Яши әле, яши Әбдекием! / Регистрация заключения брака с элементами татарских свадебных традиций

%d1%81%d0%b2%d0%b0%d0%b4%d1%8c%d0%b1%d0%b0

Рамил белән Әлинә Рәҗәповлар да тормыш юлыннан бергә атлый башладылар.

9 июльдә Шенталы районының Татар Әбдекие авылында гөрләп өлкә Сабан туе узды. Бу зур чара турында бик күп язылса да, аны оештыручыларга, барлык ярдәмчеләргә, катнашучыларга, ерак юлны якын итеп безнең бәйрәмебезне зурлап килгән кунакларга бөтен авыл халкы исеменнән чын күңелдән рәхмәт әйтәсе килә. Сабан туйлары булып торса, анда яшьләр очрашсалар, танышсалар, өйләнешсәләр, нәни бәбиләр алып кайтсалар — авылыбыз яшиячәк әлә.

Күптән түгел Рамил белән Әлинә Рәҗәповлар да тормыш юлыннан бергә атлый башладылар. Әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләре буенча чын мөселманча туй ясадылар. Яшьләр әтиләренә түбәтәйләр кидерделәр, әниләренә яулык бәйләделәр. Бу ихтирам итү билгесе. Тормышлары бай һәм татлы булсын өчен яшьләргә ипи белән бал каптырдылар. Килен көянтә-чиләк белән су китерде. Авыл мәдәният йортында оештырылган «Сердәш» ансамбленең чыгышы туйны тагын да күтәреп җибәрде, барлык кунаклар бергәләшеп җырлап-биеп күңел ачты. Тәбрикләүчеләр яшьләргә гаилә бәхете, озын һәм тигез гомер, тыныч, тату тормыш теләделәр. Без дә аларга кушылабыз һәм Аллаһы Тәгаләдән Рамил белән Әлинәгә ак бәхетләр сорап калабыз.

%d1%81%d0%b2%d0%b0%d0%b4%d1%8c%d0%b1%d0%b0Татар Әбдекие авылы мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рәзидә ШӘКҮРОВА.
 Шенталы районы.

* * *

Отделом ЗАГС муниципального района Шенталинский проведена торжественная государственная регистрация заключения брака с элементами татарских свадебных традиций в рамках проекта «Фестиваль национальных свадеб — 2016» граждан России Рамиля и Алины Резяповых.

Молодых приветствовал фольклорный татарский ансамбль «Сердэш» села Татарское Абдикеево (художественный руководитель — Р.Шакурова). Были представлены элементы обряда:  встреча молодоженов родителями с караваем и медом; дарение невестой национальных головных уборов родителям жениха – тюбетейки и белого платка;  задорные татарские песни и танцы.

12 В мероприятии приняли участие начальник отдела культуры администрации муниципального района Шенталинский  Н.В.Платонова, председатель татарского национального общества «Нур»  Н.И.Сафина, сообщает управление ЗАГС Самарской области.

Просмотров: 1984

Комментирование запрещено