Коръән тәфсире татар телендә 2017 елда дөнья күрәчәк / Толкование Корана на татарском языке выйдет в 2017 году

g1585Татарстанның баш мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин быелгысы елга булган планнары турында сөйләде. Телевидениедә туры эфирда ул 2017 елда төп вакыйгаларның берсе булып, заманча татар телендә Коръән тәфсирен бастыру дип билгеләп үтте, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

Хәзерге вакытта 6 тәфсир бар – аларда Коръән татар телендә бирелгән. Әмма, мөфти сүзләренчә, алар барысы да кабул итү өчен бик авыр. Хәзерге вакытта тәфсирне әзерләү эшләре бара, басманың яртысы әзер инде. Яңа басма барлык татарлар өчен кабул итәргә җиңел булачак.

«Әлеге эшкә берничә эксперт тартылды, шул исәптән Бөтендөнья татар конгрессыннан да, без бу хезмәтнең барлык татар халкы өчен уртак булуын телибез», –дип билгеләп үтте мөфти.

Камил хәзрәт Сәмигуллин сүзләренчә, басма инде 2017 ел ахырында дөнья күрәчәк.

«Татар-информ».

* * *

Муфтий РТ Камиль хазрат Самигуллин рассказал о планах на предстоящий год. В прямом эфире на ТВ он отметил, что одним из главных событий 2017 года должно стать издание тафсира Корана на современном татарском языке, сообщает пресс-служба ДУМ РТ.

На данный момент существует 6 тафсиров – толкований Корана на татарском языке. Однако, по словам муфтия, все они сложны для восприятия. Сейчас ведется работа по подготовке тафсира, на данный момент готово уже больше половины издания. Новое издание будет легким для восприятия всех татар без исключения.

«К работе привлечены несколько экспертов, в том числе и из Всемирного конгресса татар, поскольку мы хотим, чтобы труд этот стал общим для всего татарского народа», – отметил муфтий.

По словам Камиля хазрата Самигуллина, издание должно выйти в свет уже к концу 2017 года. 

«Татар-информ».

Просмотров: 1050

Комментирование запрещено