В Казани может появиться улица Президента Казахстана Нурсултана Назарбаева / Казандагы Эсперанто урамы тиздән башка исем йөртәчәк, яңа атамасы – Нурсолтан Назарбаев

naz2Национально-культурная автономия казахов Республики Татарстан «Казахстан» выступила с инициативой о присвоении одной из улиц Казани имени Президента Казахстана Нурсултана Назарбаева.

Председатель Национально-культурной автономии казахов РТ Сагит Джаксыбаев направил соответствующее письмо на имя мэра Казани Ильсура Метшина.

«Нурсултан Абишевич лично продолжил и развил традиции добрососедства и искренней дружбы двух братских республик. Плодотворное сотрудничество установлено в области экономики, культуры, образования, как на республиканском, так и на региональных уровнях. Мы подчеркиваем особую важность исторической глубины этой связи», — отметил в интервью ИА «Татар-информ» Сагит Джаксыбаев.

Он, в частности, напомнил, что на здании КФУ установлена мемориальная доска хану Жангиру – последнему хану Букеевской орды, почетному члену Казанского императорского университета (звание было присвоено ему в 1844 году).

«По нашему мнению присвоение имени Назарбаева улице города Казани послужит дальнейшему расширению и углублению связи наших братских республик», — подчеркнул С.Джаксыбаев.

Как сообщили ИА «Татар-информ» в мэрии, Комиссией по топонимике муниципального образования Казани данная инициатива рассмотрена. Окончательно решение будет принято исполкомом Казани.

Напомним, Казахстан традиционно является одним из стратегически важных и активных деловых партнеров Татарстана. Внешнеторговый оборот по итогам 2014 года между Республикой Татарстан и Республикой Казахстан составил 387 млн. долларов США, экспортные операции составили 374,5 млн. долл. США, импортные – 12, 5 млн. долларов США.

Эффективному сотрудничеству в различных сферах деятельности способствует Генеральное консульство Республики Казахстан в Казани (открыто в 2013 году) и Полномочное представительство Республики Татарстан в Республике Казахстан (открыто в 1997 году).

22 сентября 2014 г. Указом Президента Республики Татарстан Рустама Минниханова Президент Республики Казахстан Нурсултан Назарбаев награжден орденом «За заслуги перед Республикой Татарстан» (за значительный вклад в развитие сотрудничества между Республикой Татарстан и Республикой Казахстан, укрепление дружбы и взаимопонимания между народами).

18 апреля 2014 г. Татарстан посетил Чрезвычайный и Полномочный посол Республики Казахстан в РФ в М.Тажин для вручения Президенту Татарстана Рустаму Минниханову Ордена Достык II степени.

ИА «Татар-информ»

* * *

Исем кушу тантанасы 3 июльгә билгеләнгән. Бу идеяне Татарстандагы казах милли оешмасы күтәреп чыккан һәм аны тормышка ашыру өчен барысын да эшләгән.

“Татарстан башкаласында Казахстан белән бәйле урыннар күбрәк булсын иде дигән теләк бар. Казах мәдәнияте, аның шәхеслә­ренә багышланган истәлек­ләр булса, ике араны якынайта бит, – дип аңлата республикадагы казах милли-мәдәни мөхтәрият рәисе Сәгыйть Җаксыбаев. – Бү­ген Казахстан белән Татарстан арасында элемтә бар. Ике арада сәүдә, алыш-би­реш бар. Мәсәлән, Казахстан Татарстаннан “КамАЗ” машиналары сатып ала. Монда дала якларыннан авыр тимер, тоз килә. Мә­дәният, мәгариф өлкәсендә дә багланышлар күп. Ике республиканы якынайтыр өчен Нурсолтан Назарбаев та, Минтимер Шәй­миев тә күп эшләр башкарды һәм бу туктап калмады, әле дә дә­вам итә. Казанда Ка­захстан­ның Президенты исемен мәңгеләштерүне урынлы дип санадык. Бу фикер Татарстан башкаласында Казахстан консуллыгы ачылганда ук яңгыраган иде. Әлеге идеяне май аенда тагын искә төшердек. Казан мэриясе фикеребезне хуплады. Фәлән урамга шул исемне бирегез дип язмадык, сорамадык. Эсперанто урамын Назарбаев исемен­дәге урамга алмаштыруны үзләре карар кылды. Без түрәләрнең тәкъдимнәре бе­лән килештек. Матур урам бит, үзәктән дә ерак түгел. Эшне бик тиз тоттылар, сузмадылар”, – дип сөй­ләде ул.

Нурсолтан Назарбаев Казанда аның исемендәге урам барлыкка килүеннән хәбәр­дармы, дип сорагач, Сәгыйть әфәнде анык кына җавап бирә алмады. “Шәт, аңа җиткергәннәрдер, ул сөен­гән­дер. Бу вакыйга ике араны тагын да якынайтачагына ышанам”, – дип әйт­те.

Казанда казахлар белән бәйле бер истәлек тә юк дип әйтеп булмый, бар алар. Мә­сәлән, КФУ бинасында Җи­һан­гир – Бүкәй Урдасы­ның соңгы ханы, Казан император университетының мак­таулы әгъзасына истә­лек тактасы урнаштырылган. Менә аңа Назарбаев урамы да өстәлә.
Казахстандагы казахлар да, анда яшәгән татарлар да безгә бу яңалыкны ишетеп сөенгәннәрен белдерде.

Казах телендә нәшер ителгән “Til” журналы мө­хәр­рире Алтынбәк Әбиш бу вакыйга турында: “Горурланам! Назарбаев Президент буларак Казахстан, казахлар өчен күп эш башкарды. Аны төрки дәүләтләрнең аксакалы буларак кабул итәләр. Ул – чыннан да, киң масштабта эш итә торган җитәкче. Башка дәү­ләт­ләр­дә дә аның исеме белән бәйле урамнар, истәлекле урыннар бар. Мә­сәлән, Төр­киянең күп шәһәр­ләре, аңа ихтирам күрсәтеп, урамнарын Назарбаев исеме белән бәйләде. Казанда да шундый урам барлыкка килә икән, шатланам гына. Бу барыбер йөрәкне җылыта. Казанны тагын да ныграк ярата башладым, бу – киң кү­ңел­лелек билгесе. Хәзер без­дә дә, мәсәлән, Казахстан башкаласы Астанада Татарстан, татар шәхес­ләре белән бәйле истәлекле урыннар барлыкка килергә тиеш дип саныйм. Мәсәлән, ниндидер урам Тукай яки Татарстан дип аталса, матур бит?! Кунак ашы – кара-кар­шы булсын!” – дип сөй­ләде ул.

Казахстанның Семипалатинск шәһәрендә яшәүче Җәлил Ахунҗанов, Назарбаевка татарлар рәхмәтле, аның исемен мәңгеләштерү – уңай күренеш дип әйтте.

“Безнең шәһәрдә Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Латыйф Хәмиди, бертуган Му­синнар исемендәге урам­нар бар. Җаек шәһә­рен­дә Тукай музее, һәйкәле, аның исе­мендәге урам – барысы да тәртиптә. Шушы көннәрдә Усть-Камено­горск шәһә­рен­дә Муса Җә­лилнең һәйкәле урнаштырылды һ.б. Болар барысы да – күңелле күре­нешләр. Казахлар татарларны ихтирам итә. Бу дәүләт җи­тәк­челегенең сәясәтенә дә  бәйле. Казанда  Назарба­ев­ исемендәге урам ачылачагын ишеткәч, сөендем. Тере кешенең исемен мәң­геләштерүне  хупламыйм, әм­ма Нурсолтан Назарбаев – кагыйдәнең искәрмәсе. Ул лаек моңа. Бу шәхес барлык Казахстанны гәүдәләндерә.

Мондый вакыйгалар ике арадагы күперләрне ныгыта. Казахстан яшьләре­нең шактые Татарстанда белем ала. Татарстаннан да би­редә укучылар бар. Рөстәм Миңне­ханов ел әй­лә­нәсенә бер­ничә тапкыр Казахстанга килеп китә, төрле килешүләр имзалана. Бездән Татарстанга зур де­легацияләр бара”, – дип сөйләде ул.

“Ватаным Татарстан”,   № 87, 24.06.2015.

Просмотров: 1349

2 комментариев

  1. Все таки одобрили… Я лояльно к этому отношусь. Это действие лишний раз подтвердит дружбу двух республик. Так-то казахи не плохой народ, но к татарам интересное у них отношение: вроде бы недолюбливают, но многие казахи дружат с татарами. Назвали так назвали. Близкое сотрудничество Татарстана и Казахстана выгодна с геополитической точки зрения, этот союз выгоден и надо продолжать дружить.

  2. исән чакта урам исемен йөртүгә лаек булырга кирәк әле. Урам исемнәрен теге дөньяга күчкән бөек шәһесләрнең исемнәрен кушсыннар иде.
    Мәсәлән шулук казах Хәсән Кайгы безнең илдә яшәгән шәһеснең исемен бирсәләр бик яхшы булыр иде.