В Казани открылся форум преподавателей мусульманских образовательных организаций / Дини белем: үзебезнеке – үзәктә

634762ffe5046a75e8b2cb52a3814e0f_MВчера в НКЦ «Казань» стартовал двухдневный форум преподавателей мусульманских образовательных организаций. Мероприятие ежегодно проводит Духовное управление мусульман РТ совместно с Казанским (Приволжским) федеральным университетом и Российским исламским институтом.

Первый день форума собрал более 500 гостей, среди которых были и зарубежные представители. В их числе профессоры теологического факультета университета Аль-Карауин Эл Амин Криоуар и Мустафа Буджумаа (Марокко), Анвар Ахмад, директор исламского факультета (Индия) и другие. В мероприятии приняли участие заместители муфтия РТ Рустам хазрат Хайруллин, Рафик Мухаметшин, главный специалист отдела по развитию языков и взаимодействию с общественными организациями исполкома Казани Ильгиз Сарманов и другие.

Форум начался с чтения Корана. Затем гостей поприветствовал заместитель муфтия РТ, ректор РИИ, профессор Рафик Мухаметшин.

В своем выступлении он отметил, что на протяжении двух дней здесь будут рассматриваться вопросы правовой практики применения федерального законодательства в сфере исламского образования, детских мусульманских лагерей, повышения квалификации преподавателей примечетских курсов.

Во время своей речи Рустам хазрат Хайруллин напомнил, что религиозное обучение должно вестись по утвержденным ДУМ РТ программам, сегодня ее обновленная версия подарена всем участникам форума, как и различные книги. Также он напомнил о том, что ханафитский мазхаб исторически стал основой религиозной традиции татар, следовать ему необходимо и впредь.

От имени муфтия РТ Камиля хазрата Самигуллина нескольким преподавателям примечетских курсов были вручены благодарственные письма за значительный вклад в развитии исламского образования в Татарстане.

После официального открытия началось пленарное заседание форума, сообщили в пресс-службе ДУМ РТ.

* * *

Дини, мәдәни мирасыбызны кайтару, мөселман уку йортларында үз дин галимнәребез хезмәтләренә таяну мәсьәләләре соңгы елларда аеруча калку чагылыш тапты.

Татарстан Диния нәзарәте дә террорчылык, вахаби агымнарга каршы тору юнәлешендә яшьләр арасында актив эшчәнлек алып бара. Дини лидерларыбыз җирле милли, рухи мирасыбызга таянып, шәкертләрне укыту программасын эшләде. Татарстан шәкертләрен зарарлы идеяләрдән, чит илләрдән керә торган радикаль ислам, фундаментализмнан саклау өчен эшләнелә.

Казанда 29-30 сентябрьдә мөселман уку йортлары мөгаллимнәренең халыкара форумы уздырылуы да очраклы күренеш түгел. Нәкъ менә мәчетләр каршында эшләп килгән курс укытучыларына зур игътибар күрсәтү дә мәслихәт. Биредә адәм баласы дингә якыная, намазга баса, аларның дөньяга карашлары формлаша башлый бит. Гомумән, дин гыйлемен бирүче мөгаллимнәр җыены 2011 елдан башлап уздырылып килә. Ул дини мәгариф өлкәсенә кагылышлы мәсьәләләр турында сөйләшү чарасы булып тора. Татарстан районнарыннан җыелган 500ләп мөгаллим дини мәгариф белән бәйле федераль законнар, балалар өчен мөселман лагерьларен оештыру, мәчетләр каршында оештырылган курсларда укытучылар гыйлемен күтәрү турында фикер алыша. Җыенда катнашучыларны үрнәк дини уку йортлары тәҗрибәләре, дөньяви уку йортлары белән хезмәттәшлек итү юллары, дини мәгарифтәге яңа стандартлар белән таныштырырга тырышалар.

Мөселман уку йортлары мөгаллимнәренең халыкара форумына тәҗрибә уртаклашырга быел Марокко, Һиндстан, Гарәп Әмирлекләре мөгаллимнәре дә килде.

Ике көн дәвам итәчәк форумда мәдрәсә, урта һәм һөнәри белем бирү һәм шулай ук югары дини уку йортлары мөгаллимнәре фикер алыша. «Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы» мәдрәсәсенә тиздән 25 ел тула. Бу вакыт эчендә биредә ике меңннән артык дин эшлеклесе әзерләнгән. Ел саен биредә көндезге, читтән торып уку, кичке бүлекләрдә гыйлем туплау өчен абитурентлар кабул ителә. Монда ата-бабаларыбыздан килгән йолалар, милли белем бирү белән бергә үрелеп барыла, татар теленә дә зур игътибар күрсәтелә.

«Ел саен безгә яңа карашлы шәкертләр килә. Дөньяга карашы дөрес булсын, халык белән эшләгәндә файда китерсен дип тырышабыз, — ди «Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы» мәдрәсәсе ректоры Ильяс Җиһаншин. — Татар халкының бай мирасы бар. Аны күтәрергә генә кирәк. Без һаман каяндыр читтән көтеп ятырга күнеккән. Әзерне генә китереп бирмәсләрме икән, шуны гына файдаланып булмасмы икән диючеләр шактый әле. Үзебезнең галимнәребезне күтәрергә, өйрәнергә кирәк. Шиһабетдин Мәрҗани — дөнья күләм танылган дин галиме. Шул ук вакытта Галимҗан Баруди, Риза Фәхретдин, тарикать әһелләре Зәйнулла ишаннары, Мөхәммәт Закир һәм Зыя Камалилар булсын — алар һәрберсе дөньяга танылган шәхесләребез. Без профессиональ мәдрәсә буларак, бу юнәлештә гамәлләр алып барабыз. Ә бит әле күп өлкәне мәчетләр каршында эшләүчеләребез башкара. Алар халыкка күбрәк файда китерә дип саныйбыз. Аларны бер җыенга туплап фикер алышу, бер-беребезгә колак салу урынлы һәм дәвамлы булсын иде».

Мәгълүм булганча, Татарстанда кырыктан артык мөхтәсибәт исәпләнә. Шулардан иң көчле беренчел дин сабакларын төшендерүче абыстайлар һәм муллалар әлеге форумны очрашып аралашу өчен, чыннан да, кулай мәйдан дип саный.

Әтнә районы Күңгәр авылы имамы Рубис Шакировны авылның хәтта сабыйлары да белә, чөнки авыл мулласы балалар бакчасында да дин сабаклары бирә. Рубис хәзрәт үзе «Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы» мәдрәсәсенең соңгы курсын тәмамлый.

- Атнага ике көн балалар бакчасында да дәресләр оештырам. Өлкән төркем, ягъни мәктәпкә керергә җыенган балалар белән эшлим. Кыска-кыска сүрәләр, догалар өйрәтәбез, әхлак мәсьәләләре турында сөйлим. Укый-яза белмиләр, шуңа күрә телгә игътибар бирелә. Алланың рәхмәте белән ике рәкагать намаз укырга өйрәнүчеләр дә бар. Савап, гөнаһ, хәләл, харам һәм башка нәрсәләр турында аңлаешлы мәгълүматлар җиткерергә тырышам. Аллага шөкер, авылыбызда урта мәктәп тә бар. Алар белән дә элемтәдә торабыз. Мәчеттә исә өлкәннәрне җыеп укытабыз. Авыл муллаларын еш кына тәнкыйть утына тоталар. «Эх, мин әйтәм, шуларны азрак имам итеп эшләтеп алырга», — дим. Дөресен генә әйткәндә, һәркемнең күңел калебеннән тора торгандыр инде ул. Эшләмичә һич мөмкин түгел, авыл җирендә бигрәк тә, анда бит һәркем күз алдында син. Аллага шөкер, дини бәйрәмнәр вакытында мәчетебезне тутырып киләләр. Җомга намазлары да уза, ләкин без теләгәнчә кеше күп дип әйтә алмыйм. Әле күптән түгел генә Корбан гаете узды, корбан чалучылар, сәдакә китерүчеләр шактый булды. Дини бәйрәм ял көне итеп билгеләнгәч балалар да килә. Хөкүмәт җитәкчеләребезнең мөселманнарга җылы игътибарын тоябыз, рәхмәт аларга. Диния нәзарәте тарафыннан сабыйларны укытканда кулланырлык программа эшләнсә, нур өстенә нур булыр иде. Өлкәнрәкләр өчен бар, ә менә нәниләр өчен үзебезгә төрле сабыйларга нәшер ителә торган журналларны кулланырга туры килә, — ди Рубис хәзрәт. Инсан сабый чагыннан ук дөрес тәрбия, дини сабак алып, гыйлем тупласа, иле белән горурланса, бернинди чит-ят агымнарга бирешми инде ул, дип саный аксакал.

Чыннан да, үзебезнең дин галимнәребез Риза Фәхретдин, Шиһап Мәрҗанинең дә хезмәтләре зур әһәмияткә ия икәнен беләбез. Хәтта гарәпләр үзләре дә бүген шушы хезмәтләрне өйрәнәләр, кызыксыналар. Алар чит илләрнең китапханәләрендә сакланганы мәгълүм булды. «Нәзүрәтел-хак» хезмәтләре бүген дә ислам дөньясында зур кызыксыну уята. Аларны яңадан кайтарып, халыкка таныту хәзрәтләрнең дә бурычы булып тора.

Сакланып калган архив документларыннан күренгәнчә, ХХ гасыр башында да имам-хатыйплар, муллалар исемлекләрен төзегәндә, әлеге дин эшлеклесе чит илдә укыганмы һәм ничә ел укыган дигән мәгълүмат язылган. Күбесе Кама аръягында, үзебез җирлектә, Кизләү, атаклы Бәйрәкә, Чистай, Әлмәттәге Тайсуган мәдрәсәләрендә дини гыйлем туплаганнар, халыкка хезмәт иткәннәр. Бүген дә дин әһелләренең үзебезнең җирлектә белем алуларына басым ясала. Ләкин хәзер чит илләр белән аралашу интернет челтәре аша да бара бит. Яшьләр мәгълүматны — яхшысын да, яманын да интернеттан алуны уңай һәм хуп күрә. Үзебезнең дин белгечләребез нәрсәнедер тыйган вакытта, алар мондый әйберләр белән күбрәк тә кызыксынырга мөмкин әле. Шуңа күрә дә үзебезнең дини уку йортларының популярлыгын арттыру мәслихәт. Ил башлыклары юкка гына Болгар ислам академиясен ачу турында сүз кузгатмый торганнардыр.

«Мәскәүдә җәмигъ мәчетен ачканда Россия Президенты Владимир Путин Болгарда ислам академиясен ачарга кирәк дигән фикерен җиткерде. Безнең Казанда да, Уфада да Ислам университетлары бар, шуңа күрә бүген Болгарда өстәмә уку йорты ачу турында сүз бармый. Ә алда санаган уку йортларын тәмамлаган шәкертләрнең алга таба белемнәрен арттыру турында фикер йөртәбез. Башка илләр белән конкурентлык булдырырга, шуңа җирлек тудырырга тиешбез. Безнең дин белгечләребезнең укуларын тәмамлагач, сайлап алу мөмкинлекләре булырга тиеш. Болгарга барып, анда мәшһүр мөселман илләреннән килгән галимнәрдән магистрлык, докторлык программасы аламмы яисә чит илгә чыгаммы дигән. Шуңа күрә Болгарда вуздан соңгы мәгариф системасын үстерү дип күзалыйбыз», — ди Росия Ислам институты ректоры Рафыйк Мөхәммәтшин.

intertat.ru

Просмотров: 2925

Один комментарий

  1. Здесь представители мусульманского духовенства Казани – имамы, мухтасибы, преподаватели и учащиеся исламских учебных заведений, сотрудники Духовного управления мусульман РТ – во главе с муфтием Камилем хазратом Самигуллиным сдали кровь в поддержку пострадавших при взрыве в питерском метро и другим нуждающимся.