Оча карлар, ап-ак карлар
Куна җилкәмә.
Йөрәк хисләремне алар
Илтсен иркәмә.
Җемелдәшеп оча карлар,
Салкын бураны.
Суытмасын иде ләкин
Безнең араны.
Кар бураны җәяү йөри
Киң урамнарда.
Адашсакчы иркәм белән
Шул бураннарда.
Гөлсинур Шәйхеразый кызы ГАФУРОВА-РӘХМӘТУЛЛИНА.
Яңа Ярмәк авылы,
Камышлы районы.
Просмотров: 1414