Мөфти хәзрәтләре Кол Шәрифтә чемпионат кунакларын кабул итте

DSC06906Кичә Кол Шәрифтә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Милли олимпия комитетлары ассоциациясе президенты, шәех Әхмәд Әл-Фәхад Әл-Сабах һәм Азия йөзү федерациясе президенты Халид Әл-Сабах белән очрашты. Җылы мөгалләмә Кол Шәриф мәчете белән якыннан танышудан башланды.

Мәчеткә керү белән кунаклар һәм дин әһелләре Коръән укучы хәзрәт янында тукталдылар. Мәгълүм булганча, биредә тәүлек дәвамында Изге Китап аятьләре яңгырый. Мөфти Камил хәзрәт кунакларга тәүлек дәвамында өзлексез Коръән-хәтем чыгу Россиядә  бердән-бер урында – Казанда гамәлгә ашырылуы хакында әйтте. Аннары мөхтәрәм кунаклар Ислам мәдәнияте музеендагы дини тарихыбызны яктырткан экспонатлар белән танышты.

Мөфти хәзрәтләре очрашу барышында башкалабыз кунакларына республика мөселманнары, нәзарәт эшчәнлеге хакында сөйләде. Шулай ук Коръәннең “Казан басмасы”н бүләк итте, дип хәбәр итә Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

intertat.ru

Просмотров: 1390

Комментирование запрещено