Ркаил Зәйдулла: «Мин сәясәтче түгел!» (ВИДЕО)

41b3b02166bc6b392e9d1ec568ded329_mӘдәбиятка яшь көчләр төркем-төркем булып килә, дип сөйли иде күренекле галимебез Мөхәммәт Мәһдиев. Газинур Морат, Ләбиб Лерон, Ләис Зөлкарнәй, Ркаил Зәйдуллалар – чирек гасыр элек әнә шундый төркемне тәшкил итүчеләр.

Язмыш сынаулары төрле кешегә төрлечә мөнәсәбәттә. Ләкин табигать тарафыннан бирелгән эчке куәт, иҗат кодрәте әлеге егетләрне ташламады. Шөкер, бүген инде алар әдәбиятның җигелеп тартучы фидаиләре арасында. Шуларның берсе – туры сүзле һәм кайнар йөрәкле Ркаил Зәйдулла.

– Ркаил абый, сезне «гыйсъянчы шагыйрь» диләр, моңа үзегез ничек карыйсыз?

– «Гыйсъянчы» дигән сүзгә, дөресен генә әйткәндә, мин шикләнеп карыйм. Гыйсьянчы, икенче төрле әйткәндә, фетнәче дигән сүз. Әлбәттә, минем холкым ул кадәр соклана торган түгелдер, ләкин шагыйрьне бит иҗатына карап  билгелиләр. Гыйсъянчылык, ниндидер протестчылык ул, әлбәттә, теләсә кайсы шагыйрьгә хас сыйфат булырга тиеш. Шагыйрь ул, гомумән,  рухи оппозициядә торырга тиеш дип саныйм. Аның кыйммәте дә шунда. Эстетик хәзинә буларак та аның иҗаты игътибарга лаек. Беренче нәүбәттә, әсәрләренең эстетик кыйммәте югары булсын! Иҗатчының (бу очракта шагыйрьнең) холкы аның иҗатында чагыла, бу инде тумыштан бирелә. Тыныч кына йөрүче кешеләр дә бар. Татар халкында «Ир-егетнең йөрәгендә иярләнгән ат  ята»,  дигән мәкаль бар. Кайберәүләрнең экспрессиясе, хисләре тышка бәреп чыкмаска да  мөмкин. Ә иҗатында  ул барыбер чагыла, чөнки кеше үзен яза бит.

– Мишәрлек иҗатта ярдәм итәме?

– Мин үзем «мишәрлек» дигән  сүзгә көлемсерәп карыйм. Үзара сөйләшкәндә, шаяру формасында «син – мишәр, мин – мишәр» дияргә мөмкин. Ә гомумән яшәү рәвешендә, тормышта  мишәрләрнең аерым бер холкы  бар дип уйламыйм. Татар халкына нинди сыйфатлар хас булса, мишәрләрдә дә – шул ук.  Мишәрләр этник берәмлек түгел. Урта гасырларда  алар Алтын Урда татарлары булганнар, аңарчы – кыпчак халкы. Танылган тарихчы Әзһәр Мөхәммәдиев, аларның тамыр очын, гомумән, хазарларга  тоташтыра, чөнки  аларның  идарә итә торган бер кабиләсе «ц» белән сөйләшкән. «Коман мәҗмугасы»нда,  ягъни «Кодекс куманикус»та бу теркәлеп тә калган. Ул сүзлекне бит итальян сәүдәгәрләренә Алтын Урдада аралашырга җиңел булсын өчен, махсус чыгарганнар. Анда, әлбәттә, аерым бер төбәкнең шивәсен түгел, ә дәүләт телен теркәгәннәрдер, дип уйлыйм. Шуңа күрә «мишәр» дигәндә,  аерым бер халыкны күз алдында тотарга ярамый. Кырым татарлары белән дә аралашкан бар. Аларда да – шул ук менталитет. «Мишәр» дигән сүзнең килеп чыгуына тукталсак, ул – географик нигезле атама. Кырым – шәһәр исеме (аны «Иске Кырым» дип тә атыйлар). Казан татарлары  Казан шәһәренә нисбәтле. Ә мишәрләр, «Мещера» дигән шәһәргә, хәзерге Касыйм каласына мөнәсәбәтле. Менә шул тирәдә яшәгән татарларны  мишәр татарлары дип атаганнар…

– Сезнең «Татар булып калыйк, егетләр!» дигән шигырегезне, шәхсән үзем татарның гимны булырлык дип саныйм. Бу әсәрегезне сез мәктәп яшендә язгансыз икән бит…

– «Безнең мирас» журналында бик кызыклы материал чыгып килә. Хәсән Туфан үлгәч, Рифә Рахман  аның архивын барларга җибәрелә. Рифә ханым ул архивтан минем хатны табып алган. 1977 елда язылган  ул. Мин ул чагында унбиш яшьтә булганмын. Менә шул хатта: «Минем шигырьләрне укып бәя бирегез әле. Шигъриятнең мәҗнүне Ркаил Зәйдуллин», – дигәнмен. Бу табыш минем өчен дә көтелмәгәнрәк булды. «Татар булып калыйк, егетләр!» шигырен шул вакытта Хәсән агага җибәргән булганмын икән. Әйе, дөрес, мәктәптә укыганда, ундүрт яшемдә язылган шигырь ул.

Ркаил абый, 14 яшьтә милләт язмышын кайгырткан фәлсәфи әсәр тудыргансыз, бер карасаң, шагыйрь егет мәхәббәт хакында язар иде кебек. Мәхәббәт  шигырьләрегез күзгә чалынмый. Хатын-кызларны яратмыйсызмы әллә?

Бәлкем,  публицистик шигырьләрем халык арасына күбрәк кереп киткәнгә күрәдер ул. Әлбәттә, мәхәббәт турында шигырьләрем шактый. Алар бер җыентыкны тәшкил итә. Аерым бер җыйнак кына китап чыгарырга да мөмкин. Мәктәптә укыганда ук, «борынга ис керә башлагач», беренче мәхәббәтемне хәтерлим. Ул хакта юмор белән язган да идем. Өлкән сыйныфларда укыганда,  минем дәфтәрләрдә  «ләззәтле газап»  юллары шактый теркәлгән. Үземнең хисләрне белдергәннәре дә бар. Сезнекедәй фикер тумасын өчен, бер җыентыкка туплап чыгарырга кирәк булыр әле…

Сез драматургия өлкәсендә дә ярыйсы ук танылдыгыз…

Режиссер Ренат Әюпов  соңгы берничә елда минем әсәрләр буенча Г.Кариев исемендәге Яшь тамашачы театрында өч спектакль чыгарды. «Айрыз батыр», «Артист» әсәрләре куелды. Аның белән «җеннәребез килешә». Фикердәшлек, теләктәшлек тә бар. Фәрит Бикчәнтәев белән дә әдәбият турында сөйләшеп утырабыз, фикерләр шулай ук туры килә. Әле аның минем әсәргә тотынганы юк. Зифа Кадыйрова әсәре буенча пьеса яздым, аны Илдар Хәйруллин сәхнәгә куйды. Аның белән эшләү нәтиҗәсеннән бик мәмнүн калдым. Татар театрына хезмәт иткән һәр режиссер безнең өчен кадерле.

– «Казан ятиме» драматургиябезгә яңа сулыш, үзгә юнәлеш алып килде, дип кабул иттем. Ятимнәрнең кырыс тәкъдирендә  милләт язмышы ярылып ята. Куелыш та көчле, актерлар составы да уйланылган, ышандырырлык итеп уйныйлар. Үзегез дә канәгать калгансыздыр, дип уйлыйм.

— Балаларның ятимлеге, шушы приютка эләгүе – зур тема. Монысы өстәрәк ята. Биредә мин безнең милләтнең хәлен күрсәтергә теләдем. Без дә шундый ятим кимәлдә. Шундый ук кырыс, дәһшәтле тормышта һәм исән калыр өчен үзебез көрәшәбез. Яхшы куелыш, әмма нишләптер, ул тамашачыга еш тәкъдим ителми. Үз биналары барлыкка килгәч, күбрәк куелыр, бәлки. Безнең хезмәттәшлегебез дә халык күзенә ныграк чалыныр.

- Узып киткән ел сезнең өчен шактый уңышлы булды кебек. Китабыгыз да чыкты…

— Ел ахырында гына рус телендә минем «Мечь Тенгри» дигән китабым нәшер ителде. Монда – тәрҗемәләр, кемнәр генә тәрҗемә итмәгән! Күренекле рус язучылары, шагыйрьләреннән алып, үзебезнең талантлы тәрҗемәчеләребез Гәүһәр Хәсәнова, Алия Кәримова, Наил Ишмөхәммәтов, Рөстәм Сабиров, Гадел Хәеров, Фаяз Фәиз, Гөлсирә Гайнанова, Альбина Гомәрова. 25 ел эчендә минем әсәрләрнең тәрҗемә ителгән  вариантлары биредә урын алган. Аларның күбесе журналларның  рус вариантында чыкты инде. Менә шуларны бергә туплагач, калын китап булып куйды. Татарстан китап нәшрияты җитәкчеләренә, корректорларга, китап чыгаруда катнашы булганнарның барысына да  рәхмәт! Чыннан да, язучы өчен зур куаныч. Анда татар укучысына таныш булмаган әсәр дә юктыр. Әмма төп максат – безнең татарча укый белмәгән милләттәшләребезгә «ишек шаку» иде. Бәлкем, руслар өчен дә кызыклы булыр, чөнки монда соңгы 25 елдагы сәяси вакыйгаларны да, әдәби процессны да шагыйрь призмасы аша күзалларга мөмкин.

– Ркаил абый, милләтне саклап калу өчен нәрсә эшләргә кирәк?

– Бу турыда минем бик күп уйланганым бар. Милли горурлык кирәк! Милли горурлык хисе! Кайберәүләр әйтә: мәктәптә генә татарчага өйрәтеп булмый, имеш. Иң беренче өйдә, гаиләдә кирәк, диләр. Ана теле гаиләдә, ана сөте белән керергә тиеш. Мин үзем, бөтен яктан да үрнәк кеше түгел, ләкин минем өемдә дәүләт теле – татар теле. Балаларга кече яшьтән үк, безнең өйдә чит телдә сөйләшергә ярамый, дигән таләп куйдым. Аллага шөкер, аның нәтиҗәсе булды! Балалар бакчасына киткәч, балалар русча сөйләшә башлый… Улым Чишмәле урамындагы мәктәптә, төрек-татар лицеенда укыды. Кызымны татар сыйныфына бирдем. Анда барысы да – этник татар балалары, ләкин алар татарча сөйләшми. Өйдә татарча тәрбияләнгәч, гел шул телдә гәпләшкәч, ул руслашуга авыр бирешә. Өйдәге өченче буын руслашкан гаиләләрдә әти-әнисе, хәтта әби-бабасы да телне белмәгән татар баласы нәрсә эшләргә тиеш? Иң кызганычы: безнең татар теле, әдәбияты укытучыларының да шактые үз дәрәҗәсенә туры килми торган кешеләр. Татар теленең бөеклегенә үзләре дә бик ышанып бетмиләр. Бу, әлбәттә, күңелне бик борчый… Без бу мәсьәләдә толерантлык артына качарга тиеш түгел. «Толерантлык» бит ул – медицина термины. Организмның чит-ят  йогынтыга бирешүе, дигән сүз. Ә без андый чит-ят тәэсирләргә һич тә бирешергә тиеш түгелбез!

 – Кайберәүләр: «Тел бетә, милләт бетә дип, тыпырчынырга кирәк түгел, бу – табигый хәл», – диләр. Мондый фикергә ничек карыйсыз?

– Безнең барыбызның да, иртәме-соңмы әҗәле җитә. Кайчан да булса барыбер үләм дип, ятакка сузылып ят инде! Шулай гына чагыштырып әйтә алам. Урта белемне татар телендә бирә торган мәктәпләр кирәк. Иң мөһиме: аеруча  талантлы татар балаларын бергә җыеп элитар мәктәп ачарга. Татарстан, гомумән бөтен татар дөньясы буйлап кече яшьтән үк, конкурс нигезендә шушы мәктәпкә тупларга кирәк. Бөтен мөмкинлекләре булган  шушындый уку йорты оештырырга иде. Актанышта оештырып карадылар, ләкин Актаныш татар дөньясының үзәге түгел. Ул Казанда булырга тиеш. Конкурс та зур, дәрәҗәсе дә олы булыр иде. Татар телендә укуның  нәрсә икәнен, нинди файда китерәсен дә безнең меркантиль холыклы ата-аналар аңлар иде. Татар телендә укуның өстенлекләре бик күп. Телләрне өйрәнергә җайлы, татар телен белгән кешегә Көнбатыш телләрен өйрәнергә дә җиңелрәк. Ә инде төрки дөнья турында әйтеп тә тормыйм. Меңәр еллык бай мәдәниятебез бар. Моның белән, үз милләтең белән горурлану хисе тәрбияләү зарур. Административ юл белән дә күп эшләр башкарып булыр иде… Шунысы да  бар: һәркем дә уңышлы булырга тиеш димәгән. Мәктәп тәмамлагач, барысы да югары уку йортына кермәкче. Ул бер илдә дә алай түгел. Аллаһы Тәгалә һәркемнең язмышын, тәкъдирен шул кешегә хас итеп язган. Бик маһир балта остасы булырга тиеш икән,  әдәбият юлыннан киткән очракта да, аннан юньле язучы чыкмаячак, һәм киресенчә. Тиешле кимәлдәге мәктәп булса, әдәбиятыбыз да көчле булачак.

Мәктәпләребездә православие дине нигезләрен укытырга телиләр. Бу – безнең буыннан-буынга килгән мәдәни нигезебезне эретеп, бүтән культура, бүтән цивилизацияне йоктырырга тырышу, дип саныйм. Моны ачыктан-ачык танырга һәм аңа каршы көрәшергә кирәк.

– Сез үз фикерләрегезне турыдан бәреп әйтә торган кеше, мондый сыйфатыгыз кыенлыклар тудырмыймы?

– Андый холкым бар. Бер яктан, ул әйбәт инде. Әйтәсең дә онытасың, ләкин тыңлаган кеше ошатып бетермәскә мөмкин, авыр кичерүчеләр дә бар. Конкрет кеше турында ул кадәр йөзгә бәреп әйтмәскә тырышам инде мин. Бу мәсьәләдә Туфан Миңнуллинның  сүзләре истә: «Ркаил, син һәрвакытта  да дөресен, турысын әйтмә!» – ди торган иде. Сүз дә юк, кешене рәнҗетәсем килми. Ә болай сәяси мәсьәләләрдә, минемчә, дөресен, турысын әйтергә кирәк. Ул бит сәясәтчеләр генә бер төрле уйлый, икенче төрле әйтә, өченче төрле эшли. Мин, Аллага шөкер, сәясәтче түгелмен!





Мөршидә КЫЯМОВА.

intertat.ru

Просмотров: 1093

Комментирование запрещено