Тыныч йокла, Равил агабыз!

Равиль Нурмухамматов“Бердәмлек”кә кайгылы хә­­бәр килеп иреште. 91нче яшендә газетабызның штаттан тыш хәбәрчесе Шенталы районының Денис авылын­да туып үскән Равил ага Нурмөхәммәтов вафат бул­ган.

Ул Казан дәүләт универ­си­тетының журналистика бүлегендә укып, журналист һөнәрен үзләштергән. Тик аңа сайлап алган һөнәре буен­ча редакцияләрдә эшләргә туры килмәгән. Бу зур оештыру сәләте булган кешене кү­реп алып, авылдашлары колхозларына җитәкче итеп сайлап куйганнар. Аңа озак еллар биредә күмәк хуҗалык рәисе булып эшләргә туры килгән. Ә ул эшләгән елларны “Марс” хуҗалыгының үсеш чоры дип атарга да буладыр.

Мин үзем авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап, колхозларда агроном булып эшләгән яшь елларымда аның белән бик еш очраша торган идем. Һәм ул һәрвакыт олыларча сөйләшә, безнең кебек яшь белгечләргә үзенең нәзакәтле киңәшләрен бирә, эшләргә өйрәтә иде.

Алга таба мин журналистика юлын сайлап, рус басмаларында (шул исәптән, “Волжская коммуна” газетасында да) шактый вакыт эшләгәннән соң, “Бердәмлек” өлкә татар газетасын оештыргач, Равил ага  еш булмаса да, үзенең иҗат җимешләрен редакциябезгә җибәргәләп торды. Аларның байтагы “Бердәмлек” битлә­рендә дөнья күрде һәм укучыларыбыз тарафыннан бик тә җылы каршы алынды. Аның авылдашы һәм күршесе Харис бабай турында күләмле истәлек язмасын мин әле дә оныта алмыйм, туры килгәндә “Кеше, җир, язмыш” хакындагы бу язманы, анда әйтелгән фикерләрне кабат-кабат укып чыгам. Чын-чынлап талантлы журналист булган икән бит Равил агабыз.

Менә шушы, бар яктан да булдыклы шәхесебез арабыздан китеп барды. Ул күп авырып та ятмаган, иртән таң алдыннан беркемне дә җәфаламыйча, тыныч кына җан биргән.

Соңгы вакытларда ул кышны үткәрергә авылдан Тольят­ти шәһәрендә яшәүче улы Рәшиткә килә торган булган. Яңа елны каршыларга әзерләнгән көннәрдә улының хастаханәгә эләгеп, йөрәгенә катлаулы операция ясатуы аңа начар тәэсир иткән, күрәсең. Бәлки, Рәшитнең дә вафат булачагын сизенгәндер.

Равил ага Нурмөхәммәтов­ны туганнары, якыннары Де­нискә алып кайтып 4 январьда авыл зиратында җир куенына куйганнар.

Без, “Бердәмлек” газетасы хезмәткәрләре, бу талантлы каләмдәшебезне исән чагы­бызда онытмабыз, аның язмаларын яшьләргә дә тәкъдим итәчәкбез. Тыныч йокла, Равил агаебыз.

Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН,

“Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире.

«Бердәмлек».

Просмотров: 917

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>