Без бит батыр, горур халык!

news_11201Бу көннәрдә без каһарман якташыбызны, күренекле татар шагыйре һәм рәссам Гакыйль Шәрифулла улы Сәгыйровны искә алабыз. Ул моннан алты ел элек, 2009 елның 29 июлендә, 71нче яше белән барганда фани дөньядан бакыйлыкка күчте һәм без аны, гәрчә анда тумаса да, үзенең туган авылы итеп санаган Иске Фәйзулла (Иске Җүрәй) зиратында җирләдек.

Безгә хәзер каһарман якташыбызның исемен мәңгеләштерү өчен күбрәк көч куярга кирәктер. Югыйсә, вәгъдәләр бирәбез дә, онытабыз. Әнә, алты ел инде, Иске Фәйзуллада озак еллар шагыйрь яшәгән йортны сипләп, аның музеен булдыру эше әлегә кадәр буш сүз булып кала бирә. Ә бит монда без үзебез — татарлар гына гаепле. Әгәр без үҗәтлек күрсәтсәк, моңа бер генә түрә дә — зурысы да, кечесе дә каршы килә алмас иде.

Алдыбызга әдипнең тормышы һәм иҗат юлы турында китап язарга һәм аны дөньяга чыгарырга дигән бурыч та куйган идек. Бу эшебез тормышка ашырылып килә. Тиз арада китап укучыларга барып ирешер дип өметләнәбез. Әдипнең тормышына һәм иҗатына багышланган басманың әһәмиятен аңлап, проектны тормышка ашыру өчен грант бүлеп биргән өлкә хөкүмәтенә, мәдәният министрлыгына, аеруча өлкә губернаторы Николай Иванович Меркушкинга рәхмәттән башка тагын нәрсә әйтәсең инде?

Өлкәбезнең татар җәмәгатьчелегенә биргән башка вәгъдәләребезне дә үтәргә күптән вакыттыр. Алдакчы булып калмасак иде. Бу уңайдан шагыйрьнең берничә шигъри юлын исегезгә төшереп үтәсем килә:

Бүген көнем буш — заяга
үтте,
Сызлаганын тоям йөрәкнең.
Язар идем, чын хисләрем
бетте,
Ялган хисләр кемгә
кирәксен?!
Кичә вәгъдә иткән бер эш
кенә
Борчый җанны, кыен үтәргә.
Баш тартма, дим, сүз
бирдеңме — үтә:
Алдакчыдан нәрсә көтәргә?

Каһарман якташыбыз кебек безгә дә үзебезне һәм милләтебезне беркайчан да түбәнсеттермәскә, горурлыгыбызны җуймаска иде.

Түбәнсеттермәгез үзегезне
Һәм бу хәлгә ирек куймагыз;
Һичбер кайчан, кызганычка
төшеп,
Горурлыгыгызны җуймагыз.
Мактанчыклык, масаюлык
түгел,
Тәкәбберлек түгел горурлык.
Чын горурлык кешегә көч
бирә
Үлемгә дә каршы торырлык.

Без татарлар — каһарман якташыбыз Гакыйль Сәгыйров кебек батыр, горур халык! Шуны онытмасак иде.

Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН.

 «Бердәмлек».

 

Просмотров: 1634

Комментирование запрещено