Кызымны ничек тә айнытасы, рәткә китерәсе иде!

f6838Исәнмесез, хөрмәтле «Самар татарлары» сайты редакциясе! Чарасызлыктан сездән ярдәм сорап хат язарга булдым. Бәлки миңа киңәш бирүчеләр, ярдәм итүчеләр табылыр. 

Мин Самар өлкәсенең бер татар авылында гомер итәм, кызым күрше авылда яши. Ире ташлап киткәч,  аның өстәлендә гел аракы шешәсе күренә башлады.

Кызымның эчүе  аңлатып бирә алмаслык авыр. Шундый оят… Халыкның: «Кичә кызыңны күрдек, кибет буенда исерек иде!» – дигәч, җир тишекләренә кереп китәрдәй булам. Авылда ир-атлар белән чуала, дип тә сөйлиләр әле аны… 

Көн саен эчми ул үзе. Вакыт-вакыт туктап та тора, эшкә барган була шунда. Кече кызы садикка йөри, олысы тиздән мәктәпне тәмамлый, барлык өй эшләрен үзе башкара, ашарга пешерергә дә өйрәнде, чөнки әниләре кухняга сирәк керә. Кызым оныкларыма бәйләнми үзе, дөрес, кәефе булмаганда кычкырырга мөмкин. Ләкин бердәнбер әниләренең кыланмышларына түзәләр инде сабыйларым.

Кызымны ничек тә айнытасы, рәткә китерәсе иде. Бәлки аракыдан дәвалаучы әбиләр, экстрасенсларны беләсездер. Ярдәм итсәгез иде!?

Исемемне язмыйм.

Самар өлкәсе.

samtatnews.ru

Просмотров: 1746

3 комментариев

  1. Эти эйтмешли,сугыштан кайткан зэхмэт татарга..

  2. Уфада белэм бер абзыйны, анда ерак буладыр.

  3. Я Аллам сакласын балаларыбызны андый яманлыктам , бик авырдыр Инде бу язган кешегэ , бер ходаем ярдэмен бирсэ иде .