Хөсәенем– яшел бишегем

Благодаровка1Авылыбызның тарихы унсигезенче гасырга  барып тоташа. Татарстанның бүгенге Чирмешән районындагы Ел-ховой авылына  25 ел буе сол-датта хезмәт иткән Хөсәен исемле ир кайтып төшә. Ул вакытта закон  буенча, сол-даттан кайтучыларга җир бүлеп биргәннәр. Николай пат-ша указы нигезендә Хөсәен Чистай өязе, Сиделькино авылының Тархан елгасы буендагы тау итәгеннән җир сайлый. Урман да ерак түгел, туфрагы да уңдырышлы.

Аның янына башка халык-лар тартыла. Биләр, Базарлы Матак, Аксубай, Нурлат бистәләреннән күпләп күчеп киләләр. Шулай итеп, Казан губернасында Благодаровка исемле авыл барлыкка килә… Ә халык телендә аны беренче нигез салучысы хөрмәтенә Хөсәен авылы дип атап йөртәләр.

Авылның бер башында татар кешеләре яшәсә, икенче очына руслар, мордвалар, чувашлар, украиннар килеп урнаша. Татарлар җомга, гает намазларын аерым  бер йортка җыелып укыйлар, ә 1907 елда авыл халкы мәчет төзергә алына һәм аны бик тиз арада сафка бастыра.

Япон сугышы, революция, гражданнар һәм бөтендөнья сугышлары да Хөсәен авылын урап узмый. Йөзләгән авылдаш һәлак булып, сугыш кырларында ятып кала, күпләре яраланып кайта.

Благодаровка2Хөсәен бабай картаеп, үз үлеме белән үлеп, авыл зиратында җирләнсә дә, аның Диндар  исемле улы Беренче Бөтендөнья сугышында катнашып, Петербург тирәсендә һәлак була. Оныгы Габделбарый исә 1941 – 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнаша һәм Курск дугасының Прохоровка авылы янында башын куя.  “Кайнар нокта”ларда хезмәт иткән авыл егетләре Әфган, Карабах, Чечня җирләрендә дә үзләрен сынатмыйлар.

Әйе, Хөсәен авылы зур булмаса да, ил күргәннәрнең барсын да кичерә. Ләкин авыллар да үлә икән. Үзгәртеп кору елларында Хөсәен авылы күзгә күренеп сүнә, тарала. Яшьләр шәһәрләргә китә, картлар мәңгелеккә күчә. Авылга нигез салучы солдаттан кайткан Хөсәен булса, аның соңгы солдаты булып хезмәткә Хөсәен бабайның бишенче буын оныкчыгы Илһам китә.

Һәр кешенең туган иле, туган җире, туган авылы бар. Бу турыда инде күп язылса да, мин дә Хөсәен авылына багышлап китап язарга телим. Без гаиләдә 10 бала үстек. Әтиебез Солтангали дә, әниебез Гадания дә күптән вафат инде. Мин, төпчек малай буларак, төп йортта яшәп, озак еллар туган авылыма хезмәт иттем. Авылыбызны ташлап китәрмен дип һич кенә дә уйламаган идем.

21 ел бергә гомер иткән хәләл җефетем көтмәгәндә вафат булды. Бу хәл язмышымны үзгәртеп, мине Татарстанның Азнакай шәһәренә күчәргә мәҗбүр итте. Инде менә анда яшәвемә дә 10 ел тулып килә.

Читтә яшәгәндә генә туган авылыңның кадерен белә башлыйсың икән. Авылга кайткан саен зиратыбызга барып, әрвахларга дога кылам. Зиратыбызны гел тәртиптә тотабыз, җәй җиткән саен өмәләр оештырабыз. Дустым Гакыйф Гобәйдулла улына рәхмәт, бөтен авыл нужасы аның җилкәсендә. Рәхмәтемне шулай ук авылдан киткән, ләкин аны онытмаган башка авылдашларыма да белдерәсем килә. Челно-Вершины районы үзәгендә яшәүче Рәис Минзөфәр улының игътибарлыгына, ярдәмчеллегенә, изгелекләренә дә рәхмәт сүзләре әйтмичә мөмкин түгел. Аның күңелендәге бөтен   изгелекләре әҗер-савап булып, үзенә әйләнеп кайтсын иде.

Мәчетебездән алга таба да гел азан тавышлары яңгырап торсын, авылыбызның яме беркайчан да бетмәсен.

Хөсәенем – яшел бишегем

                                        син,

Минем дөньям, нурлы язым

                                         син,

Өзелеп сагынганда,

                           юксынганда

Ачмыйсың ник миңа

                                ишегең?!

 

Сагынам Тархан елга

                     таллыкларын,

Шарлавыклы текә

                             тауларын,

Ник яшисез минем

                         күңелдә сез,

Ник омтыла җаным

                    туган илгә соң?

 

Сагынам синең куе

                             имәнлекне,

Туганәк урмандагы

                          рәхәтлекне,

Кәкрекүл буендагы

                         болыннарда,

 

Ике аккош кебек йөргән

                                яшьлекне.

 

Кайтыр идем җырлап

                       туган якка,

Тынар идем, сыенып

                                 куеныңа.

Кичер, диеп елар идем

                         аланлыкта,

Гафу итәрсеңме читкә

                 киткән улыңны?

 

Авылыбыз бетте, сүнде

                   җем-җем утлар.

Ә буш өйләр, борып

                                кыегын,

Карый юлга, бәлки,

                       күренер дип,

Читкә киткән хуҗа

                                боегып.

 

Еллар чаба, гомер үтеп

                                    бара,

Булмый аны һич тә

                          туктатып.

Зиреклек тә безне көтеп

                                тора сыман,

Бер кайтырсың диеп,

                               ах орып.

 

Истән чыкмый авыл

                          урамнары,

Мәчет башындагы азан

                               моңнары.

Авылымның нурлы ал

                            таңнары…

Тик без генә юк шул анда

                              хәзер…

Хөсәенем, кичерә күр безне!

Минәхмәт ӘКСӘНОВ.

«Бердәмлек»

Просмотров: 1322

Комментирование запрещено