13 СЕНТЯБРЬ — САМАРАДА ҺӘМ ӨЛКӘБЕЗДӘ РАЙОН СОВЕТЛАРЫНА ДЕПУТАТЛАР САЙЛАУ КӨНЕ
Бу язмадан сез сайлаулардан соң шәһәр һәм районнар белән кемнәр җитәкчелек итәчәге һәм яңа системаның өстенлеге нидән гыйбарәт булуы турында укый аласыз.
Кул сузымында гына
Быел көзен Самара шәһәре белән идарә итүнең өр-яңа моделенә күчү эше тәмамланырга тиеш. Өлкә үзәгендә чын җирле үзидарә системасы барлыкка килә, дип әйтергә була: шәһәр хөкүмәте фәкать халык инициативасына таянып эшли башлаячак. Кешеләр биш елга бер мәртәбә депутатлар сайлау белән генә чикләнмичә, хакимият органнарын булдыру буенча үзләре дә эш алып барачаклар.
Бу эш һәр районда территориаль иҗтимагый советлар төзүдән башланып китте. Ә 13 сентябрьдә, билгеле булганча, район советларына депутатлар сайлаячакбыз. Үзләрен иҗтимагый эштә күрсәтеп өлгергәннәр район советына да сайланырга мөмкин. Шулар арасыннан шәһәр Думасы әгъзалары да сайланачак. Һәр районның үз бюджеты булганлыктан, шәһәр хакимияте вәкаләтләренең бер өлеше район администрацияләренә бирелә.
Җирле үзидарә системасын үзгәртеп корудан шәһәргә һәм халыкка нинди файда соң?
Президент тәкъдиме
Россия Президенты Владимир Путин 2013 елның декабрендә Федераль җыелышка ясаган юлламасында, хакимиятне халыкка якынайту өчен реформалар кирәклеге турында әйткән иде. “Хакимият халыктан кул сузымында гына булып, аның бөтен проблемалары да уңышлы хәл ителергә тиеш”, — диде ул. Шуннан соң төрле дәрәҗәдәге депутатлар һәм экспертлар бу мәсьәләне һәрьяклап тикшерә башладылар һәм 131 санлы Федераль канунга үзгәрешләр керттеләр. Шушы зур эш нәтиҗәсендә регионнарга җирле хакимият системасын сайлап алырга мөмкинлек туды.
Самара юлы
Быел 24 мартта губерна Думасы 131 санлы Федераль закон нигезендә “Самара территориясендә җирле үзидарә итүне гамәлгә ашыру турында ” канун кабул итте. Шулай итеп, Самара тугыз районга бүленгән шәһәр округы статусына ия булды. Ә районнар – муниципаль берәмлекләр статусын алды.
Заман шәһәр халкыннан активлык таләп итә. Ә илебезнең икътисади үсеше район, авыл, шәһәр халкы инициативасыннан башланырга тиеш. Шуңа күрә Самара яңа модельне сайлады да инде.
Губернатор Николай Меркушкин сүзләренә караганда, закон биргән мөмкинлекләрдән акыллы файдалана алсак, өлкәбез күпкә күтәрелеп китәчәк. “15 ел вакыт эчендә беренче тапкыр шәһәр администрациясе вәкаләтләре түбәнрәк баскычка төшерелә. Шуның белән без халыкка якынаеп, бюрократиядән котылачакбыз”, — дип белдерде губернатор.
Зур эшнең башы
Шулай итеп, өлкәбездә идарә итү моделе сайлап алынды. Хәзер нәрсә эшләргә? Яңа принциплар тормышка ничек ашырылачак?
Моның өчен Самараның бөтен районнарында да иҗтимагый Советлар булдырылды. Нәкъ шуннан җирле үзидарә итү реформасы башлана да инде. Губернатор җирле үзидарә системасын болай аңлата:
- Шәһәрләрдә территориаль иҗтимагый үзидарә системасын булдыру өчен микрорайоннарның, кварталларның иҗтимагый советларына җирле эшмәкәрләрне, социаль хезмәт күрсәтүчеләрне, һәр йортның актив кешеләрен сайларга кирәк, — дип сөйли Николай Иванович. — Шулай итеп, бюджет ресуррсларын һәм хәйрия акчаларын кулланып, җирле проблемаларны хәл итәргә, хөкүмәт һәм муниципаль программаларның тормышка ашырылуын тикшереп торырга мөмкин булачак.
Иҗтимагый советлардагы кешеләр халык өчен конкрет эшләр башкарып, үзләрен күрсәтә алсалар, бу хакимияткә керү өчен старт мәйданчыгы да булырга мөмкин. Андыйларны халык район советларына сайлап куячак.
Шәһәребездә район советлары районнар саны кадәр – тугыз булачак. Һәр районнан, халык санына карап, партияләр исемлеге буенча да, турыга да 30 — 40 депутат сайлана. Депутатларның саны барлыгы 284 булырга тиеш.
Бу шартларда депутат үзен сайлаган һәр кешенең ихтыяҗларын белеп торачак, үзенә йөкләнгән бурычларны нәтиҗәлерәк хәл итәчәк, ди шәһәр Думасы рәисе Александр Фетисов.
Шәһәр Думасы депутатлары исә район советларында эш күрсәткән иң актив депутатлардан сайлап алына. Шулай итеп, шәһәр Думасына ике иләк аша узарга туры килә. Аңа иң зур Промышленность районыннан — тугыз, башкаларыннан кимрәк санда депутатлар сайлана. Шулай итеп, шәһәр Думасы утырышларында 41 (хәзерге вакытта 34) депутат катнашачак, һәм бу составны ике ел ярым вакыт узган саен алмаштырып торырга тәкъдим ителә.
Район дәрәҗәсендә
Район администрацияләре дә хәзер яңача эшли башлаячак. Һәр районның үз бюджеты була, ә районнарның администрация башлыкларын конкурс комиссиясе билгели. Прибрежный, Береза кебек ерактарак урнашкан бистәләрдә район администрацияләре бүлекчәләрен булдыру да каралган. Шулай итеп, андагы халык мәнфәгатьләре дә читтә калмаячак.
Хәзерге вакытта өлкә хөкүмәтендә район бюджетларын тулыландыру проблемасы өстендә эшлиләр. Николай Меркушкин, мәсәлән, һәр райондагы кече бизнестан алынган салымнарны район бюджетында калдырырга тәкъдим итә. Шулай булса, җирле хакимият район эшмәкәрләренең ихтыяҗларын яклау өчен бөтен көчен куячак, намуслы эшкуарларның эше уңышлы булуын кайгыртып торачак.
Сүз уңаеннан, район администрацияләрен “башка чыгару”ны түрәләр санын арттыру дип кабул итә күрмәгез. Шулай булмасын өчен, шәһәр мэриясе үз штатын кыскарта башлаган да инде. “Уңышсыз эшләүче звеноларны бетергәч, түрәләр саны 15 проценка кимергә тиеш. Тагын әле 45 муниципаль предприятие эше тикшерелеп, аларның саны да киметеләчәк — дип билгеләп үтте шәһәр администрациясе башлыгы Олег Фурсов. — Бу 125 — 200 миллион сум акчаны янга калдырырга мөмкинлек бирәчәк”.
Депутатлар эшчәнлеге дә яхшырачак
Әлегә кадәр һәрбер депутат 30 — 35 мең кешенең ихтыяҗын якларга тиеш иде. Мондый шартларда һәркемне ишетү, теге яисә бу мәсьәлә буенча күпчелек халык фикерен белү бик авыр, әлбәттә. Ә менә район советлары барлыкка килгәч, бер депутат берничә күпкатлы йортта яшәүче 2 — 3 мең кешенең ихтыяҗын гына яклаячак. Депутат үзенең сайлаучылары янәшәсендә, алар белән бер тормышта яши икән, димәк, халыкка да якын булачак.
Просмотров: 1669