Сорауларыбызга «Нур» мәдрәсәсенең мөгаллиме Наил МОСТАФИН җавап бирә.
- Безнең халыкта бик матур гадәт бар. Ул — табында сәдака тарату. Кемнәрдер моннан гаеп эзли. «Акча таратышалар», дип мәзәккә әйләндерергә тырышылыр. Сезнең фикерегез?
- Сәдаканы көчләп бирмиләр. Көчләп таратмыйлар. Телисең икән, бер генә кешегә бир. Телисең икән, барлык кунакларга тарат. Ул — синең ихтыярың. Әмма, биргән сәдаканы алырга кирәк. Пәйгамбәребез(с.г.в.)нең: «Син сорамаганда бирсә — ал», дигән хәдисе бар бит.
- Ислам диненең нигезе нидән гыйбарәт?
- Ислам диненең нигезе хөкемнәре ике нәрсәдән тора. Беренчесе — Коръәни-Кәрим. Икенчесе — Рәсүлебез(с.г.в.)нең илаһи сүзләре.
- Динебез Ислам күзлегеннән караганда, ирләрдә иң яхшы сыйфат дип нәрсәне күрсәтеп була?
- Хәзрәти Рәсүлебез(с.г.в.): «Сезнең хәерлерәгегез үзләренең өй җәмәгатьләренә(хатыннарына) яхшылык, изгелек кылган кеше»,дип әйткән.
- Яшәештә һәр кеше үзенә максат куя. Кайсы уку йортына керергә? Кемгә өйләнергә? Нинди машина алырга? Күп инде алар. Ә менә барлык кешеләр өчен дә бер максат бармы?
- Бар. Һәр адәм баласы үзен җәннәтле итү өчен тырышып яшәргә тиеш.
Әңгәмәне Шамил БАҺАУТДИН оештырды.
«Сәлам» газетасы.
Просмотров: 1114