Быел Самараның Киров мәйданындагы Мәдәният сараенда үткән Сөмбелә бәйрәмендә бер төркем милләттәшләребезне, өлкәбезнең авыл хуҗалыгы алдынгыларын — Елховка районының “Игенче” җәмгыятенең баш агрономы Юныс Кәнәфиевне, Похвистнево районының хезмәт ветераны Нурсалих Кәримовны, 35 ел буе Шенталы районының төрле җәмгыять оешмаларында һәм предприятиеләрендә хезмәт иткән Әсгать Ханнановны, Камышлы районының “Байком-Сервис” җәмгыяте директоры Мәсгут Ибәтовны, “Макаров В.В.” крестьян-фермер хуҗалыгы хисапчысы Әлфия Вәлиеваны, озак еллар Кошки районының Тупли авылында (хәзер ул Елховка районына керә) колхоз рәисе булып эшләгән, соңрак район авыл хуҗалыгы идарәсе белән җитәкчелек иткән Мәсгут Кыямовны хөрмәтләделәр. Бәйрәмдә аларга өлкәнең авыл хуҗалыгы министры урынбасары Роман Некрасов Мактау грамоталары тапшырды, ә Самара шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рифкать Хуҗин кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләде. Тамашачылар бу алдынгы хезмәткәрләрне көчле алкышларга күмделәр.
24 сентябрьдә дөнья күргән “Бердәмлек”нең 39нчы санында “Аларның хезмәте ихтирамга лаек” дип аталган язмада Мәсгут Сәхаб улы Кыямовның рәсеме астында ялгыш Әсгать Харис улы Ханнанов дип язылган иде. Без шушы хатабыз өчен Мәсгут һәм Әсгать агалардан, бәйрәмне оештыручылардан һәм укучыларыбыздан гафу үтенәбез.
Бүген сезнең игътибарыгызга тәкъдим ителгән өстәге рәсемдә (сулдан уңга) Самара шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рифкать Хуҗин, Әсгать Ханнанов, Нурсалих Кәримов, Мәсгут Ибәтов, Әлфия Вәлиева, Мәсгут Кыямов, Юныс Кәнәфиев һәм өлкә авыл хуҗалыгы министры урынбасары Роман Некрасов сүрәтләнгән. Ә астагы рәсемдә Роман Викторович Мәсгут Кыямовка Мактау грамотасы тапшырганда.
Әминә ШИҺАПОВА.
КОНТЕКСТ:
Аларның хезмәте ихтирамга лаек
* * *
При полном аншлаге прошёл осенний праздник «Сэмбелэ» (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Просмотров: 1656