Камышлы авылында килен һәм кайнана бергә яшәүче, үрнәк, тату гаиләләр бик күп. Баһаутдиновлар гаиләсе шундыйларның берсе.
Кайнана һәм килен … Бу ике сүз арасында никадәр серлелек, никадәр җылылык, ярату, рәхмәт хисе… Һәм шул ук вакытта никадәр күз яшьләре, гайбәт, җимерелгән гаиләләр, әтисез үскән балалар, эчкә җыелган, ташып, ургылып чыккан үпкә, рәнҗеш. Килен-кайнана темасы, мәхәббәтнең үзе шикелле үк, мәңгелектер, мөгаен…
Килен белән кайнаналарның килешә алмауларында кем гаепле соң? Картлык көнендә кыерсытылып, бер ялгызы калган, бернинди хокукларсыз анамы, әллә яңа гаиләгә үз тормышын, үз бәхетен корырга теләп, курка-курка гына аяк баскан яшь киленме? Бу сорауларга җавап бирүе авыр. Нишлисең, бу – тормыш, аның агы да, карасы да бар. Шулай да ялгышларыбызны төзәтү өстендә эшлик, кичерергә өйрәник. Бер-береңне аңлап, хөрмәт итеп яшәүгә ни җитә!
Бүген мин хезмәттәшем — Камышлы район үзәгенең халыкка социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәре Зәлия Минсәгыть кызы Баһаутдинова турында язасым килә. Аның күңел көндәлегенә күз салсагыз, сезнең дә күңелегез яктырып, сафланып китәр, дип өметләнәм.
Зәлия әнисеннән яшьли ятим кала, 1992 елда кыз Наҗия апа һәм Минсәгыйть аганың йортына килен булып төшә. Атлас исемле егет белән кушыла ул, һәм яшьләр гөрләтеп туй үткәрәләр.
Зәлия — уңган булган, сабыр холыклы, ярдәмчел, киң күңелле, кешеләрне аңлый белүчән ханым. Ул тәмледән-тәмле ризыклар пешерә, матур итеп җырлый, Камышлы халык театрында баш рольләрне башкара, халыкка социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәре буларак, районда үткәрелгән барлык чараларда да актив катнаша. Ире белән Алмаз һәм Ильяс исеме акыллы уллар үстерәләр.
- Минем каенанам кебек кешеләр сирәк, ул сабыр да, тынгысыз да, төпле фикерле киңәшче дә, тәмле ашлар пешерүче дә, безне эштән көтеп алучы да, кирәк вакытта өздереп әйтүче дә, кирәк вакытта дәшми кала алучы да. Ул миңа үз әнием кебек якын, кадерле, чөнки ул безне яшәргә, язмыш авырлыкларына бирешмәскә өйрәтә, балаларыбызны тәрбияләргә ярдәм итә, мин ансыз тормышымны күз алдына да китерә алмыйм… Кайнанамның сабырлыгын, гадилеген, бала җанлы булуын үземә өлге итеп алам. Мин инде килен булуымны оныттым да бугай, шунда туып, шунда үскәнмендер кебек, – дип сөйли Зәлия безгә.
Авылыбызның бу күркәм гаиләсе өчен сөенеп туя алмыйм. Юк, килен белән кайнана өчен генә түгел, бу аналарның уллары өчен дә! Килен-кайнана татулыгы өйне җылыта, йортка нур өсти, балаларны ихтирам-хөрмәткә өйрәтә, буыннар чылбырын ныгыта.
Бүген Зәлия Минсәгыть кызы Баһаутдинованың туган көне. Мин аңа ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвен телим. Тыныч гаилә учагы аның күңелен гел сөендереп торсын иде.
Просмотров: 2158
Да работники РСО не только талантливы но всегда готовы на помощь
кайнанамны гел яхшы яктан искә алам. Дөрес, мин аңа балаларымны каратмадым, үзенең тугыз баласын, кывзының ике, килененең бик баласын карап үстергән кайнанама минекеләр дә сыя иде. Үз улларын сүкте, киленнәренә теш-тел тигермәде.Ул күргәнне эт тә күрмәгәндер, анысы совет хөкүмәтеннән. Исән булсын иде әле, рәхәтләнеп кунак итәр идем үзен. Барыбызга да догасын калдырып китте. Яшь чагында максималист буласың, башкача фикер йөртәсең. Ир туганнары белән аралашып. дус булып яшибез. әнкәләренең догасы аркасында. Кайнана булмадым, ә менә теща .Тещалар турында да кияүләр төрлечә сөйли, тик яратмаганнан түгел ул. Миһербанлылык кирәк бер-береңә. Гомер тиз үтә картайганыгызны да, үзегезнең кайнанай теща булганыгызны да сизми калырсыз.
Рэхмэтем каенанама дога булып барсын.Квартирасын да булеп бирде,балабызны да карады,больничныйда утырганым булмады.Исемем белән эндәшми «кызым»дия иде.Юньле-юньле ,акыллы кеше иде.Кызганыч.67 яшендә үлеп китте.Ул үлеп 4 елдан без аерылдык.
Минем каенанам да мин 6 айлык авырлы вакытта мине эти-энилэргэ кунакка килгэч «Улыма Наилэгэ ойлэнергэ иде (элек йоргэнме шунда, юкмы)» дип утырды минем энигэ. Башта «Минем киленнэр кысыр» дип йорде, аннары «Мина ышанып бала тапмагыз, карамыйм» диде. Карамады да, чонки вафат булды, урыны ожмахта булсын.
Их яшэр идем эле каенана б\н уземнен собстаенный иремнен балаларнын эбисе булса . Йрсен мырлап шунда ЭЙНЕН ЯМЕ ДЭ БИТ ШУЛАРДАН ТОРА . Алар сейлэнеп йрмэсэлэр эйдэ кунелсез бит . Алар бит эйнен яме . Менэ авылда эни улде дэ бик куунелсез эйлэре салкын жылылык юк .МЕнэ нэрсэ эйтсэгез дэ бик яшэр идем чекелдэшеп чэйлэр эчеп . -без бит аларны кичкенэ курэбез . Каеналалы кешлэргэ гел сокланып карыйм . Менэ хэзер китэр идем яныныа котларга .ЮК ШУЛ