Татар тамашачысын ничек югалтмаска?

e46c15c26f33c2580194f6ccd6cd2d7e_500_0_0ТР Министрлар Кабинетында театрларның яңа сезон ачылышына багышланган брифинг узды. Анда яңа сезон яңалы­­к­лары белән бергә, борчыган сорауларга җавап табу талпынышы да булды. Тамашачыны җәлеп итү чаралары белән беррәттән, татар тамашачысын ничек сак­лап калырга дигәнен кү­тәрдек. Кызганыч, соңгысына җавап табылмады.


Театр җи­тәк­челәрен бер­гә җыеп ки­ңәшмә уздыруның үз сәбәбе бар. Беренчедән, һәрбер коллективның яңа­лык­лары шактый, икенчедән, күбесе юбилейларын бил­ге­ләп үтәр­гә җыена. Өстәвенә, Татарстан мәдәният минис­тры урынбасары Эльвира Камалова билгеләп үткәнчә, театр юнәлеше һәрчак өстен­лек­ле булган. Моңа дәлил итеп ул театраль чараларга мил­лионга якын кеше йө­рүен, ел әйләнәсендә 400 мең­нән артык тамаша әзер­ләнүен сөйләп узды. Узган сезонда Татарстанда 66 премьера чыгарылуын да зур канәгатьлек белән билгеләп үтте.

Башкаларны уздырып бии­се килми, үземне уздырасым килә. Качалов исемен­дәге Зур драма театры баш режиссеры Илья Славуцкий сүзен әнә шулай башлады. 225 еллыгын зурлап үткә­рергә җыенган коллектив Шекс­пир­ның “Укрощение строптивой”, Гогольнең “Женитьба” кебек әсәрләренә тукталган.

Г.Камал исемендәге академия театры директоры Илфир Якупов әйтүенчә, алар­ның да яңалыклары шактый:

– Быел без сәхнәдә 110 еллыгыбызны билгеләп үтә­чәк­без. Сезонны, гадәттәгечә, 7 октябрьдә “Зәңгәр шәл” спек­такле белән ачабыз. Элек­кеге матур гадәтне искә төшереп, ачылу чараларын урамнан ук башлыйбыз. Аннан соң 8-9 октябрьдә “Җил­кәнсезләр” (Кәрим Тинчурин) спектакленең премьерасы булачак. Аны чакырылган режиссер Г.З.Цхвирава сәхнәләштерде. Олуг режиссер Марсель Сәлимҗанов­ның туган көнендә Зөлфәт Хәким әсәре буенча сәхнә­ләш­тергән “Бармы ришвәт­тән дәва” спектаклен тәкъ­дим итәчәкбез. Тәҗрибәләр урыны булган Кече сәхнә быел шагыйрьләр мөнбәренә әве­релә. Әйтик, быел Хәсән Туфан иҗатына багышланган шигъри композиция (режиссеры – Айдар Җаббаров) әзер­ләнә һәм репертуарга кертелә.

Муса Җәлил исемендәге опера театрларының да, Яшь тамашачы, Тинчурин театр­ла­рының да репертуарлары кызыклы. Г.Кариев исемен­дәге Яшь тамашачы театры исә, безнең театр чеп-чи рус сыйныфларына кереп тә, татарча спектакль уйный, дигән сүзләре белән уйланырга мәҗбүр итте. Бу бит татар театрларының зарлана-зарлана русча спектакльләр уйнап йөргән заманда! Күп­тән түгел без премьерага барып кайткан Минзәлә театры директоры Роберт Шәймәр­данов үзләренең балалар өчен русча уйнауларын мә­дә­ниятнең кирәксез булуы белән аңлаткан иде: “Кызганыч, илдә мәдәниятне кирәк дип белү юк. Ә мәдәният үзе белән әдәбиятны, сәнгатьне тарта. Әдәбият бетә бара. Мәдәниятнең үгисетелүе мә­гарифкә суга. Мәсәлән, бүген татар артистлары мәктәп­ләребезгә Тукай әсәре белән керә алмый. Шуңа күрә без икенче юллар эзләргә мәҗ­бүр – артистларны русча өйрәтеп, Мари Иле, Башкортстан, Киров, Оренбург өлкә­ләренә спектакль­ләр белән чыгабыз. Татар артистын өйрәнеп чит республика, өл­кәләрдә русча уйнатырга мәҗ­бүрбез. Үзебез уты­рган ботакны үзебез кисү дип атала бу”.

Кәрим Тинчурин исемен­дәге драма театрының баш режиссеры Рәшит Заһидул­лин исә беркайчан да мондый алымга бармаячагын, бер генә тамашачы калса да татарча уйнаячакларын белдерде. Камал театры да бу мәсьәләдә катгый тора. Башка коллективларның бала­лар­га русча уйнавын ул, без­нең тамашачыны юкка чыгару, дип бәяли. Мансур Ярмиев бу фикерләрне куәт­ләп, аңламыйлар дигән аң­лат­маны кабул итмәскә кирәк дип белдерә. “Без титрлар да кулланабыз, артистлар ба­лаларның аңламыйчарак кал­­ганын сизсә, русча кыстырып җибәрә, тәрҗемә эшлибез. Аңлату ысуллары бар, иренмәскә һәм чыгымнардан курыкмаска кирәк”, – ди ул. Дөрес, русча тамаша әзер­ләү театрларга финанс ягыннан отышлы. Әлеге дә баягы, театр хезмәт күрсә­түчеме, тау­ар сатучымы дигән сорау калкып чыга. Бүген Буа, Чаллы, Әлмәт, Минзәлә кебек зур шәһәрләрдәге театрлар русча спектакльләр уйный. Мо­ның нәрсәгә китерәсе билгеле, ләкин бу хакта уйларга куркабызмы, уйлыйсы килмиме икән? Бәлки Мә­дәният министрлыгының бу уңай­дан театр коллективларына тәкъ­димнәре бардыр? Бу сорауны без Эльвира Камаловага юлладык һәм менә шушындый җавап ишеттек:

– Тел мәсьәләсе бик җит­ди. Әмма беренче чиратта театраль тауарны алга җибәрү мәсьәләсе тора. Әгәр Буа һәм Минзәлә театрлары кайбер әсәрләрен русча куялар икән, бу алар үз театрларын зуррак аудиториягә танытасылары килүдән һәм башка телдә сөйләшүче балаларны да театр сәнгатенә якынайту өчен эшләнә. Шулай да татар әдәби телен, рус әдәби телен пропагандалау да, мөгаен, театрлар өчен мөһим мәсьә­лә­дер. Театр беренче чиратта мәдәни агарту мәсьәләсен күтәрә. Икенче сорау – тел мәсьәләсе. Шул телдәге ауди­ториягә генә хезмәт итү – ул бер мәсьәлә. Киңрәк аудиторияне мәдәни агарту бурычын куябыз икән – моның да бернинди хилафлыгы юк. Татарстанда татар тамашачысы өчен дә чаралар җитәрлек.

Туфан абый Миңнуллин­ның Дәүләт Советында ясаган соңгы чыгышы искә төште. Ул: “Без хәзер культурага бер примитив нәр­сәгә караган кебек кенә карарга керештек. Культура бит ул – кешенең яшәү рә­ве­ше, аның рухы, иманы. Әгәр дә безнең эчке культурабыз җитми икән, без беркайчан да алдынгы ил, алдынгы милләт була алмаячакбыз”, – дигән иде. Үзе­без­не мил­ләт буларак таныйбыз икән, без нинди тел­дәге мәдәни продуктка талымлы булырга тиеш соң?

Гөлинә ГЫЙМАДОВА.

“Ватаным Татарстан”(№ 142, 28.09.2016).

Просмотров: 1478

Комментирование запрещено