Оста кеше һәрьяклап оста

сулеймановы

Ходай Әбугали Фәхретдин улы Сөләймановка акылын да, зиһенен дә, сәламәтлеген дә, эш-гамәлләрен җиренә җиткереп үтәрлек көч-куәтен тә кызганмыйча биргән. Шуңа да хезмәт ветераны тормыш авырлыкларын зур сабырлык белән үтә.

1932 елда Похвистнево районының Мәчәләй авылында туган Әбугали кечкенә чагында ук колхозда эшли башлый. Ул вакытта кыр эшләре күбесенчә колхозчыларның кул эшен таләп иткән бит. Шуңа күрә балаларга да ата-аналары белән бергә кырларда һәм фермаларда эшләп үсәргә туры килгән.

Дүртенче сыйныфны тә­мамлаган җәйне Әбугали олылар белән беррәттән, хәтта өйгә дә кайтмыйча, кырда тәүлекләп эшли башлый. Шулай 1950 елга кадәр дәвам итә. Җиткән егет Коми АССРга китеп бераз эшләгәннән соң армиягә алына. Әбугали Мәскәүдә хезмәт итә, ә демобилизация вакыты җиткәч вербовка буенча Красноярскига китеп бара.

Аның кулыннан барсы да килә: балта остасы була ул. Шуңа да аны яратканнар, хөрмәт иткәннәр. Ләкин Фатыйма Харис кызына өйләнгәч, алар авылда төп­ләнергә ният­ли­ләр һәм Мә­чәләйгә кайталар. Кулында тө­зүче һө­нәре булган Әбу­гали шундук төзү бригадасы оеш­тырып җибәрә һәм картаеп пен­сиягә чыкканчы шу­шы эшне ташламый. Аларның бригадасы бернинди эштән дә курыкмый: чана кирәксә — чана, ар­ба кирәксә — арба ясап саталар, хәт­та агач савытлар һәм кашыклар яса­ган чаклары да булган.

Әбугали һәм Фатыйма Сөләймановлар җиде бала тәрбияләп үстергәннәр, барысына да белем биреп, тормыш юлына чыгарганнар. Хәзер инде аларның гаиләләре бик зур, балалары һәм оныклары бергә җыелганда өй мыжлап тора. Ә әби белән бабай моңа тик шатлана гына. Балалар кайтканда нинди бәхет бит ул!

Әбугали бабай мәчеткә йөри. Ул ата-бабаларыбызның хәер-фатихасында булып, ислам дине кушканча яши хәзер. “Адәм баласына гомер лаеклы яшәү, шәригать кануннарына буйсынып, Коръән кушкан юлдан бару һәм мәңгелеккә әзерләнү өчен бирелә, — дип әй­тергә ярата ул. — Мәчеткә соңрак йөри башласак та, өметебезне өзмибез, Алла­һының ризалыгын алып, гый­бадәтләребезнең дәвамлы булуына ышанабыз”.

Бу матур гаиләгә исәнлек-саулык, калган гомерләренә тынычлык һәм бәхет-сәгадәт телибез. Аллаһының биргәннәренә шөкер итеп яшәргә насыйп булсын.

Шамил МАМЫШЕВ.

Мәчәләй авылы,

Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1116

Комментирование запрещено