Сызрань татарлары шахматчы Рәшит Нәҗметдинов исемендәге музей почмагы ачарга ниятли

g1553Сызрань шәһәрендә Татар милли-мәдәни мохтариятендә белдерүләренчә, быел шәһәрнең Балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда танылган татар шахматчысы Рәшит Нәҗметдиновка багышланган музей почмагы ачу ниятләнелә.

СССР да беренчеләрдән булып, шахмат һәм шашка буенча да спорт мастеры дәрәҗәсенә ирешкән, заманында илнең җыелма командасы тренеры булган Рәшит Нәҗметдинов (1912-1974) исемендәге Кубок ярышлары Сызраньда 2015 елдан оештырыла башлады. Шахмат турнирын җирле татар оешмасы химаясе белән Балалар һәм яшьләр иҗаты сараендагы “Шахматлар” берләшмәсе берлектә уздыра. Анда бөтен Самара өлкәсеннән 9-17 яшькәчә яшүсмерлә һәм яшьләр катнаша.

Шахматлар буенча Рәшит Нәҗметдинов исемендәге Кубок ярышы Сызраньның спорт тормышында лаеклы урын алуын искәртеп, Татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Ринад Шәрәфетдинов: “Быел Балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда Рәшит Нәҗметдинов исемендәге музей почмагы ачарга телибез. Ул үсеп килүче яшь буынны шахмат дөньясы, аның данлыклы осталары белән таныштырыр, зур уңышларга ирешкән, башкаларга үрнәк булырлык шахматчыларның истәлеген мәңгеләштерергә ярдәм итәчәк”, – дип искәртә.

“Татар-информ”

 

Просмотров: 959

Комментирование запрещено