Луиза Имангулова: «Кызганыч, татар җырларын мин сирәк башкарам, әмма бу хатамны төзәтергә сүз бирәм» / Луиза Имангулова: «К сожалению, я редко исполняю татарские песни, но обещаю исправить эту ошибку»

g569Тагын бер татар кызы “Голос”та җиңәргә ниятли.

Самара өлкәсенең Сукай авылында туып үскән татар кызы Луиза Имангулова “Беренче канал” уздыра торган “Голос” тапшыруының 5 нче сезонында җиңүгә өметләнә.

Луиза Имангуловага 31 яшь, хәзер ул Мәскәүдә яши һәм эшли. “Голос”ка ул “Колечушко» исемле халык җыры башкарып эләкте.

“Мин өч яшьлек чагымда ук халык җырларын һәм “Черный кот”ны көйләп йөргәнмен. Мәктәптә укыганда барлык иҗади чаралар, бигрәк тә музыкаль номерлар минем өстә иде”, — диде җырчы Луиза “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә.

Музыка буенча белемне ул иң элек музыка мәктәбендә, аннан мәдәният көллиятендә һәм Самараның мәдәният һәм сәнгать академиясендә алган.

“Лидерлык сыйфатлары миндә һәрвакыт аерылып торды”, — ди Луиза Имангулова.

Музыкага мәхәббәтне кызда әтисе тәрбияләгән. “Ул бик матур җырлый, гармунда һәм гитарада уйный. Әтием музыка уен коралларында уйнарга үзлегеннән өйрәнгән, әмма көйләрне профессионаллар дәрәҗәсендә башкара. Ул һәрвакыт безнең янда җырлый, гармунда уйный, төрле пластинкалар уйната иде”, — дип искә ала “Голос” катнашучысы.

Уңышка ирешү өчен үз хыялыңа таба атларга, бик күп эшләргә, үз көчеңә ышанырга кирәк, дигән фикердә җырчы.

 “Голос”та чыгыш ясап, үз-үземә ышанычым артты. Минем музыкамның тугры тыңлаучылары табылачагына ышанам. Бу исә музыкант өчен иң бөек хис”, — ди Луиза.

Җырчы үзенең татарча җырларны сирәк башкаруын да яшермәде. “Кызганыч, татар җырларын мин сирәк башкарам, әмма бу хатамны төзәтергә сүз бирәм. Әлегә мин татар көйләренең барлык нечкәлекләренә төшендерә алырдай педагог эзлим. Минем көйләремдә һәм башкаруымда шәрыкъ музыкасы чалымнарын күрергә мөмкин”, — ди Луиза Имангулова.

Татар җырларын сирәк башкарса да, мөселман гаиләсендә тууына горурлануын белдерде җырчы. “Татар хатын-кызлары чисталык, тыйнаклык, матурлыкның гәүдәләнеше. Мин мөселман гаиләсендә тууыма шатмын. Әмма башка диннәргә дә хөрмәт белән карыйм”, — диде Луиза Имангулова.

Ул 16 декабрь көнне проект кысаларында кабат чыгыш ясаячак. Моңа кадәр “Голос” проектының берничә этабын узган кыз алга таба көч сынашсын өчен аның өчен смс-хәбәрләр юллау шарт.

Мәгълүм булганча, 2013 елда “Голос” проектында Динә Гарипова һәм Эльмира Кәлимуллина 1 нче һәм 2 нче урыннарны яулаган иде. 2015 елда “Голос. Дети”да исә Сәйдә Мөхәммәтҗанова 3 нче урынга лаек булды.

“Татар-информ”. 

* * *

Уроженка села Сукай Самарской области Луиза Имангулова успешно прошла несколько этапов пятого сезона телепроекта «Голос» на «Первом канале».

31-летняя Луиза в настоящее время живет и работает в Москве. Во время «слепых прослушиваний» она исполнила народную песню «Колечушко», аккомпанируя себе на гуслях.

«Еще в трехлетнем возрасте я напевала народные песни и популярный тогда хит «Черный кот». В школе на мне были все творческие мероприятия, особенно музыкальные номера», – рассказала девушка корреспонденту ИА «Татар-информ».

После окончания музыкальной школы она поступила в музыкальный колледж, затем – в Академию культуры и искусств города Самары. Любовь к музыке в девушке от отца, который хорошо поет, а также играет на гармони и гитаре. «Папа учился игре на музыкальных инструментах самостоятельно, но исполняет музыкальные произведения на профессиональном уровне. Он всегда пел нам, играл на гармони, ставил различные пластинки», – вспоминает певица.

Луиза вспоминает, что всегда отличалась лидерскими качествами. «Для того чтобы добиться успеха, надо шагать к мечте, много работать, верить в свои силы», – считает она. Певица признается, что участие в проекте «Голос» прибавило ей веры в себя: «Уверена, что у моей музыки найдутся преданные поклонники. Это самое великое чувство для исполнителя».

Луиза Имангулова не скрывает, что редко поет татарские песни. «К сожалению, я редко исполняю татарские песни, но обещаю исправить эту ошибку. Пока ищу педагога, который смог бы объяснить мне все нюансы татарской песни. В моей музыке и моем исполнении можно уловить восточные мотивы», – сказала она.

Певица гордится тем, что родилась в мусульманской семье. «Татарские женщины – воплощение чистоты, скромности, красоты. Я рада, что родилась в мусульманской семье. Но с уважением отношусь ко всем другим религиям», – отметила певица.

16 декабря Луиза Имангулова снова выступит на сцене телепроекта «Голос». Зрители могут помочь ей победить на этом этапе, прислав SMS-сообщения во время прямого эфира.

В 2013 году первый сезон вокального телешоу «Голос» принес всероссийскую известность сразу двум исполнительницам из Татарстана – Дине Гариповой, занявшей первое место в конкурсе, и Эльмире Калимуллиной (2-е место). В 2015 году в детском конкурсе «Голос. Дети» третьего места удостоилась еще одна певица из Татарстана – Саида Мухаметзянова.

“Татар-информ”. 


КОНТЕКСТ:

Поддержим землячку-соплеменницу Луизу Имангулову! (ВИДЕО)

Просмотров: 1245

Комментирование запрещено