Кайда туган, шунда ярап куйган

Фәрзетдин һәм Минзилә Мифтаховлар әни­ләре Наилә әби белән.

Фәрзетдин һәм Минзилә Мифтаховлар әни­ләре Наилә әби белән.

Бүген авылдан шәһәргә күченеп китүче яшьләр: “Авылда эш юк, эш булмагач, акча юк”, — дип үзләрен акларга тырышалар. Ә Камышлы районының Иске Усман авылында гомер итүче Фәрзетдин һәм Минзилә Мифтаховлар гаиләсенең тормышы белән якыннан танышкач, башка фикергә килдем.

Мифтаховларга барып кер­гәндә, алар йортларында мәш килеп эшләп йөриләр иде. Шулай да мине колач җәеп каршы алдылар һәм хуҗалыкларын күрсәтә башладылар. Иң беренче җиләк-җимеш бакчасына алып керделәр. Ни генә үсми, нинди генә агач-куаклар юк биредә! Слива, карлыган, алма, чия, крыжовник дисеңме?.. Уңган хуҗалар аларның һәркайсын бәйләп, төпләрен җылытып, алмагачларның кәү­сәләрен акшарлап, кышка әзер­ләп куйганнар. Шунда ук кышкы йокыга талган теплица басып тора.

Хуҗаларның сүзләренә ка­раганда, алар быел Самара өлкәсенең Усть-Кинель бистәсендә үткәрелгән Бөтен­россия авыл хуҗалыгы күр­гәзмәсендә үзләре үстергән җиләк-җимеш үсентеләрен сатып, бик яхшы табыш алганнар. Ә җәен болыннарда, тау итәгендә һәм урманда үскән дару үләннәре, җиләк-җимеш җыеп, каен себеркесе әзерләп, шулай ук сатуга чыгарганнар. Бакчада үстерелгән бәрәңге, орлык суганы, сарымсак та табыш китергән. Мифтаховлар кышкылыкка төрле кайнатмалар, салатлар да ясап куйганнар.

Алар күп итеп мөгезле эре терлек, ат, сарык асрыйлар, куяннар, кош-корт та үрчетәләр. Йортта бакча эшләрен башкару өчен ике мотоблок, печән ташу өчен УАЗик машинасы һәм җиңел автомашина басып тора.

Монда барысы да җитешле тормыш алып бару өчен көйләнгән. Уңган хуҗа үз куллары белән тегермән, чөгендер турау машинасы ясап куйган, сарык бәтиләре өчен кышкы җылы абзар да әзер. Ап-ак итеп акшарланган мичтә Минзилә ханым тавыкларына бәрәңге пешерә. “Яхшы тәрбияләгәч, тавыкларыбыз кыш буе йомырка салып, файда китерә”, — дип сөйли ул.

Гаилә матур итеп ял да итә белә. Җәен Татарстандагы “Саескан тавы” ял итү базасына барып, Кама елгасында су коеналар, балык тотарга яраталар. Ә кышларын Фәрзетдин карда йөрү машинасына утырып, урманга чыга. Ул оста аучы да бит әле.

Менә шундый зур, бай хуҗалык белән танышкач, авылда эш юк дигән сүзгә ышанып та булмый.

Ә инде заман таләпләренә җавап бирерлек итеп өйләренә кергәч, хәйран калдым. Фәр­зетдин кулына гармунын алды да уйнап җибәрде, көйгә Минзиләсенең йөрәккә үтеп керерлек моңлы тавышы да кушылгач, ямь өстенә ямь өстәлде. Аннары Мифтаховлар үткән тормыш юлларын искә төшерә башладылар.

- Без Минзилә белән Та­тарстанның Яр Чаллы шә­һәрендә “КАМаз” заводында эшләгәндә таныштык. Мин аңа бер күрүдә гашыйк булган идем. Аннан соң без татар яшьләре җыела торган “Пятачок”та очрашып тордык. Мин гармунда уйныйм, ә Минзилә җырлый иде. Җыр безне кавыштырды да инде.

Бераздан гаилә корып яши башладык. Ә фатирлы булгач, бер-бер артлы Айсылу белән Айратыбыз туды. Әти-әниләребез картайгач, аларны тәрбияләргә дип авылга — Иске Усманга кайтып төпләндек. Улыбыз Айнур монда дөньяга килде инде, — дип сөйләде Фәрзетдин әфәнде.

Мифтаховлар әти-әни­лә­рен генә түгел, әбиләрен һәм Нәфисә апаларын да хөр­­мәтләп тәрбияләгәннәр. Мин­зиләнең каенанасы Наилә апа тугызынчы дистәне ваклаган. Ул бүген гамәл кылып, балалары бәхетенә куанып гомер итә. Мифтаховларның кызлары Айсылу, уллары Айрат үз гаиләләре белән Татарстанда яшиләр. Алар әти-әниләренә дүрт онык бүләк иткәннәр инде. Ә менә Айнур әлегә өйләнмәгән, нефтьче һөнәрен үзләштерә.

Фәрзетдин һәм Минзилә Мифтаховлар әни­ләре Наилә әби белән.

Фәрзетдин һәм Минзилә Мифтаховлар әни­ләре Наилә әби белән.

Хәзерге вакытта авыл яшь­ләренең күбесе шә­һәр­ләргә агыла. Ә минем уйлавымча, бушка вакыт сарыф итеп, анда-монда сугылып йөргәнче, тормышларын туып үскән җирләрендә башлап җибәрсәләр, күпкә бәхетлерәк булырлар иде. Халыкта “Кайда туган, шунда ярап куйган” дип юкка гына әйтмиләрдер шул. Табигать-анабыз бик бай бит ул, көчең, яшьлек дәртең ташып торганда, эшләргә генә иренмә, тырышсаң, барысы да җайланачак. Чөнки хәләл көч белән булдырган байлык бәрәкәтле дә, кадерле дә була бит ул.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1044

Комментирование запрещено