Казан музейлары кунакларны көтә / Музеи Кремля переходят на новый график

e0e5fd6aa17c1bd53f56daf175d3fc3a_MКазан Кремле музейлары Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты вакытына яңа эш графигына күчә. Шәһәрлеләр һәм кунаклар өчен уңайлырак булсын өчен алар кичке 9га кадәр ачык булачак.

16 августка кадәр “Казан Кремле” музей-тыюлыгында урнашкан Татарстанның Табигый тарих музее, Ислам мәдәнияте музее, Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музее, “Эрмитаж-Казан” үзәге, Пушечный двор музее һәм “Манеж” күргәзмә залы 10.00дән алып 21.00гә кадәр эшлиячәк (кассалар 20.30 сәгатькә кадәр ачык булачак). Бу күргәзмәләр һәм даими экспозицияләр белән танышу өчен мөмкинлек күбрәк булачак дигән сүз.

“Эрмитаж-Казан” үзәгендә “Италия образлары” күргәзмәсе эшли. Дәүләт Эрмитажы җыелмасында Яңарыш туган ягын XVII-XX көнбатыш Европа рәссамнары күзаллавында күреп булачак.

Табигый тарих музеенда берничә миллион ел үткәнгә сәяхәт итәргә мөмкин. Шулай ук биредә космик үлчәүләрдә үлчәнергә, интерактив телескоп аша йолдызлыкларны күзәтергә, динозавр скелетын табарга, борынгы балыкларны ашатырга, “Ледниковый период” интерактив экспонаты ярдәмендә мамонт баласы, саблезубый тигр белән күрешергә була.

«Манеж» күргәзмәләр залында “Заманча сәнгать» күргәзмәсе белән танышырга тәкъдим ителә. Екатерина II биредә Афина борынгы Греция алиһәсе, Зигмунд Фрейд психоаналитикка килгән пациент булып ята, ә Федор Достоевский бөтен дөньядан өстен булгандай шарда басып тора. Әлеге һәм башка бик күп скульптуралар авторы – Леонид Баранов. Шулай ук күргәзмәдә аның иҗатына якын рәссамнар, графиклар һәм скульпторлар эше белән танышырга мөмкин.

Пушечный двор музеенда «Веломания. Веловинтаж. Велолюбовь» дигән күргәзмә эшли. Уникаль велосипедлар коллекциясендә Англии, Германия, Латвия, Россия, Франция, Швейцария, Япониядә җитештерелгәннәре бар.

Идел буе төбәкләренең Ислам тарихы һәм мәдәнияте белән танышу, электрон Коръәнне карау һәм сүрәләр яңгырашын ишетү өчен Ислам мәдәнияте музеена барырга кирәк. Биредә шулай ук “Минем гаилә шамаиле” күргәзмәсе дә эшли.

Палеолит, мезолит һәм неолит чорларында кеше нинди хезмәт коралларын кулланганын, бакыр чорда нинди сәнгать әсәрләре барлыкка килгәнен Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музеендагы “Вакыт келәте” күргәзмәсендә күрергә була.

intertat.ru

* * *

Музеи Казанского Кремля переходят на новый режим работы. Теперь они будут открыты с 9 утра до 21 часов вечера в период с 29 июля по 17 августа. Напомним, что в музейный комплекс входят Музей естественной истории Татарстана, Центр «Эрмитаж-Казань», Выставочный зал «Манеж», Музей истории государственности татарского народа и РТ, Музей исламской культуры и Музей Пушечного двора.

 

 

Просмотров: 1496

Комментирование запрещено