Камышлыда яшәүче: «Ник зур шәһәрдә калырга омтыласыз?»

th_b24a18a30f11c3449d10e3fc810af3c6Берәүнең дә баласын авылда калдырасы килми – этә-төртә югары белем алдырып, тулай торакта булса да шәһәрдә калдыру теләге яши күпләрдә. Авылны макта, шәһәрдә яшә, дигән булалар тагын… Ярый да балаңа торак белән ярдәм итеп, аның эшләп тапканы яшәре өчен генә китеп барса. Ә яшьләр бар тапканын ипотека яисә арендага түләсә? Каян ямь тапсыннар да ул яшьләр, нәрсә турында хыялланып яши алсыннар?

«Шәһәрдә яшим» сүзен күтәрер өчен генә дә очын-очка ялгап яшәүчеләр  күп бит. Гламур үрнәкләргә табынып, узышып, мегаполиста «самовыживание» шартларында гомер итәләр алар. Бу очракта авылга – әти-әни нигезенә кайтып, мал-туар асрап, бакча утыртып яшәү дөресрәк түгелме икән? Шәһәрдәге байларны баетыр өчен көне-төне эшләгәнче, үз җиреңдә үзең теләгәнчә яшәүгә ни җитә соң? Моннан егерме ел элек булган тормыш та юк инде авылда – көянтә дә бетте, утын ташу-кисү дә юк, йорт саен җиңел машинасы да бар. Эшлисе һәм яшисе килгән кеше өчен, әлбәттә.

Без берничә ел шәһәрдә яшәдек. Балаларыбыз белән бер бүлмәле фатирда гомер кичердек, аннары Камышлыга күчтек, чөнки шәһәрдә иркенләп йөреп булмый, хастаханәгә барыйм дисәң, автобуста – этеш-төртеш, машинада икән, “бөке”, велосипед, чаңгыларны сакларга урын юк. Кешеләрнең нерв­лары какшаган, бер-берсенә кычкыралар. Ә биредә безгә рәхәт, якында гына балалар бакчасы, мәктәп, кибетләр күп. Балаларны уйнарга курыкмыйча чыгарып җи­бәрәсең. Әмма юлсыз, мәк­тәпсез, кибетсез авылларда мин дә тормас идем, дөресен әйткәндә.

Шушы көннәрдә бу хакта сыйныфташым Ләйсән белән дә сөйләшеп утырдык әле. Ире белән сыерчык оясы кадәр кысан фатирда акча түләп торалар, пычрак һава сулап, ял күрмичә, көне-төне эшлиләр.

- Кире авылга кайтыр идек, эш булмау куркыта. Шәһәргә йөреп эшләсәң, ярты хезмәт хакың юлда «янып» бетәчәк. Дилемма инде…, - ди ул аптырап.

Гөлнара.

Камышлы авылы.

samtatnews.ru

Просмотров: 1796

3 комментариев

  1. авылда торып шэхэрдэ эшлэргэ кирэк

  2. Ин яхшысы районный центрда уз йортын белэн яшэу.Авыл авыл инде,ни эйтсэндэ,КОЛХОЗ.Пычрак,баткак,гэйбэт.

    • Шэхэр чите дэ менэ дигэн урын:)
      Голназщ.сонгы жомлэлэрен бн килешэм,анысы хак