Намаз укуның савабы

i3Намаз укыган һәр кешенең

Уй-фикерләре үзгәрер.

Дөнья байлыгын этәреп,

Күңелләренә иман керер.

Намаз туры юл күрсәтер

Юлдан язган мөэминенә.

Ярлыканыр һәр гөнаһың,

Гыйбадәт кылсаң Тәңреңә.

Төшенкелеккә бирелмә син,

Бер Ходаем безнең янда.

Һәрбер юлың башы булсын

«Ля илляһи иллаа-аллаһы…»

Авырлыкка сабыр итеп,

Авырудан шифа сорап,

Зәкят, садакаңны биреп,

Сыен син бер Ходаеңа.

Тәмуг утыннан пәрдә булып,

Җаныңны җәннәткә салыр.

Биш вакыт укылган намаз

Гүр газабыннан коткарыр.

Йә, Ходаем, сорыйм Синнән,

Алып барчы изге юлдан.

Динем булсын минем — Ислам,

Калебемдә булсын иман.

Наилә ХӨСӘЕНОВА.

Самар шәһәре.

samtatnews.ru

Просмотров: 1063

Комментирование запрещено