Ветераннарга һәм яшь активистларга медальләр тапшырылды

Рәсемдә: (арттагы рәт­тә сулдан уңга) Ринат Сафин, Юлия КӘрипова, Ригил Курмаев, (алдагы рәттә сулдан уңга) Рәйсә Гый­бадуллина, Таһир Бай­беков һәм Асия Шәй­марданова.

Рәсемдә: (арттагы рәт­тә сулдан уңга) Ринат Сафин, Юлия КӘрипова, Ригил Курмаев, (алдагы рәттә сулдан уңга) Рәйсә Гый­бадуллина, Таһир Бай­беков һәм Асия Шәй­марданова.

Январь урталарында Сама­раның Халыклар дуслыгы йортында 2016 елның 7 ноябрендә Хәтер парадында катнашучы татар милли хәрәкәте активистлары бүләкләнде. Таһир ага Байбековка, Асия ханым Шәймардановага, Рәйсә һәм Илдар Гыйбадуллиннарга, Ригил Курмаевка, Ринат Сафинга һәм Юлия Кәриповага өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең башкарма директоры Шамил Галимов “Куйбышев — запас башкала” медальләрен тапшырды.

- Үсеп килүче буынны ватанпәрварлык рухында тәрбияләү, ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә хөрмәт күр­сәтү уңаеннан уздырылган Хә­тер парадында катнашуыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт. Сез шәһәребездә үткән милли чараларда да актив катнашасыз. Милли хәрәкәт ветераннарына яшьләрнең дә кушылуы аеруча куандыра. Алар  өлкән буыннан үрнәк алырлар, киләчәктә дә сынатмаслар, дип ышанасы килә, — диде Шамил Хәйдәр улы.

- 75 ел элек Куйбышев мәйда­нында үткән Хәтер парады тарихына кагылышым булуы белән чиксез горурланам, бүгенге бүләкне кадерләп саклармын, — дип хисләре белән уртаклашты Самараның социаль-педагогия училищесының 3нче курс студенты  Юлия Кәрипова.

Алия АРСЛАНОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1017

Комментирование запрещено