«Россия 1″ телеканалы Минтимер Шәймиев хакында документаль фильм күрсәтте / Фильм Сергея Брилева «Шаймиев. В поисках Тартарии» появился в Сети (ВИДЕО)

10EE7054-A5EF-41CF-93CD-1C814C74E796_cx16_cy6_cw66_w987_r1_s_r1Сергей Брилевның «Шаймиев. В поисках Тартарии» документаль фильмын карамаган булсагыз, сайттан карагыз.

«Россия 1″ телеканалы «Шаймиев. В поисках Тартарии» документаль фильмын киң җәмәгатьчелек игътибарына тәкъдим итте. Ул Татарстанның беренче Президенты, республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең 80 яшьлек юбилеена багышлана. Төп герой – Минтимер Шәймиев тарихта һәм киләчәктә татарларның һәм русларның уртак юлы хакында фикер йөртә.

Кинотасма «Көн артыннан илче килер. Көмеш боргы сузып киләдер. Ай артыннан илче киләдер. Алтын боргы сузып киләдер…» дигән шигырь юллары белән башлана.

Фильм авторы журналист Сергей Брилев «Тартария» атамасының кайдан килеп чыгуын ачыкларга тырыша.

Моның өчен ул беренче булып, Идел буенда урнашкан борынгы Болгар шәһәре күренешләрен тасвирлый. Сергей Брилев бу җирләрне «җәүһәргә» тиңли һәм 922 елда биредә Идел буенда гомер итүче бүгенге татарларның ислам динен кабул итүен билгеләп үтә.

Шуннан соң эзләнүләр аны Казаннан ерак түгел Зөя утрау-шәһәрчегенә алып килә. Анда Сергей Брилев Углич урманнары агачларыннан кисеп ясалган борынгы чиркәү белән таныша. «Безнең сүзебез 500 еллык агачлар һәм меңьеллык ташлар хакында түгел, ә Татарстан Президенты вазифасыннан китеп, инде 80 яшенә җитүче, әлеге тарихи объектларны торгызу эшенә алынучы шәхес турында. Ул, үзе татар кешесе була торып, төбәктәге татарларның һәм русларның да рухи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу эшенә алынган», – дип гаҗәпләнә журналист соңгы елларда Минтимер Шәймиев җитәкләгән «Яңарыш» фонды тарафыннан Болгар һәм Зөя шәһәрчекләрендә үткәрелүче төзекләндерү эшләренең нәтиҗәләрен үз күзләре белән күреп.

«Без бу планда матур эшлибез. Бу мактану түгел, бу – кагыйдә», – ди Минтимер Шәймиев Сергей Брилевка җавап итеп.

«Мин тумышым белән Мәскәүнеке. Татарстанга беренче генә килүем түгел һәм республика хакында никадәр күбрәк белгән саен, мин шундый фикергә киләм: руслар һәм татарларның инде күптәннән язмышлары уртак. Аларны бер үк монголлар басып алган, якынча бер үк вакытта бераллалыкка килгәннәр», – ди Сергей Брилев татарлар һәм русларның тарихындагы уртак якларны санап.

Фильм авторы Тартарияне эзләп, Венециягә кадәр бара. Биредәге архивларда Тартария хакында мәгълүматлар саклана. Баксаң, грек теленнән тәрҗемә иткәндә, «Тартария» – Җир чите дигәнне аңлата. Европаның көнчыгышында яшәүчеләр өчен исә киресенчә, ул – Җир башлана торган урын, дип искәртә фильм авторы.

«Монголлар басып алганчыга кадәр, Болгар – Борынгы дөньяның юллар чаты булган. Бүгенге Болгар музееның горурлыгы – искиткеч зур Коръән. Аның авырлы 8 центнер һәм аны бары 4 кеше бергәләп кенә ача ала. Аны Ватиканда бастырганнар. Бу Шәймиевчә», – дип бәя бирә Сергей Брилев.

Фильмда бүгенге көн белән тарих үрелеп бара. Мисал өчен, борынгы Русь һәм Болгарның союздаш дәүләтләр булуы хакында әйтелә. Моны Минтимер Шәймиев та раслый.
Сергей Брилев ерак тарихта Болгар җирләренең басып алынуы, шул ук вакытта монголларның ни сәбәпледер Болгарны кире торгызулары, татар-монгол гыйбарәсе килеп чыгуы хакында да мәгълүматлар бирә.

Журналист Санкт-Петербургта, Шотландиядә дә Тартария эзләрен таба.

Фильмда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та Минтимер Шәймиев турында фикерләре белән уртаклаша. «Минтимер Шәрип улы сезнең өчен кем ул?» – дигән сорауга: «Моны берничә сүз белән генә әйтеп булмый. Ул, беренче чиратта, өлкән иптәш, остаз, укытучы, безнең командир», – дип җавап кайтара Президент. «Яңа Россиядә республиканы, аңардагы мирасны саклап калганы өчен без аңа бик рәхмәтле. Хәзер без илдә иң уңышлы субъектларның берсе», – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов әлеге документаль фильмда.

«Татар-информ».

* * *

На видеохостинге YouTube появился 45-минутный документальный фильм «Шаймиев. В поисках Тартарии». После премьеры на телеканале «Россия 1» фильм-путешествие по времени и пространству, как его назвали сами создатели – телеведущий Сергей Брилев и режиссер-документалист Элла Тухарели, начал набирать просмотры в интернет-пространстве.

Напомним, премьеру фильма анонсировал на своей странице в «Фейсбуке» сам Брилев. В декабре он написал: «Записали и такого востоковеда, как директор Эрмитажа М. Б. Пиотровский, для нашего нового фильма «В поисках Тартарии». Именно так, через «р» посередине. К 80-летию Шаймиева. Премьера будет в январе».

Фильм снимался в Венеции и Петербурге, в Москве и Эдинбурге и, конечно, в Булгаре, Свияжске, Казани. Все повествование протянуто через ключевую фигуру – первого Президента Татарстана, а ныне – Государственного Советника РТ Минтимера Шаймиева.

Это фильм-размышление об общем историческом пути татар и русских. Создатели фильма постарались найти ответ на вопрос: откуда и как произошло слово «Тартария», обозначавшее на картах европейских государств XIII – XIX веков обширные части Евразии.

За несколько дней фильм разошелся по Сети и набрал тысячи просмотров.

«Татар-информ».

Просмотров: 1248

Комментирование запрещено