Интернет челтәрен «Татарка-Алтын» клибы «шаулатты» һәм «шартлатты»! Ира Смелаяның әлеге клибын көн дәвамында 600 меңнән артык кеше карады. Җырның авторы Ильяс Гафаров әйтүенчә, Ира – Чаллы кызы, яртылаш татар. Хәзерге вакытта Санкт-Петербург шәһәрендә яши һәм «Татарские будни» дигән видеоблог алып бара.
Клип Samsung оешмасы тарафыннан үткәрелүче клиплар бәйгесе өчен махсус төшерелгән. Җырны иҗат итүчеләр максатларына иреште булса кирәк, клип, чынлап та, интернет челтәрендә яшен тизлегедәй таралды. «Татарка-Алтын» клибы, аның башкаручысы турындагы фикерләрен белергә теләп, Татарстанның халык һәм атказанган артистлары белән сөйләштек.
Хәния Фәрхи: Татар кызының «т» хәрефе дә юк! Клип коточкыч!
ИлСаф: Мин бу клиптан бер дә канәгать түгел. Россия халкы – сатлыкҗан халык, үз кыйммәтен күрә һәм бәяли белми. Ни өчендер Европага табыналар. Музыка, клип буенча чит илгә охшарга, артта калмаска тырышалар…
Зәйнәб Фәрхетдинова: Җырчы кызга афәрин! Клипны үзенчәлекле итәргә теләгән һәм моңа ирешкән!
Айгөл Бариева: Нинди сәнгать, нинди зәвык?! Бу сүзләр монда, гомумән, якын торырга тиеш түгел. Бердәнбер плюс – татар телендә! Калганы коточкыч! Татар кызлары нинди булмаска тиеш – бу клип шул хакта.
Илнар Сәйфиев: Клип миңа ошамады! Җырның да, клипның да мәгънәсе, эчтәлеге бөтенләй юк.
Илсөя Бәдретдинова: Клипны ике тапкыр рәттән карадым. Минемчә, мондый клиплар да булырга тиеш. Яшьләр чит илнең Риана кебек җырчыларын, аларның ярымшәрә төшкән клипларын кабул итә, төнге клубларда шул җырларга бии. Чит илнекенә биегәнче, татарныкына биесеннәр. Бәлки минем белән килешмәсләр, ләкин руслашып беткән татар яшьләре «задница»ның татарчасын белсә дә, клипның файдасы бар дигән сүз. Кыз татарча җырлый, үзен «мин алтын», ди. Һәр кеше үзенә кадерле. Кеше үзен алтын дип саный икән, моның нинди начар ягы бар? Бөтенләй шәрә төшмәгән, суицидка өндәми. Мондый клипның да булырга хакы бар, дип уйлыйм.
* * *
29 ноябрь көнне YouTube видеохостингында «Татарские будни» блогын алып баручы Ира Смелая башкаруында «Татарка — Алтын» клибы урнаштырылган иде. Хәзерге мизгелгә, ягъни бер көн эчендә, клип 536 429 мәртәбә каралган, ул перепостлар хисабына социаль челтәрләрдә тарала.
Клип җырының авторы — татар альтернатив музыкасын алга сөрүче Yummy Music студиясе җитәкчесе, рэпер Ильяс Гафаров «Татар-информ» хәбәрчесенә Ира Смелаяның тумышы белән Яр Чаллыдан, милләте буенча яртылаш татар булуын әйтте. Сүзләр язарга заказны ул бер атна элек алган. «Клип төшерүнең төп максаты — Samsung компаниясе үткәргән клиплар конкурсында катнашу. Шуның өчен вируслы (ягъни социаль челтәрләрдә перепостлар аша таралучы) клип кирәк булган. Җырны татар телле итәргә теләве дә табигый — Ира Смелаяның видеоблогы да «Татарские будни» дип атала бит», — дип аңлатты Ильяс Гафаров.
Клиптагы җырның сүзләре түбәндәгедән гыйбарәт:
Тыңла энем, сиңа сөйлим, татар кызы монда микрофонны җимереп ташларга бик тә тели.
Мин телим хайп, мин телим вайб, мин телим миллион лайк,
Мин телим бу бас белән сине бер мизгелдә аяктан егарга.
Кара миңа: мин очам Боинг кебек синең баш очыңнан.
Әйе, чыннан, сәхнәгә менгәндә минем тел кычыткан.
Бер караштан кызлар йомшак һәм бик оялчан.
Тик эчемнән мин һәрвакыт кычкырам:
Бизнес инде худ, безнең кызлар ут
Бизнес инде худ, безнең кызлар ут
Алтын, алтын, алтын, алтын,
Мин алтын.
Мин алтын, мин алтын,
Мин алтын матур чәчәк.
Нәрсәдән ясалган кызлар? Бәлки, алар ясалган йолдыздан?
Бәлки, алар ясалганнар айның якты нурыннан (кем белә)?
Бриллиант безнең дус (нәкъ шулай) безнең дус инстаграм (нәкъ шулай)
Ләкин күзгә карасам, ашап бетерәм тулысы белән (аааам).
Нәрсәдән ясалган егетләр? Төнлә алар явыз этләр.
Иртәсен уятып булмый, кылана гүя карт мәчеләр (мяу)
Ләкин мин аларны яратам, Ютубтан үземә каратам,
Артка чигенү юк, һәм мин үз эчемнән кычкырам.
Бүген интернетта җыр сүзләренең рус теленә тәрҗемәсе дә барлыкка килде.
«Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесе әлеге клипның тиз арада популярлык казануының сәбәбен сорап, татар яшьләре лидерларына мөрәҗәгать итте.
«Идел» татар яшьләре үзәге җитәкчесе Ләйсән Сафина клипка булган зур игътибарның сәбәбен рэп стилендә җырлаучы татар хатын-кызларының аз булуында күрә. «Минем клипка сүзләр язган авторга гына соравым бар — бу текстның мәгънәсе нәрсәдә? Бу җыр татар культурасын үстерүгә өлеш кертерме? Юк, әлбәттә, һәм автор аны үзе дә аңлыйдыр. Бу клип кыска вакыт эчендә күп караулар, лайклар җыю өчен генә эшләнгән. Хәзер яшьләр нәрсә күрергә тели, видеога шул кергән. Мин бу видеода мәгънә күрмәдем. Клипта татарлык юк, беренчедән, ярымшәрә кыздан миллилек көтәргә кирәкми, икенчедән, аның татарча белмәве дә сизелеп тора, тышкы кыяфәте буенча да ул татар түгел. Бәлки, татар телен ул дус татарлары аркасында гына сайлагандыр. Аннары, татар телендә җырлавы мөгез чыгару максатыннан да булырга мөмкин — мин татарча беренче булып җырлыйм да, популярлык казанам, янәсе», — дигән фикер әйтте Ләйсән Сафина.
Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин фикеренчә, клиптан һәм җыр сүзләреннән тирән милли мәгънә әзләү урынсыз. «Күренеп тора — клипны «вируслы» булсын өчен эшләгәннәр. Аның популярлыгына аптырарга кирәкми, чөнки Ира Смелая ул бик популяр видеоблогер, аның язмаларының һәммәсе күп карау җыя. Ул кызның кайда барганы, нәрсә ашаганы да интернет кулланучларга кызык икән, әлбәттә, җыры да популярлашып китүен юрарга була иде», — диде ул.
Җыр авторы Ильяс Гафаров та клиптан мәгънә эзләмәскә өнди. «Әмма шундый кызыклы күренешкә тап булдым — миңа татар музыкасын гомумән тыңламый торган танышларым бу клипны җибәреп, «Моны күрдеңме әле?» дип сорыйлар. Бу клипны алар татар заманча яшьләр культурасының яңа бер күренеше дип кабул иттеләр», — диде ул.
Википедиядәге мәгълүматлар буенча, Ира Смелая 1991 елда Яр Чаллы каласында туган. 16 яшьтән аерым яши, 20 яшендә Санкт-Петербург шәһәренә күченгән. Элек «Fashion Trashon» шоуын алып барган, хәзер исә видеоблог алып бару белән мәшгуль. «Семейка» (КликКлак), «Узнай-ка» (IlichShow) видеопроектларын алып бара.
Ира Смелаяның Ютубтагы видеоканалы 2014 елның 24нче июлендә ачылган. Хәзерге вакытта каналның 204 меңнән артык язылучысы бар.
* * *
На YouTube набирает популярность клип видеоблогера Ирины Смелой на песню «Алтын». Видео было залито на канал Samsung Russia 29 ноября. За 22 часа ролик набрал 619 тыс. просмотров. Видео также заняло пятое место в раздел «Тренды» на YouTube. В нем показаны самые популярные за последние время видео. «лайк» ему поставили больше 66 тыс. раз.
Клип с татарским рэпом участвует в «Битве клипмейкеров», снятых на смартфон Samsung Galaxy. Участников «Битвы» выбирали пользователи соцсетей, размещая свои варианты с хэштегом #битваклипмейкеров.
Ирина Смелая – видеоблогер YouTube. Ее канал создан в июле 2014 года. На 30 ноября 2016 года у него больше 268 тыс. подписчиков и свыше 18 млн просмотров. Смелая – уроженка Набережных Челнов. Последние несколько лет живет в Санкт-Петербурге.
Просмотров: 1201
Бу «алтынны» золотарь чыгарган.