«Төннәрен атларга терәлеп йоклый»

lk854049306a09b9Мартның ундүрте минем өчен кадерле дата. Чөнки әткәй туган көн. 92 ел элек Рәхмәтулла бабамның гаиләсендә дөньяга бер уллары аваз сала. Ул безнең әткәй була. Ләкиндә шатлык озакка бармый. Хәллерәк яшәгәннәрне кулак диеп себергә сөрәләр. Булган мал-мөлкәтләрен тартып алалар. Бабам да шул исемлеккә эләгә. Малсыз  калалар. Өйләрен сүтәләр. Үзләрен подвалга чыгаралар. Гомер буена җыйган мал җилгә оча.

Авырлыкларга түзә алмыйча бабамның исәнлеге какшый. Күзләре күрмәскә әйләнә. Әбиебез дә өйдән чыгып китә. Бала дөм сукыр бабай кулына кала.

Баланы исән калдыру ниятеннән, бабам авыл буйлап нарасый белән хәер сорашып йөри башлый. Әткәй үсә төшкәч, үзе генә хәер сорашып йөри башлый. Үзе бабайны ашатучыга әйләнә. Ул вакытта халык үзе дә ач була бит әле. Рәхмәт мәрхәмәтле авылдашларыма. Кайсысы мичтә тәгәрәткән бәрәңге, кемдер алабута ипиен биреп чыгаралар.

Халкым:»Хәерчегә җил каршы», дигән бит. Нәкъ минем әткәй турында әйтелгән диярсең. Әтигә биш яшь тулганда бабай үлеп китә. Менә шунда башлана инде әтиемнең ятимлек ачысын күрүләр.

Сукыр булса да, чирле булса да, әткәй балага бабай терәк була әле. Хәзер ул бердәнбер терәксез кала. «Үлгән артыннан үлеп булмый», ди бит татарым. Яшәргә кирәк. Тырмашырга кирәк. Яшьлек үзеннән-үзе малайга дәрт биреп тора.

Бала салкын подвалда тәненә җылы җыя алмый.Көне буе хәер сорашып йөргәч төннәрен ат абзарына барып атларга терәлеп йоклый торган була. Өстендә киеме, аягында чабатасы булмый.

Шулай бервакыт авыл клубында кино карап йокыга китә. Әткәйнең сөйләгәне истә. «Төн уртасында уянып киттем. Күзләремне ачсам, клубның мич артында утырам икән. Күзем сәхнәгә төште. Күрәм, кемнәрдер чалдыр-чолдыр акча тавышлары чыгарып акча уйныйлар. Яхшылап текәлеп карасам, болар кешеләр түгел. Мин күрмәгән, мин белмәгән җан ияләре. Куркуымнан катып калдым. Посып утыра бирдем. Авылда әтәчләр кычкыра башлагач кына, бу җан ияләре берәм-берәм сәхнә чокырына чума башладылар. Тавышлары тынгач сәхнәгә күтәрелеп алар чумган җирне карадым һәм гаҗәпкә калдым. Анда бернинди тишек фәлән юк иде».

Без үскәндә әткәй төннәр буена башыннан кичергәннәрне сөйли иде. Ә без аның алты баласы аны йотлыгып тыңлый идек. Үсмер яшькә җиткәч, әткәй олы агайлар белән колхозда эшли башлаган.

«Кайда җибәрсәләр дә,үз эшен җиренә җиткезеп башкара иде», дип сөйләделәр авылдашларым.
Көзләр җиткәч атлар, үгез җигеп районга ашлык ташыган.

Ач, ялангач булса да, белемгә бик тартылган. Дүрт кенә сыйныф укыса да,укымышлы кешеләр исемлегендә йөрде. Күп укыганлыгы аркасында күпне нәрсәне белә иде.   Шуңа да олылар да аңа киңәш сорап киләләр иде.

Мең кыенлыклар күреп, бозык юлга басмыйча, әткәебез менә дигән егет булып үсеп җитә. Дәһшәтле сугыш башлана. Башкалар белән бергә әтине дә яу кырына алалар. 1942 елның август аеннан 1946 елның февраль аена кадәр сугышып илебезнең бәйсезлеген яклауда үзенең бәяләнмәс өлешен кертә. Контузияләр алып, тән җәрәхәтләре белән туган авылына кайту бәхетенә насыйп була. Әткәйнең орден-медальләрен бүген дә күз нурыдай саклыйбыз.

Язуымның сәбәбе гади. Беркемгә дә ятимлек ачысын күрергә язмасын. Һәр бала әти-әни назын тоеп яшәсен иде.
 
Гөлсинур ГАФУРОВА.
 
Яңа Ярмәк авылы,

Камышлы районы.

«Сәлам» газетасы.

Просмотров: 1105

Один комментарий

  1. И АЛЛАХЫМ ТАШЛАМА БЕЗ ГОНАХЛЫ БЭНДЭЛЭРЕНЕ!!!!!!!!