Татар романының Мәскәүдә юбилеен уздыралар

G-Absalamov25 августта Татар мәдәнияте үзәгендә Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» романы басылып чыгуының 50 еллыгын музыкаль-әдәби кичә рәвешендә билгеләп үтәчәкләр.

Фойеда язучының оныгы шагыйрә Альбина Әпсәләмова оештырган күргәзмә эшләячәк.

Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте җиткерүенчә, кичәдә Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров, язучы Ринат Мөхәммәдиев, җырчы Альбина Латипова, язучының кызы Ләлә Әпсәләмова катнашачак икән.

Сүз уңаеннан: «Ак чәчәкләр» романы 1965 елда беренче мәртәбә басылып чыга. Романның татар, рус, башка телләрдә тагын егермеләп барлыгы 2 миллион тираж белән басмасы чыга. 1967 елда роман буенча телеспектакль төшерелә. Анда танылган артислар Нәҗибә Ихсанова, Шәүкәт Биктимиров һәм башкалар төшә. Кызганыч, ул язма сакланмаган. 2014 елда роман буенча 10 серияле телефильм төшерелә башлады.

intertat.ru

Просмотров: 1728

Комментирование запрещено