Яңа елны гөрләтеп каршы алдык

Гали авылы мәктәбенең укучылары һәм укытучылары.

Гали авылы мәктәбенең укучылары һәм укытучылары.

Менә Яңа елның ял көннәре үтеп тә китте инде. Ә бәйрәмнең матур  хатирәсе әле дә күңелне кымтыклап тора.

Дүрт меңгә якын самаралы Яңа 2017 елны Куйбышев мәйданында күңел ачулар, төрле музыка, җыр-бию һәм карлы шоу белән үткәрде. Яңа ел бәйрәмен губерния телеканаллары туры эфирда күрсәтте.

Балалар да, өлкәннәр дә яңа гына ачылган Кыш бабай резеденциясен үз күзләре белән күрә алдылар,  таудан шудылар, шугалакта рәхәтләнеп күңел ачтылар, ә өшегәч, кайнар чәй һәм коймак белән сыйланып җылындылар.

НГ 1Халыкны зур экраннан өлкә губернаторы Николай Меркушкин, шәһәр башлыгы Олег Фурсов Яңа ел белән котладылар. Ә Мәскәүдә сәгать унике суккач, Президент Владимир Путинның тәбрикләү сүзләреннән соң, Куйбышев мәйданы фе­йер­верк утларына күмелде.

Балалар өчен Яңа ел тамашалары кышкы каникуллар вакытында шәһәр паркларында, театрларда һәм мәдәният сарайларында дәвам итте. Ә китапханәләрдә чыршы уенчыклары, матур шәмнәр ясау буенча мастер-класслар, викториналар уздырылды.

“Балалар рәсем галереясе” музее “Булган һәм булмаган хәлләр” дип аталган кызыклы күргәзмә оештырган иде. Ул әле февраль ахырына кадәр дәвам итәчәк. Анда ата-бабаларыбызның яшәү рәвешен чагылдырган экспонатлар күрсәтелгән. Нәни тамашачыларга яраткан әкият персонажлары белән дә очрашырга, алар белән бергәләп кызыклы сәяхәткә барырга мөмкин.

Өлкә районнары һәм авылларында да Яңа елны гөрләтеп каршы алдылар.

Камышлы районы үзәгенең Абдулла Акчурин исемендәге мәктәп-интернатына гадәти булмаган «Кыш бабай» белән «Кар Кызы» кунакка килде.  Укучыларны Яңа ел белән Кләүле районының полиция бүлеге җитәкчесе урынбасары, полиция капитаны Дмитрий Акулинин һәм балигъ булмаган балалар эшләре буенча инспектор, полиция капитаны Гөлфирә Әхмәтшина котлады. Бу чара Бөтенроссия “Полиция Кыш бабае” хәйрия акциясе кысаларында үткәрелде.

Кунаклар укучыларга бүләкләр тапшырдылар һәм юл хәрәкәте иминлеген сак­ларга киңәш иттеләр. Ә балалар «Кыш бабай» белән «Кар кызы»на бәйрәм концерты әзерләгән иде. Алар җырлап та, биеп тә күрсәттеләр, сәнгатьле итеп шигырьләр дә сөйләделәр.

Камышлы районының Балыклы авы­лы социаль реабилитация бүлеге хезмәт­кәрләре “Барысы да Яңа ел турында” дип аталган күңелле программа әзерләгәннәр иде. “Кунаклар бу тылсымлы бәйрәмнең тарихы, гореф-гадәтләре белән таныштылар, кызыклы уеннар уйнадылар, викториналарда катнаштылар. Яңа елның символы — Әтәч (Әминә Ангалышева) барысына да уңышлы, матур ел вәгъдә итте”, — дип хәбәр итә “Бердәмлек” газетасына бүлектә мәдәни чараларны оештыручы  Әлфия Гафурова.

Балыклы авылының социаль реа­билитация бүлегендә дәваланучы апалар.  Ал­гы рәттә (сулдан уңга) - Суфия Клементьева, Раилә Билалова, артта – Гөлфия Гафурова, Әминә Ангалышева, Миннур Әхмәдуллина һәм Суфия Шингәрәева.

Балыклы авылының социаль реа­билитация бүлегендә дәваланучы апалар. Ал­гы рәттә (сулдан уңга) — Суфия Клементьева, Раилә Билалова, артта – Гөлфия Гафурова, Әминә Ангалышева, Миннур Әхмәдуллина һәм Суфия Шингәрәева.

Ә Яңа Ярмәк авылы халкы бәйрәм кичендә  клубта рәхәтләнеп күңел ачты.  Аның мөдире Рузалия Гафурова һәм ки­тапханәче Алисә Хәмәтшина авыл үзешчәннәре ярдәмендә бәйрәм маскарады уздырдылар. Ярмәклеләр берсеннән-берсе мәзәк скетчлар күрсәттеләр, күңелләрне җилкендереп биеделәр, җырладылар. Ә иң көтеп алынганы ул, әлбәттә, Яңа ел лотореясен уйнату булды. Төп приз – әтәчне Азат Хәмидуллин алды.

Яңа ел каникулларында Похвистне­во районының Гали авылыннан 31 бала Мәскәүгә — илебезнең баш Чыршы бәй­рәменә барып кайтты. “Россиянең төрле почмакларыннан килгән биш меңгә якын баланы үзенә сыйдырган Кремль сараеның зурлыгын, матурлыгын, безнең өчен оештырылган Яңа ел тамашасын сүзләр белән генә сөйләп бетерерлек түгел иде.

 Без Кызыл мәйдан, Арбат урамы буйлап йөрдек, Третьяков галереясендә, Измайлов паркында һәм башка истәлекле урыннарда булдык. Мәскәү үзәгендә булган көн, бәйрәмнән алган тәэсирләр безнең күңелебездә озак сакланыр.

Безне Мәскәү Кремль Чыршысына җибәрүләре өчен, әти-әниләребезгә, мәк­­тәп җитәкчеләренә, безнең белән бергә барган укытучыларыбызга зур рәх­мәтебезне белдерәбез”, — дип яза безгә Гали авылы мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы  Гөлназ Абдулова.

 

Гали авылы мәктәбенең укучылары һәм укытучылары.

Гали авылы мәктәбенең укучылары һәм укытучылары.

Әминә ШИҺАПОВА әзерләде.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1329

Комментирование запрещено