Физкультура укытучысы истәлегенә спорт бәйрәме

Шириязданов1

Мө­хәммәтнур Шириязданов

20 февральдә Иске Яр­мәкнең Юкәле тау итәгендә уздырылачак спорт бәйрәменә рәхим итегез!

Камышлы районы Иске Ярмәк авылы халкының үз йөзе, үз холкы, аңа гына хас гүзәл сыйфатлары, матур гадәтләре бар. Әлбәттә, һәр авыл анда туып-үскән шәхесләре белән бай. Без дә шулай Иске Ярмәкнең талантлы кешеләре белән горурлана алабыз. Аларның күбесе — укытучылар. Алтмышынчы елларда Иске Ярмәк урта мәктәбендә бик көчле укытучылар коллективы тупланган иде бит. София һәм Габделхак Шаһиевлар, Әсгать һәм Кәримә Мөхәммәтҗановлар, Рәйсә һәм Салих Шәрәфетдиновлар, Сәхия Шәвәлиева, Исмәгыйль һәм Асия Әһлиуллиннар ара­сында мәктәпкә зәңгәр спорт костюмы киеп йөрүче Мө­хәммәтнур Шириязданов та бар иде.

Сугыштан соңгы елларда халык коточкыч авырлыклар кичерсә дә, спортка, ГТО нормаларын үтәүгә хөкүмәт зур игътибар бирә иде. Ул вакытта Иске Ярмәк мәктәбе директоры булып Маннур абый Саттаров эшләгән. Ул физкультура укытучысы Мөхәммәтнур Шириязданов инициативасы белән Юкәле тауда чаңгыдан сикерү өчен трамплин төзетә, анда кышкы спорт бәйрәмнәре үткәрелә, авыл егетләре район, өлкә һәм РСФСР күләмендәге ярышларда катнашып, беренче урыннарны ала башлыйлар.

Кышкы спорт бәйрәмендә егетләрнең трамплиннан си­кергәнен карарга тирә-як авылларда яшәүчеләр дә килә. Укырга — китап, язарга каләм булмаган чорда Иске Ярмәкнең чаңгы командасы өчен ботинкалы чаңгылар да, трамплиннан сикерү өчен махсус чаңгылар да кайтарыла.

Ярышлар еш булып тора. Кыш буе авылның бөтен балалары Юкәле тау янында чаңгы шуалар, күнегүләр ясыйлар, трамплиннан сикерәләр. Аларны оештыручы — шул ук физкультура укытучысы Мөхәммәтнур Шириязданов. Төшкә кадәр ул мәктәптә укытса, төштән соң тренировкалар оештыра. Нәтиҗәдә укырга ялкауланучыларның, тәртипсезләрнең дә холкы үзгәрә. Чөнки ул начар укучы балаларны командага алмый. Әле мәктәпнең профком рәисе, кичке мәктәп директоры да ул.

Эштә туры сүзле, кырыс, таләпчән, ә тормышта киң күңелле һәм ярдәмчел кеше иде ул. Авылда гына түгел, районда да Мөхәммәтнур абыйның дәрәҗәсе югары булды. Пенсиягә чыккач та, җәмгыять эшләрендә актив катнашты ул. “Бердәмлек” газетасы нәшер ителә башлагач, авылыбыз тормышы турында матур-матур мәкаләләр, шигырьләр язып җибәрә иде. Мөхәммәтнур абый, гомумән, авыл тарихында тирән эз калдырган шәхес.

Быел, якынлашып килүче Совет Армиясе көне алдыннан, авыл активистлары Мө­хәммәтнур Шириязданов ис­тә­легенә чаңгы ярышлары үткәрергә ниятләделәр. Аның шигырьләр язуын, “Камышлы хәбәрләре” һәм “Бердәмлек” газеталары белән хезмәттәшлек итүен дә искә алып, әдәби кичә уздыру да күздә тотыла.

Габдулла хәзрәт МӨХӘММӘТКӘРИМ, Иске Ярмәк мәчете имамы.

Камышлы районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1554

Один комментарий

  1. Хамматнур Абый. Я его очень хорошо помню в моем сознании он остался очень хорошим человеком, педагогом с большой буквы знающим свое дело умеющим проникать в детские души, преобразовывая их, учил их честности, добросовестности, трудолюбию. Учил уважать старших, и не обижать младших. Последний раз я его видела у Ж/Д вокзала в Самаре возвращающимся в родную деревню после встречи с ветеранами ВОВ. Вечная память ему и низкий поклон.