Виталий Мутко: Татарстан – дөньякүләм спорт башкаласына әвереләчәк / Виталий Мутко: «Уверен, что Казань справится и проведет незабываемый чемпионат мира»

218699c831b39dce8a83f4eecdb2acdf_MТатарстан – чын мәгънәсендә дөньякүләм спорт башкаласына әверелеп бара. Россия Спорт министрлыгына төрле спорт чараларын нәкъ менә Казанда уздыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать итүче халыкара федерацияләр саны көннән-көн арта икән.

Бу турыда Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатына әзерлек нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясендә Россиянең спорт министры Виталий Мутко хәбәр итте. Журналистлар белән очрашуда Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

FISU, FINA һәм… FIFA

Татарстан лидеры сүзләренә караганда, Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатына әзерләнү әллә ни зур авырлык тудырмаган. Шулай да, әлеге шактый үзенчәлекле спорт ярышлары югары дәрәҗәдә узсын өчен шактый тырышканнар.

- Казанның меңьеллыгы, Универсиада – бу мөһим чаралар безнең өчен зур мәктәп булды. Шуңа күрә су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатына әзерлек кысаларында авырлыклар белән очраштык дип әйтә алмыйм. Шулай да, әлеге чара шактый үзенчәлекле дип әйтер идем: FINA безнең алга шактый зур таләпләр куйды. Без исә Россиянең спорт министры Виталий Мутко белән тыгыз элемтәдә тордык. Нәтиҗәдә, чемпионатка әзерлек шактый оешкан хәлдә алып барылды, — дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан лидеры сүзләренә караганда, чемпионат Татарстан өчен зур әһәмияткә ия. Беренчедән, бирегә дөньяның танылган спортчылары җыелычак. Бу исә яшьләр өчен зур мөмкинлек, алыштыргысыз үрнәк. Икенчедән, республиканың эшлекле элемтәләре дә киңәйгәннән-киңәя.

- Берничә ел элек бездә FISU гына бар иде. Хәзер исә FINA белән элемтәләрне ныгыттык. Тиздән исә FIFA белән дуслашырбыз, — дип белдерде Рөстәм Миңнеханов уенын-чынын бергә кушып.

Татарстан лидеры сүзләренә караганда, ярышлар белән беррәттән шәһәрдә спорт рухы, бәйрәм кәефе тудыру да бик мөһим.

- Спорт ярышлары да, мәдәни чаралар да халык күңеленә онытылмаслык булып кереп калсын өчен тырышачакбыз. Мондый мөмкинлеккә ия булуыбызга без чиксез шат, — диде Рөстәм Миңнеханов.

Казан бөтен дөньяга танылачак

Россиянең спорт министры Виталий Мутко исә Татарстанны дөньякүләм спорт башкаласына әверелеп баручы төбәк дип атады.

- Безгә төрле спорт чараларын Казанда уздыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать итүче халыкара федерацияләр саны көннән-көн арта. Бу аңлашыла да, чөнки биредә барлык чаралар иң югары дәрәҗәдә оештырыла, — дип белдерде Россия министры.

Виталий Мутко сүзләренә караганда, Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты Россия һәм Казан өчен бай мирас калдырачак.

- Россия территориясендәге теләсә-кайсы чара — барыбыз өчен дә зур мирас, илебезнең яңа ачышы. Бу очракта исә без Казанны популярлаштыру турында сөйлибез. Мәсәлән, кичә генә без Универсиада авылында булдык. Спортчылар бик канәгать. Логистика да, ашау-эчү дә тиешенчә оештырылган… Универсиада алдыннан төзелгән спорт объектларын гына алыйк. Аларның барысы да шәһәр тормышында үз урынын тапты. Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты белән дә шулай булачак. Ачылыш тантанасын гына да 100дән артык илдә күрсәтәчәкләр. Чемпионат белән танышып барачак телетамашачылар саны исә 4 миллиардтан артып китәр дип уйланыла. Бирегә килгән кунаклар исә барысы да шәһәр белән таныша, интернетка яза, фотога төшерә… Нәтиҗәдә, Казан бөтен дөньяга танылачак. Бу, үз чиратында, төбәк өчен социаль һәм икътисади яктан зур роль уйнарга тиеш — дип дәвам итте сүзен Виталий Мутко.

Россия спортчыларына өметләр зур

Министр Россия җыелма командасы алдына куелган бурычларга да тукталды.

- Әлбәттә, кайсыбер спорт төрләре буенча (мәсәлән синхрон йөзү) без – лидерлар. Ә кайсыбер ярышларда шактый тырышырга, көндәшлеккә сәләтебезне исбатларга туры киләчәк. Мәсәлән, иң күп медальләр йөзү ярышларында уйнатыла… Шуңа күрә Россия спортчылары яхшы нәтиҗәгә өметләнә. Призлы урыннар яулау өчен алар, һичшиксез, бик зур тырышлык куячаклар, — дип белдерде Виталий Мутко.

Россия министры суга сикерүчеләргә аеруча зур өметләр баглануы турында да белдерде. Араларында яшь спортчылар белән беррәттән Евгений Кузнецов һәм Илья Захаров кебек тәҗрибәле спортчылар да бар. “Алар әлеге чемпионатка бик каты әзерләнделәр”, — дип белдерде Виталий Мутко. Су полосы буенча ярышларда хатын-кызлар командасы призлы урын яулар дип ышана министр.

intertat.ru

* * *

Уже второй день Рустам Минниханов и Виталий Мутко действуют синхронно, практически как дуэт прыгунов в воду. Накануне врио президента РТ и вице-премьер РФ вместе посетили объекты казанского водного мундиаля, а затем от и до насладились генеральной репетицией церемонии открытия в «Татнефть Арене». А вчера два больших чиновника на старте рабочего дня приняли участие в заседании генерального конгресса международной федерации FINA в «Корстоне». Наконец, пришло время и для примерно получасового общения с прессой, которое получилось довольно живым и разнообразным по затронутым темам.

«Думаю, что гости чемпионата мира увидят весь колорит нашей многонациональной республики. Мы много продумывали туристические маршруты, специально перенесли Сабантуй, так что все смогут принять участие в нашем празднике, — начал Минниханов и обратился к казанцам. — Я бы хотел призвать всех быть внимательнее к нашим гостям, оказывать им помощь и содействие. Все мы представляем нашу страну и должны достойно провести турнир. Мы не делим спортсменов по странам, которые они представляют, — все они наши гости и всех мы одинаково любим и уважаем».

Каких-либо «тяжелых вопросов» в подготовке, по словам Минниханова, не было. «Мы прошли Универсиаду — это большой опыт, это помогло нам», — заметил врио президента РТ.

Еще более позитивен и лучезарен был Мутко: «Казань полностью готова. Уровень объектов впечатляет. Все на высоком уровне. Уникальный бассейн на «Казань Арене», современная арена для водного поло, очень красивое место для хай-дайвинга. Созданы все условия для спортсменов, для специалистов, для болельщиков. Я в предвкушении хорошего спортивного праздника. Уверен, что Казань справится и проведет незабываемый чемпионат мира», — рассыпался в похвалах спортивный министр.

Татарстанские политики одними из первых поняли, что успешные спортивные клубы — это возможность сделать регион узнаваемым, а крупные соревнования — это огромные экономические вливания из федерального бюджета, позволяющие улучшать инфраструктуру города. Об этом также напомнил руководитель профильного российского ведомства. «Любые спортивные события в России — это наследие и открытие нашей страны, популяризация Казани в данном случае. Интерес будет огромным, это принесет огромные экономические плюсы», — сказал Мутко.

Сейчас в продаже есть билеты практически на все виды спорта, поэтому главе республики резонно задали вопрос о посещаемости соревнований. Минниханов снова вспомнил аншлаги на Универсиаде.

«Опыт Универсиады показал, что жители нашего города очень спортивные, они активно ходили на все мероприятия. У меня нет никаких сомнений, что сейчас интерес к соревнованиям будет столь же большим, тем более что водные виды спорта очень красивы. По открытию вы всё уже знаете — из-за малой вместимости «Татнефть Арены» шоу будет продолжаться несколько дней».

«За какими видами спорта будете следить с особым интересом?» — задали вопрос журналисты врио президента РТ. «Прыжки с 25 метров вряд ли могут оставить кого-то равнодушным. Обязательно будут следить за хай-дайвингом, тем более мне из Кремля будет отлично видно», — заметил в ответ Минниханов.

«Я общался с командой. Наши спортсмены полны решимости. Команда молодая и амбициозная. Конечно, мы все уверены в синхронном плавании. Посмотрим, что удастся сделать нашей смешанной паре. У нас хорошая команда в прыжках в воду. Что касается водного поло, то женская команда, конечно, мастеровитее мужской — девушки удачно выступили на последних турнирах. В плавании у нас есть надежды, рассчитываем на позитивные результаты», — обнадежил Мутко.

business-gazeta.ru

 

Просмотров: 1089

Комментирование запрещено