Иртәгә, 1 октябрьдә, бөтен Россия буенча Өлкәннәр көнен бәйрәм итәчәкләр
Бер карасаң, картлык бит ул
Артык зур кайгы түгел,
Ләкин никтер үз алдына
Торный да тора күңел.
Нишлисең бит бүген — безгә,
Иртәгә килә сезгә.
Кайчан гына яз иде бит,
Җиткән инде көзе дә…
Картлык белән җиңешергә,
Көрәшергә юк чара.
Димәк, һәркем сабыр итеп,
Гамәл кылсын бичара.
Шаһитҗан ГАЛИЕВ.
Сызран шәһәре.
Просмотров: 1750