Үткән якшәмбедә өлкә Халыклар дуслыгы йортында бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан әдәби кичә узды. Чараны Фәрхәт һәм Альбина Мәхмүтовлар җитәкчелегендәге өлкә “Туган тел” татар оешмасы яшьләре оештырган иде.
Кичә бик җылы атмосферада узды. Алып баручылар Илнур Бикулов һәм Гүзәлия Кадыйргулова Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырдылар. Аларның сөйләве шагыйрьнең төрле елларда иҗат иткән шигырьләрен уку белән үрелеп барды. Яшьләр генә түгел, өлкә “Туган тел” татар оешмасы каршында эшләгән “Мин — Ниса” хатын-кызлар түгәрәгенә йөрүче апалар да чыгыш ясарга әзерләнеп килгән иделәр.
Бөек Ватан сугышы темасына язылган “Бүреләр” (Эльмира Мәҗитова укыды), хатыны Әминәгә багышланган “Ышанма” (Илнур Биккулов), “Яулык” (Фәния апа Биккулова), кайнар мәхәббәт хисләре ташып торган “Сөю” (Җәмилә Шәрифуллина), кешелек турында “Бер үгет” (Әлфия апа Газизова) шигырьләре тамашачыларны тирән уйга чумдырса, Рәхимә апа Кодралиева укуындагы “Хәдичә” дип аталган юмористик шигырь күңелләрне күтәреп җибәрде.
Шагыйрьнең Ана образы чагылдырган әдәби әсәрләре дә байтак. Аларда Җәлилнең иң изге хисләре, йөрәктән кайнап чыккан кичерешләре, уй-хыяллары чагылган. Шуңа күрә мондый әсәрләр укучылар күңеленә дә юл таба. Бу әдәби кичәдә дә “Яшь ана” (Тәнзилә апа Арсланова) һәм “Бала йокысы” (Адилә Сөләйманова) шигырьләре күпләр күңелендәге иң нечкә кылларны тибрәндергәндер, мөгаен.
Фәния апа Бәйрәмова, Рушания апа Гыйләҗева, Адилә Сәгъдиева да сәхнәгә күтәрелеп, Муса Җәлилнең шигырьләрен бик эчтәлекле итеп укыдылар. Ә иң истә калганы Тәлгать Хөснелгатин чыгышы булды. Саф татар телендә Муса Җәлилнең шигырьләрен яттан сөйләгән 5 яшьлек бу малайны тамашачылар алкышларга күмде.
- Тагын да шулай матур шигырьләр өйрәнеп кил, — дип өлкә “Туган тел” оешмасы директоры Фәрхәт Мәхмүтов Тәлгатькә кечкенә бүләк тә тапшырды. — Бүгенге кебек әдәби кичәләргә яшьләр күбрәк йөрсен иде. Чөнки аларга дөрес тәрбия бирүдә татар шигъриятенең роле зур. Әхлаки тәрбиядән тыш, шагыйрьләребезнең иҗаты балаларга телебезнең матурлыгын, байлыгын, тел хәзинәсен тирәнтен аңларга да ярдәм итә.
Кызганыч, бүген төбәгебезнең кайбер татар авылларында ана теле факультатив буларак кына укытыла. Монда инде әллә грамматиканы, әллә бөек шагыйрьләребезнең иҗатын өйрәнергә. Муса Җәлилнең “Җырларым” дип аталган шигыре искә төшә:
… Сездә минем бөтен
тойгыларым,
Сездә минем керсез
яшьләрем.
Сез үлсәгез, мин дә
онытылырмын,
Яшәсәгез, мин дә яшәрмен…
Ана телебезне саклап, балаларыбызны, оныкларыбызны татар әдәбияты белән таныштырыйк, милләттәшләр, шундый әдәби кичәләргә бергәләп йөрик. Берничә елдан яшь буын: “Муса Җәлил кем ул?” — дип сорамасын берүк…
Алия Арсланова.
Римма Нуретдинова фотосурәте.
Көз җитте
Киң болыннарда
Агачлар, гөлләр
Кибеп сулдылар.
Елга-күлләрдә
Көзге салкыннан
Көннәр суынды,
Урман-кырларда
Чишмәләр тынды.
Безне калдырып
Кошлар да китте.
Уйсу җирләрдә,
Сулар туңдылар.
Кошлар шикелле
Бергә гөр килеп,
Мәктәптә укыр
Вакытлар җитте.
Суык бабай
Суык бабай, кил безгә
Яңа ел бәйрәменә.
Чыршы әйләнәсендә
Җыр җырлап әйләнергә.
Ефәк-кушак билеңдә,
Көмеш балта кулыңда,
Зифа буйлы бер чыршы
Үсеп тора юлыңда.
Балтаң белән чыршыны
Кисеп аудар чанаңа.
Ул киенеп-ясанып
Килсен безнең арага.
Уенчыклар-бүләкләр
Безгә тагын алып кил,
Соңга калма, бабакай,
Атлап түгел, чабып кил.
Әтәч
Таң ата бугай, әтәч
кычкыра
Кикрикүк, кикрикүк.
Я сузып кына,
Я бик еш кына,
Кикрикүк, кикрикүк.
Без дә уяндык
Әтәч тавышына:
Кикрикүк, кикрикүк.
Бакчага килдек,
Ашыга- ашыга,
Кикрикүк, кикрикүк.
Сәгать
Сәгать суга: “Даң, даң!..”
Хәбәр бирә таңнан:
Бакчага барырга
Унбиш минут калган.
Сикереп торды Марат,
Күрә — эшләр харап.
Тагын соңга калган
Шулай йокыга карап.
Сәгать йөри:
“Келт-келт!..
Тиз бакчага кит, кит!..”
Марат аңа дәшә:
«Тукта, мине көт, көт!..»
Сәгать җырлый: “Диң,
диң!..
Мин бит туктый белмим.
Моннан ары, зиң, зиң!
Миңа карап йөр син».
Муса Җәлил.
КОНТЕКСТ:
ФОТООТЧЕТ: в Самаре прошел литературно-художественный вечер, посвященный Мусе Джалилю
Просмотров: 1881