Көтмәгәндә, авырмый-нитми генә, 59 яше барганда, туксанынчы елларда ун елга якын “Бердәмлек” газетасында бүлек мөдире, җаваплы секретарь булып эшләгән, соңгы вакытларда басмабызның штаттан тыш хәбәрчесе булган каләмдәшебез, Россия Журналистлар берлеге әгъзасы Исхак Хәнәфи улы Апанаев арабыздан бакыйлыкка китеп барды.
Тумышы белән Пенза өлкәсенең Неверкино районы Октябрьск авылыннан булган, туксанынчы еллар башында Мәскәүдә яшәгән Исхак Самарада “Бердәмлек” татар газетасы чыга башлаганын ишетеп, безгә еш кына үзенең язмаларын җибәреп тора иде. Ә бераздан бөтенләйгә “Бердәмлек”кә килеп, эшкә урнашты. Читать полностью