
Иске Усман авылында яшәүче хезмәт ветераны Сания Минибулла кызы Гыйниятуллина үз йортында күпләп чәчәкләр үстерә.
Матур чәчәк җәй буена
Ямь биреп торды кырга.
Аңа карап сандугачның
Илһамы туды җырга.
(Ә.Әтнәбаев).
Г. Андерсен чәчәкләргә булган хисләрен болай тасвирлый: «Яшәү өчен кояш, ирек һәм кечкенә булса да тере чәчәк кирәк». Дөрестән дә, чәчәкләр дөньясы һәрчак безнең белән янәшә яши: туган көннәрдә алар безне каршы алалар, туйларның да аерылгыссыз атрибуты булып торалар. Алар безнең тормышыбызны бизи, рухыбызны күтәрә, кешеләр арасында эчкерсез дуслык билгесе булып та хезмәт итә. Чәчәкләр турындагы җырлар күңел кылларын тибрәтеп, матурлык дөньясына сәяхәткә алып чыга. Алардан башка безнең дөнья ятимрәк, гамьсезрәк тоелыр иде.
Камышлы районының Иске Усман авылында яшәүче хезмәт ветераны Сания Минибулла кызы Гыйниятуллина үз йортында күпләп чәчәкләр үстерә. Ул шушы дөньяда яши, чәчәкләрне күз явын алучы гүзәллек кенә итеп түгел, аларны кешене төрле стресслардан саклаучы, авыр нерв киеренкелегеннән дәвалаучы буларак та күрә. Аның бу изге эшенә ире Минәхтәм Гайзулла улы да битараф түгел, хәләл җефетенә гел ярдәм итеп тора.
Пенсия яшенә җиткәнче ир белән хатын авыл колхозына хезмәт күрсәткәннәр. Минәхтәм әфәнде механизатор, Сания ханым сөт җыючы булып эшләгән. 46 ел бергә гомер итүче Гыйниятуллиннар кыз белән ул үстергәннәр. Кызлары Галия Ырынбург өлкәсенең Бакай авылында гомер итә, укытучы булып эшли. Уллары Илдар — төзүче, Яр Чаллы шәһәрендә яши.
Сания Минибулла кызы һәм Минәхтәм Гайзулла улы Гыйниятуллиннар быел Камышлы районында үткәрелүче «Иң матур йорт» бәйгесендә катнашалар. Чыннан да, аларның йортларындагы чәчәкләр - шатлык һәм матурлык чыганагы.
Просмотров: 2019
«Я знаю, город будет, я знаю саду цвесть,
Когда такие люди в стране в советской есть!»
/В.Маяковский/
Спасибо,дорогие мои земляки за прекрасные новости с далёкой-близкой родины.Продолжайте и дальше радовать нас всех своими замечательными делами во благо родной земли! Удачи вам всем!
Спасибо.