Белем юлыгыз хәерле булсын! (“Яктылык” татар мәктәбенең тантаналы линейкасыннан ФОТОРЕПОРТАЖ) / Кыңгырау дәрескә чакыра

image (6)1 сентябрьдә Россиянең бөтен укучы балалары да мәктәпләргә җыелып, Белем көнен билгеләп үттеләр. Самарның “Яктылык” татар мәктәбе укучылары да  мәктәп йортындагы линейкага тезелеп басты.

Белем юлыгыз хәерле булсын, кадерле укучылар!

image (5)image (1) image (2) image (3) image (4)

image (1) image

image (6) image (7) image (8) image (9) image

IMG_0925

Әнәс МИНГАЛИЕВ фотосурәтләре.

samtatnews.ru

* * *

Быел 1 сентябрьдә, эш көне булуга карамастан, Самараның “Яктылык” татар мәктәбе иртән-иртүк гөрләп тора иде. Җәйге каникулларда бер-берсен сагынырга өлгергән укучылар төркем-төркем җыелып басканнар, укытучылар мәш килеп дәресләр башлануга соңгы хәзерлекләрен алып бара, ата-аналар әрле-бирле йөри. Бу ыгы-зыгыда чәчләренә ак тасмалар бәйләгән, кулларына аллы-гөлле чәчәк бәйләмнәре тотып, кыюсыз гына басып торган беренче сыйныф балалары әллә каян күренеп торалар. Алар мәктәпкә беренче мәртәбә килгән, бүген – аларның бәйрәме.

Тантаналы линейканы башлап җибәргән “Яктылык” мәктәбе директоры Радик Газизов та моны ассызыклап, быел татар мәктәбенә укырга килгән 54 беренче сыйныф укучысына уңышлар теләде. Шулай ук ул мәктәпкә килгән яңа укытучылар белән дә таныштырып үтте. Укытучы Фәридә Хәмидулловага, хореограф Инзилә Гыйззәтуллинага, озак еллар җыештыручы булып эшләгән Сания Анищенкога  Самара шәһәре округы Думасының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Чараның мөхтәрәм кунак­лары — Самара өлкәсе мөсел­маннарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, “Яктылык” татар мәктәбенең беренче директоры Хәридә ханым Дашкина һәм башкалар, укучыларга – «яхшы» билгеләр, ата-аналарга түземлек, укытучыларга яңа уңышлар теләделәр.

Самара өлкәсе татар­ла­рының “Туган тел” оешмасы җитәкчесе Ильяс Шәкүров та тантаналы линейкага га­дәттәгечә буш кул белән килмәгән иде. Ул беренче сыйныф укучыларына – истәлекле бүләкләр, ә “Яктылык” мәктәбе администрациясенә, физика кабинетына заманча җиһазлар алыр өчен, 45 мең сум акча тапшырды.

Быел соңгы тапкыр “Як­тылык”ка Белем бәйрәменә килгән унберенче сыйныф укучыларына да күп җылы сүзләр әйтелде.

Белем бәйрәменә багышланган тантаналы линейка ахырында укучыларны беренче дәрескә чакырып, кыңгырау тавышы яңгырады.

 

Алия АРСЛАНОВА.

 «Бердәмлек».

Просмотров: 1688

Комментирование запрещено