызга бәхеттә яшәргә язсын иде, — дип шатлыклары белән уртак­лаштылар бәхетле әти белән әни. Шушы матур гаилә белән әңгәмә корып утырганда, яңа гына тәпи басып, атлап киткән Риананың әле әнисе, әле әтисе янына  килеп, яраттырып назлануын күреп, гөнаһсыз балаларның Аллаһы бүләге булуына инандым.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1385

Один комментарий

  1. Мои родные.Племяшка моя младшая, скоро уже в школу пойдет