
Рәсемдә: (сулдан уңга) “Каюмов” крестьян-фермер хуҗалыгы комбайнчылары Раил Хәсәншин, Фәһим Әхмәтҗанов, Ришат Гарифуллин.
Игенченең сабырлыгын сынагандай күк йөзендә кабарып торган кара кучкыл болытлар йөзә. Бер карыйсың, кояш болытлар астына кереп кача, ә бераздан ул ялтырап, көлеп карый башлый. Менә шундый тотрыксыз һава шартларына карамастан, Камышлы районы Иске Ярмәк авылының Илшат Каюмов җитәкчелегендәге крестьян-фермер хуҗалыгы басуларында кызу эш кайный. Бер-бер артлы тезелгән комбайннар ашлык суктыра. Бункерларыннан ашлыкны машиналарга тутырганда мин комбайнчылар белән танышып, сөйләшеп алырга да өлгердем.
Аларны рәсемгә төшереп торганда фермер үзе дә килеп җитте. Читать полностью