Беренче татар басмаларының бүгенге көн дәвамчылары

Исхак Хәлимовны (сулдан уңга) Рәфгать һәм Фатыйма Әһлиуллиннар котлый.

Исхак Хәлимовны (сулдан уңга) Рәфгать һәм Фатыйма Әһлиуллиннар котлый.

Сембер-Ульян татарла­ры­ның “Өмет” газетасы мөхәр­рире Исхак Хәлимов үзенең 50 яшьлек гомер бәйрәмен туганнары, якын дуслары,  милли хәрәкәт әгъзалары белән бергәләп бәйрәм итте.

Тарихка күз салсак, беренче татар газетасы «Нур» Санкт-Петербургта 1905 елның 2нче сентябрендә дөнья күрә. Аның башында ул чакта патша канцеляриясендә тәрҗемәче булып эшләүче Атаулла Баязитов торган.

Беренче татар газетасы чыгу уңаеннан Габдулла Тукай: «Төньяктан яшьнәп яшен, бер нур атылды. Яктысын­нан халыкның күзе чагылды», дип язып чыга. 1905 елгы революциядән соң татар халкына үзенең газета-журналларын, театрын ачарга, сәнгатен, мәдә­ниятен, мәгърифәтен үс­терергә офыклар киңәя. Шушы елдан башлап Казанда, Ырымбурда алтын чыгаручы Рәмиевлар акчасына — “Вакыт” газетасы, “Шура” җурналы; Әстерханда — “Идел” газетасы һәм башка төбәкләрдә күп газета-журналлар чыга башлый. Бу басмаларның мөхәр­рирләре: бертуган Максудилар, Гаяз Исхакый, Абдрахман Гомәри, Фатыйх Кәрими һәм башкалар. ХХ гасыр башындагы мөхәррирләрнең кү­бесе репрессиягә эләгә, нәселләре корытыла, сөр­­геннәрдә үлеп кала. Әмма аларның эшләрен дә, исемнәрен дә халык күңе­леннән мәңгелеккә алып ташлый алмадылар, мираслары илләр, диңгез­ләр,  дәүләт чикләрен узып халкыбызга әйләнеп кайтты.

Тукай язып калдырган нур­ның яктысы 100 ел артык вакыттан соң да сүнми дә, сүрелми дә. Ул нур татарны үз тирәсенә җыеп, туплап, инкыйраздан (юкка чыгудан) саклап килә.

1990 елларда Россиянең татарлар тупланып яшәгән күп төбәкләрендә яңадан татар газета-журналлары чыга башлады.

Минем үземә дә 1995 елның 15нче февраленнән башлап Әстерхан шәһәрендә татар телендә “Идел” газетасын ачуда катнашырга насыйп булды. Рус дәүләте шартларында татар газетасы чыгаруының ни икәнен үз башына төшкән кеше яхшы аңлыйдыр. Газета чыгару – ул кулдагы имчәк баласы кебек, аны гел карап, көен киләп торырга кирәк. Газетада төп эшне тартып баручыларга көн дә, төн дә, ял да, бәйрәм дә юк, бер санны тапшырасың да шунда ук алдагысына алынасың.

Бүгенге көн мөхәррирләре, җаваплы сәркәтипләр, газета хезмәткәрләре — әле ХХ гасыр башында кабынган “Нур” басмасының дәвамчылары, милләт сагында торучылар, алар аерым, сирәк язмышка ия кешеләр. Язмыш аларны кирәк вакытта үзе эзләп таба,  мәйданга чыгара, эшләргә-яшәргә көч бирә, саклап килә, егылдым дигәндә туры юлга сала.

Эшләгән кешенең эшенә бәяне дә үз вакытында бирергә кирәк. Бу яктан да  Ульян татарлары башкаларга үрнәк булып тора дияр идем.

“Өмет” газетасы мөхәрри­ренең 50 яшьлек юбилее уңаеннан үткәрелгән кичәгә Сем­бер татарларының каймагы җыелган иде. Алар Исхак Хәсибулла улы Хә­лимовның газетадагы эш­чәнлегенә, аның татар тор­мышында тоткан урыны­на зур бәя бир­деләр. Газетаның җаваплы сәр­кә­тибе, Исхакның хәләл җе­фете Рузия ханым — ире, уллары Инсаф һәм Данир әтиләре турында матур-матур фикерләр әйттеләр. Хәлимовларның ике яктан туганнары да җыелышып килгән иде. Алар да кичәнең бер бизәге булдылар. Кичә матур, эшлекле мәҗлес рәвешендә барды. Ут күршеләребездән  Самара өлкәсе татарларының “Бердәмлек” газетасы баш мөхәррире Рәфгать ага Әһ­лиуллин да бәйрәмгә килгән иде. Ул да бу басманы Исхак Хәлимов кебек үк 1990 елның 1нче мартыннан бирле тартып килә. Сөбханалла, газета ветераны әле дә сафта, халкына хезмәт итә. Без аның белән якын итеп, татар газеталарының уртак мәсьәләләре, авырлыклары турында фикер алышып утырдык.

Без дә ирем Җәмил абыегыз Хәкимов белән, булдыра алганча, “Өмет”кә булышырга тырышабыз, үзем табиб булып эшләгән Ульян өлкәсенең Чардаклы районы хастахәнәсендәге эш бүлмәмә дәваланырга килгән татарлардан иң беренче “Өмет” газетасын өйләренә яздырып алу, алмаулары турында сора­шам. Алмасалар, язылырга димлим. Гөлназ Шәйхи Казанда нәшер иткән Бөтендөнья татар конгрессының “Халкым минем”, шулай ук “Өмет” газеталарын эш урынымда да, үзебез уздырган чараларда да таратам, бу басмалар турында мәгълүматлар бирәм.

Җыеп әйткәндә, хөрмәтле Исхак Хәсибулла улы, бәйрәмең бик матур узды, киләчәктә дә исәнлектә, иминлектә гаиләгез белән тигез гомер итегез, иҗат уңышлары юлдаш булсын, башка  бәйрәмнәрегезне дә шатлык белән каршы алырга язсын, тирәгездә гел ышанычлы дусларыгыз, таяныр кешеләрегез булсын.

Исхак Хәлимовны (сулдан уңга) Рәфгать һәм Фатыйма Әһлиуллиннар котлый.

Исхак Хәлимовны (сулдан уңга) Рәфгать һәм Фатыйма Әһлиуллиннар котлый.

Казаннан юбилярны котларга килгән Бөтендөнья татар конгрессының бүлек мө­дире, шагыйрә Шәмсия Җиһангирова һәм аның ире кинорежиссер, рәссам Фәйзерахман Камалов.

Казаннан юбилярны котларга килгән Бөтендөнья татар конгрессының бүлек мө­дире, шагыйрә Шәмсия Җиһангирова һәм аның ире кинорежиссер, рәссам Фәйзерахман Камалов.

Сезнең, ирле-хатынлы Хә­лимовлар, кебек үк беренче төрки газетасы “Тәрҗеман”ны да танылган Кырым татары Исмәгыйль Гаспралы, шулай ук хәләл җефете, Сембер кызы Зөһрә Акчурина белән бергә чыгарганнар бит. Сезне дә аларның дәвамчылары дип атар идем. Шулай киләчәктә дә дәвам итегез.

 

Наилә ЯУШИРМӘЛЕ-ПОТЕЕВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 841

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>