Туксанда

2d3486010818573a9170ab2b67cb4fb0_mИртәгә, 1 октябрьдә, бөтен Россия буенча Өлкәннәр көнен бәйрәм итәчәкләр

Әби белән бабайга

Тулды бүген туксан яшь.

Икесенең дә башында

Җитен төсле ап-ак чәч.

Әби чәчен күрсәтмәс өчен

Тыккан яулык астына.

Бабайның түбәсе пеләш,

Йөрәге — уналтыда.

Әби сөйли, сүзе чыкмый,

Авызында тешләре юк.

Бабайның колагы ишетми,

Әбекәйдә эше юк.

Бабаена аңлашылмый,

Ишетмәгәч нишләсен?

Ерылып китте әбинең

Буылып яткан чишмәсе.

Аяз көндә яңгыр яуды,

Әби түкте яшьләрен.

Буятып кайтырга булды

Җитендәй ак чәчләрен.

Каш каралган, чәч буялган,

Футболка, шорты кигән.

Бабай көлә эчен тотып,

Каян килгән бу тилгән?

Бабай түзмәде, киде парик

Минем исемем, ди, Гарик.

Әби көлә эчен тотып

Пеләш башта юк шарик.

Бер-берсеннән көлештелер,

Кызык икән туксанда.

Яшь чакларын иска алып,

Утырдылар тупсага.

Терәлешеп утырып,

Сөйләштеләр туйганчы.

Әби табын хәстәрләде

Бабай чәйнек куйганчы.

Туксанда да була икән

Яратышу-сөешү.

Чәй янында төзеделәр

Ике арада килешү.

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы,

 Похвистнево районы.

samtatnews.ru

Просмотров: 1700

Комментирование запрещено