Тагын бер ел бездән китеп барды,
Тагын бер ел калды тарихта.
Тик Яңа ел алып килсен иде
Бәхет-шатлыкларын халыкка.
Үткәне дә үкенерлек түгел,
Үткәне дә безгә кадерле.
Яңа еллар муллык алып килсен
Кешегә күпме кирәк кадәрле.
Сәламәтлек телим бар жиһанга,
Кайгы җиле бер дә исмәсен.
Әти-әни назын тойсын бар сабыйлар,
Ятимлектә алар үсмәсен.
Җаннар тыныч, еллар имин булсын,
Раббымнан мин шуны сорыймын.
Җир йөзенең барлык кешесенә
Шушы теләкләрне юллыймын.
Гөлсинур Шәйхеразый кызы ГАФУРОВА-РӘХМӘТУЛЛИНА.
Яңа Ярмәк авылы,
Камышлы районы.
Просмотров: 963