В августе отправятся дополнительные маршруты в Болгар / Август көннәренә Казаннан Болгарга махсус рейс ачыла

f9633683d52a3643fd3741bcb2d3de86b2cd0f122249159С автовокзала «Столичный» Казани в августе можно будет съездить в Болгар на дополнительных автобусах. Это связано с тем, что с 14 по 16 августа там пройдет Всероссийский исторический фестиваль «Великий Булгар-2015″.

Таким образом, в настоящее время билеты доступны на рейсы 15 и 16 августа. Позже будет открыта продажа билетов на 14 августа.

Стоимость проезда составит 550 рублей в два конца. Для покупки билета необходимо предъявить паспорт.

* * *

14-16 август көннәрендә “Болгар” музей-тыюлыгында булачак “Бөек Болгар-2015” бөтенроссия тарихи фестивале уңаеннан, бүгеннән «Столичный» автовокзалы Болгар шәһәренә кадәр махсус рейска билетлар сата башлады. 

Әлегә билетларны 15-16 август көннәренә генә алырга була. Соңрак, 14енә дә сатыла башлаячак. Билет бәясе, ике якны да исәпкә алып, 550 сумны тәшкил итә.

15 август көнне Казаннан кузгалу вакыты: 8.00, Болгардан: 23.00; 16 август көнне Казаннан: 8.00, Болгардан:17.30 кире кайтып китәчәк.

Фестивальдә тарихи орыш-сугышларда урта гасырлар тарихи бәрелешләре буенча Россия җыелма командасы тулы составта катнаша. 24 кешедән гыйбарәт Татарстан командасы да чыгыш ясар дип көтелә. Гомумән алганда, фестивальдә катнашуга 200ләп сугышчы гариза биргән.Белорусия, Казахстан һәм Израильдән дә командалар чыгышы көтелә.

Билет алган вакытта, үзегез белән паспортыгыз булу мәҗбүри. Автовокзалның адресы: Казан шәһәре, Девятаева урамы, 15 йорт. Белешмәләр өчен телефон: (843)293-05-91

intertat.ru

КОНТЕКСТ:

В Болгаре вырастет палаточный лагерь и будут стрелять из катапульты

Просмотров: 1360

Комментирование запрещено