9 майда Иске Ярмәктә күз яшьләре сымак көне буе яңгыр явып торды… (ФОТОРЕПОРТАЖ)

image (7)9 майда Иске Ярмәк авылының сугыш корбаннары хөрмәтенә ачылган һәйкәл янында митинг үтте. Яңгыр явып торуына карамастан, бик күп халык җыелган иде.

Авыл уртасындагы һәйкәл

Авыл уртасындагы һәйкәл

Мәктәп йортындагы һәйкәл

Мәктәп йортындагы һәйкәл

image (3) image (4) image (5) image (6) image (7) image (8) image (9) image (10) image (11)

Ветераннарны котлаганнан соң авыл башлыгы Рәсыйх Әхмәтзыя улы Гәбидуллин барысын да Мәдәният йортына чакырды. Сәхнәдә башлангыч сыйныф укучылары пионерга алу күренешен тәкъдим итте, аннан соң мәктәпне тәмамлаучыларның чыгарылыш кичәсе күрсәтелде. Һәм шулвакыт сугыш башланды дип Левитан тавышы яңгырады. Яшүсмерләр үз теләкләре белән фронтка языла башлыйлар.

Иске Ярмәк авылыннан Ватанны саклау өчен барлыгы 1418 көн барган сугышка 681 кеше китә, шулар арасында 3 хатын-кыз да була. 365 кеше туган илгә әйләнеп кайта, 316се яу кырында ятып кала. Бүген инде авылда бердәнбер ветеран калды, ул — Әмиров Миргабиҗан Әхмәтгали углы.

image (12) image (13) image (14) image (15) image (16) image (17)image (21) image (22)image (23) image (24) image (25) image (26) image (27)image (28) image (30)image (34)image (36) image (37)

image

Сәхнәдә шулай ук фронт күренешләре тәкъдим ителде, солдатлар янына килүче культбригада кызлары җырлар башкарды, шулай ук госпитальдә яраланган сугышчыларны да күрсәтеп киттеләр. Сугышны тизләтү өчен тылдагы эшчәннәрнең дә хезмәтенә зур бәя бирелде.

1943 елда Орлов өлкәсендәге Касымов ятимнәр йортын Иске Ярмәккә күчерәләр, һәм шул ук елда 43 бала да кабул ителә. Сәхнәдә ятимнәр, тәрбиячеләр, күпбалалы аналарның тормышы чагылды, кырда урак белән икмәк уру, шулай ук халык телендәге авыр “уфалла арбасы”ның йөген ташу күренешләре белән моңсу җырлар да җырланды.

Әлеге тамашаны Әлфия Баһаутдинова һәм Рамил Мөхәммәткәримов алып бардылар.

Ниһаять, радиодан Левитанның сугыш бетүе хакында әйткәне ишетелә, авыл халкы ветераннарны каршы ала, бергәләп төрле җырлар башкаралар, ә тамашачылар күз яшьләрен сөртә-сөртә әлеге вакыйгаларны күзәттеләр.

Ике сәгатьтән артык барган бәйрәм тамашасы тәмамлангач, авыл халкы оештыручыларга рәхмәтләрен белдереп, моңсу гына өйләренә таралышты. Яу кырында шәхит булып киткәннәрне сагынып һәм кызганып, күз яшьләре сымак көне буе яңгыр явып торды…

Габдулла (Рамил) хәзрәт МӨХӘММӘТКӘРИМОВ.

samtatnews.ru

Просмотров: 1736

Комментирование запрещено